Accessibility links

Равил Минһаҗев якыннары Гуантанамодан хәбәр көтә


Зөһрә Вәлиуллина оныгы Йосыф белән
Зөһрә Вәлиуллина оныгы Йосыф белән

Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗевның җиде ел Сүриядә яшәгән хатыны һәм улы сугыштан качып Чаллыга кайтты. Равилнең әнисе якын арада улы белән элемтәгә чыгарга әзерләнә. Азатлык хәбәрчесе Равилнең якыннары белән күрешеп сөйләште.

Чаллыдагы элекке хәрби берләшмәләрнең берсендә хезмәт иткән Равил Минһаҗев дистә елдан артык Американың Гуантанамо төрмәсендә утыра. Әлеге төрмәгә ул Әфганстанда кулга алынгач китерелә. “Эхо Москвы” радиосының узган атнадагы бер тапшыруында Гуантанамода 165 тоткын булуы, алар арасында Равил Минһаҗевның булуы да әйтелә. Шулай ук 2011 елда АКШ мәхкәмәсенең Минһаҗевны иреккә чыгару турында мәхкәмә карары булуы да искәртелә. Ләкин Гуантанамодан азат ителгәннәр АКШта кала алмый икән. Әлеге тапшыруда әйтелгәнчә, АКШның Миссури штаты татарлары җәмгыяте Минһаҗевны үз яклауларына алу теләген белдергән.

“Эхо Москвы”ның бу яңалыгы хакында Равил Минһаҗевның әнисе Зөһрә Вәлиуллина хәбәрдар булмавын әйтте. Бу турыда без әле ишетмәдек, ди ул.

– Зөһрә апа, Равилнең хатыны Диләрә уллары Йосыф белән җиде ел Сүриядә яшәгәннән соң кабат Чаллыга, сезнең янга кайттылар. Ничек кабул иттегез?

– Бик яхшы каршы алдык. Оныгым Йосыфны 29нчы татар мәктәбенең 6 сыйныфына урнаштырдык. Йосыф монда кайтканда гарәп телен генә белә иде, татар телен оныткан. Ә монда татарча да, урысча да, инглизчә дә укырга кирәк. Авырлыклар күп, ләкин бала үзе дә бик тырыш, мин дә кулдан килгәнчә булышам.

– Диләрә белән Йосыфны фатирга торырга кертүдә кыенлыклар булмадымы?

Равил Минһаҗевның хәрби хезмәттәге чагы
Равил Минһаҗевның хәрби хезмәттәге чагы
– Бездә бит инде кыенлыксыз гына булмый, булды, әлбәттә. Чөнки бу фатирның хосусыйлаштыручылары булып улым Равил һәм мин үзем саналам. Шуңа Диләрә белән Йосыфны “прописка”га кертү җиңел булмады. Диләрәнең ана капиталы да бар. Ике бүлмәле фатирны өч бүлмәле итә алсак, яхшырак булыр иде. Ләкин Равил Гуантанамода булгач, уйланган эшләр барып чыкмый. Русия кануннары буенча фатирны үзгәртү өчен Равил безгә ышаныч кәгазе җибәрергә тиеш. Ул бу документны 2-3 тапкыр җибәрде, ләкин мондагылар “формасы дөрес түгел” дип кире какты. Тиешле форманы табып улыма җибәрдек. Тагын киртә – бу документны илчелек консулы да имзаларга тиеш икән. Ә тоткын өчен кем консулга барып йөрсен? Без менә шулай итеп тиле кануннар белән яшибез, чиновниклар башбаштаклыгына даими очрап торабыз.

Әңгәмәне Сүриядәге сугыш һәлакәтләреннән куркып улы белән Чаллыга кайткан Диләрә ханым белән дәвам итәбез.

– Диләрә ханым, Йосыф белән Чаллыдан Сүриягә күчеп киткәч, андагы тормышыгыз ничегрәк барды?

– Бу илдә безне яхшы каршы алдылар. Мин Ислам университетына укырга кердем, Йосыфны да мәктәпкә алдылар. Мәктәптә ул беренчеләрдән булды, ә менә татар телен онытыр дип уйламадым да. Гарәп теленә бирелдек тә, бала үз телен онытты. Бу очракта инде мин үземне гаепле дип саныйм. Хәзер улым Чаллы мәктәбендә бик тырышып укый. Сыйныфташлары, мәктәп мөдире, укытучылар безне бик яхшы аңлыйлар.

– Диләрә ханым, Сүриядә барган вакыйгаларны Русия матбугаты да яктыртып бара. Сүриядәге чынбарлык Русия матбугаты язуына, сөйләвенә туры киләме?

– Русия үз ягын карап, нәрсә файдалы шуны күрсәтә. Чынбарлык алай түгел. Король хакимлеге булганда идарә итү буыннан-буынга күчеп килә. Ә Сүриядә президент идарә итә һәм ул сайланырга тиеш. Мин анда җиде ел тордым һәм сайлау дигән нәрсәне күрмәдем. Кеше сайлаулардагы кәгазьгә имза да куймый, бары бармак эзләрен генә баса. Шунда “юк” дип әйтәсең икән, кеше юкка да чыгарга мөмкин. Андагы президент үз урынындагы тиран, магнит белән ябыштырып куйган шикелле утыра. Бала үләме, хатын-кызмы, картлармы, аңа барыбер. Шулхәтле күп мөселман үлә бит. Президентта кешелек сыйфатлары да юк, ул алай эшләргә тиеш түгел.

Русиягә Сүриядән нинди файда бардыр, мин анысын белмим. Шулай да Сүриянең географик хәле Русияне җәлеп итәдер дип фаразлыйм. Чөнки илнең бер ягында Төркия, Ирак. Алар Америкага карыйлар. Бу төбәктә Русия өчен Сүрия генә калып килә. Әгәр Русия Сүрия халкы ягында булса да бернәрсә дә югалтмас иде. Бәшәр Әсаднең киләчәге юк. Халыкның күпчелеге аңа каршы, хәтта аның ягында дип саналганнар да аңа каршы. Чөнки аларның балалары Бәшәр Әсад армиясендә хезмәт итә. 18 яшьлек бу бала-солдатлар урамга чыгучыларга атмасалар, офицерлар аларның үзләренә ата.

Сүрия халкы бик әйбәт. Аларга Америка ягыннан ниндидер ярдәм күрсәтелә диләр. Әгәр андый ярдәм булган булса, халык күптән җиңгән булыр иде, моның хәтле кан коелмас иде. Сүриядәге тормыш та әйбәт бит. Ризыклар барысы да сыйфатлы һәм арзан. Кеше бер-берсен ярата, булышалар. Мондый халыкны моңарчы күрмәдем.

– Сезне Русиядән килгән дип рәнҗетмәделәрме?

– Юк. Әгәр син мөселман икән, урыс кешесе булсаң да, яхшы каршы алалар, укыталар, фатир табарга булышалар. Анда хәйрия җәмгыятьләре бик күп. Алар беренче мәлне бер айлык ризык, балаларны яңа киемнәр белән тәэмин итәләр.

– Сүриядән Чаллыга кайтканда кыенлыклар булмадымы?

– Без Сүриядән Иорданиягә чыктык. Аннан Мәскәүгә, аннан Чаллыга кайттык. Сүриядә Русияне яраталар. Бездә Русия паспорты булгач, безне президент ягында дип кабул иттеләр. Ә без беркемгә каршы түгел.

– Диләрә ханым, Сүриядә яшәгән еллар дәверендә Равилнең хәлен белү мөмкинлеге булмадымы?

– Юк, булмады. Чөнки Сүриядә дә, Иордания дә Америка төрмәсендә туганың бар икәнен белсәләр, яшәргә ирек бирмәсләр иде. Монда Гуантанамога бик каршылар. Шулай ук монда сәясәт турында да сөйләшергә ярамый. Шуңа Гуантанамо турында берни әйтмәдек, ирем белән сөйләшмәдем. Улым Йосыф та җиде ел әтисе белән сөйләшмәде. Монда кайткач, интернеттан Йосыф белән сөйләшкәч, Равил, “бу минем иң бәхетле көнем”, диде. Чөнки Равил улын инде 13 ел күрмәгән иде бит. Йосыф та бик шат булды.

* * * *

Әңгәмә барышында Зөһрә Вәлиуллина улы Равил белән алдагы көннәрдә бер сәгатьлек телефон сөйләшүе оештырылуын да искәртте. Ана кеше бу сөйләшүгә зур өметләр баглый, малаеның киләчәк язмышына ачыклык керүенә өметләнә.
XS
SM
MD
LG