Татарстан бер миллион сум һәм аннан күбрәк керем алучы иң күп хезмәткәрләре булган төбәкләр арасында беренче унлыкка керде. Бу хакта FinExpertiza аудитор-консалтинг оешмасы тикшеренүләренә сылтанып, ТАСС хәбәр итә.
Оешма мәгълүматларына күрә, илдә бөтен эшчеләрнең 0,06 проценты, ягъни 17,1 мең кеше аена бер миллион һәм аннан күбрәк хезмәт хакы алып эшли. Тикшерүдә әйтелгәнчә, сүз физик затлар кеременнән салым чигерелгәнгә кадәр булган сумма турында бара.
Ялланып эшләүче хезмәткәрләр арасында рәсми хезмәт хакы бер миллион сумнан артык булган иң күп кешеләр Мәскәүдә (10,4 меңгә якын), Петербургта (1,3 мең), Мәскәү өлкәсендә (1,2 мең), Свердлау, Сахалин өлкәләрендә һәм Краснодар краенда (300әр кеше тирәсе), Ямал-Ненец автоном бүлгесендә (якынча 270) һәм Татарстанда (200дән артык) яши.
Бу хезмәткәрләрнең күбесенең финанс һәм иминиятләштерү, сәүдә, фән һәм техник эшчәнлек, эшкәртү сәнәгате, мәгълүмат һәм элемтә, мәдәният, спорт һәм күңел ачу, файдалы казылмалар табу һәм төзелеш өлкәләрендә эшләве ачыкланган.
Күптән түгел FinExpertiza аудитор-консалтинг оешмасы төбәкләрдә 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алып эшләүче хезмәткәрләрне санаган иде. Татарстанда эшчеләрнең 4,4 проценты гына 100 мең сумнан артыграк хезмәт хакы алуы билгеле булды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!