Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамай Юлдашны экстремист материаллар саклауда гаепле дип тапкан карар үз көчендә калды


Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

Активист Рамай Юлдаш ВКонтактеда тарихи фильм элгән өчен 1,5 мең сум штрафка тартылган иде.

6 сентябрьда Мари Иле Югары мәхкәмәсендә татар җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашны экстремист материаллар саклауда гаепле дип тапкан Йошкар-Ола шәһәр мәхкәмәсе карарына апелляция утырышы узды. Югары мәхкәмә Рамай Юлдашка хөкем карарын үз көчендә калдырды. Хөкемдар Элиза Салихова шулай ук 1,5 мең сум штраф карарын да үзгәрешсез калдырды. Бу хакта Азатлыкка Рамай Юлдаш хәбәр итте.

Рамай Юлдаш сөйләгәнчә, ул мәхкәмә карары белән риза түгел, һәм Самара шәһәрендә урнашкан Апелляция мәхкәмәсенә шикаять бирергә җыена.

26 июльда Мари Иле республикасында яшәүче татар активисты Рамай Юлдаш мәхкәмә тарафыннан экстремист материаллар саклауда гаепле дип табылды һәм 1,5 мең сум штрафка тартылды. Рамай Юлдаш 2011 елда ВКонтакте челтәрендәге битендә Николай Левашовның "Замалчиваемая история России" документаль фильмын үз сәхифәсенә саклап куйган булган.

2013 елда әлеге фильм экстремист дип танылган булган. Рамай Юлдашны әлеге фильмны алга таба тарату максаты белән саклауда гаепләделәр.

"2011 елда мин бу фильмны үз сәхифәмдә саклап калдырдым, чөнки мин аның белән профессиональ яктан кызыксындым, мин бит белемем буенча тарихчы-филолог. 2013 елда ул фильм экстремист дип табылды, әмма YouTube-каналында ул һаман эленеп тора. Прокуратура кешеләре аны 17 майда карап теркәп куйганнар, хәзер менә эш ачарга җыеналар", дип сөйләгән иде Юлдаш.

Элегрәк Рамай Юлдашны мәхкәмә 10 мең сум штрафка тарткан иде. Ул ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен башкорт халкына каршы нәфрәт уятуда гәепләнде.

Рамай Юлдаш – татар активисты, Мари Илендәге татар мәдәнияте үзәге методисты, "Рәйхан" фольклор ансамбле артисты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG