Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Рамай Юлдаш ВКонтактеда тарихи фильм элгән өчен 1,5 мең сум штрафка тартылды


Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

Активист Николай Левашовның 2011 елда экстремист дип танылган "Замалчиваемая история России" фильмын Вконтактега элгән.

Мари Иле республикасында яшәүче татар активисты Рамай Юлдаш мәхкәмә тарафыннан экстремист материаллар саклауда гаепле дип табылды һәм 1,5 мең сум штрафка тартылды. Бу турыда Азатлыкка ул үзе хәбәр итте.

"Бүген иртән мине прокуратурага чакырдылар. Шунда үк мәхкәмә бүген була дип әйттеләр. Административ эш тиз каралырга тиеш диделәр дә, мәхкәмә утырышын көндезге сәгать бергә билгеләп куйдылар. Мәхкәмә утырышын башка көнгә күчерергә сорадым, чөнки адвокатым бүген шәһәрдә түгел иде. Рөхсәт итмәделәр. Шулай итеп мәхкәмә утырышы адвокатсыз ашык-пошык үтте", дип сөйләде Рамай Юлдаш.

Биш көн элек аны прокуратурага чакыртып, административ эш ачу турында карар тапшырганнар иде.

Рамай Юлдаш 2011нче елда ВКонтакте челтәрендәге битендә Николай Левашовның "Замалчиваемая история России" документаль фильмын үз сәхифәсенә саклап куйган булган диелде. 2013 елда әлеге фильм экстремист дип танылган булган. Рамай Юлдашны әлеге фильмны алга таба тарату максаты белән саклауда гаепләделәр.

"2011 елда мин бу фильмны үз сәхифәмдә саклап калдырдым, чөнки мин аның белән профессиональ яктан кызыксындым, мин бит белемем буенча тарихчы-филолог. 2013 елда ул фильм экстремист дип табылды, әмма YouTube-каналында ул һаман эленеп тора. Прокуратура кешеләре аны 17 майда карап теркәп куйганнар, хәзер менә эш ачарга җыеналар", дип сөйләде Рамай.

Ул әлеге административ эш аның сәяси активлыгы аркасында ачылган булуы ихтимал дип сөйләде. Хәзерге вакытта Рамай Юлдаш Максим Шевченко җитәкләгән "Русиянең азатлык һәм гаделлек фиркасе"нең (РПСС) Русия думасына сайлауда региональ исемлегендә намзәт буларак бара. Думага ул Мари Иле, Чуашстан һәм Татарстан исеменнән тәкъдим ителә. Аның сүзләренчә, РПСС намзәтләренә башка төбәкләрдә дә басымнар күзәтелә.

Активист мәхкәмә карарын югары мәхкәмәгә шикаять итәргә җыенганын әйтте. "Мин бу мәхкәмә карарын Югары мәхкәмәгә апелляциягә бирәчәкмен, ул 60 көн эчендә хәл ителергә тиеш. Ләкин мине сайлаудан төшереп калдырырлар дип уйлыйм", диде активист.

Ләкин сайлаудан төшереп калдырсалар да, Рамай Юлдаш Максим Шевченконың ышанычлы заты буларак аның идеяларын алга сөрергә, кешеләр белән очрашып, агитация эшләрен алып барырга җыена.

Элегрәк Рамай Юлдашны мәхкәмә 10 мең сум штрафка тарткан иде. Ул ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен башкорт халкына каршы нәфрәт уятуда гәепләнде.

Рамай Юлдаш – татар активисты, Мари Илендәге татар мәдәнияте үзәге методисты, "Рәйхан" фольклор ансамбле артисты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG