Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гәрәй Рәхим динен дә, телен дә саклады, милләтен дә бер итеп күрсәтте"


Гәрәй Рәхим (1941-2021)
Гәрәй Рәхим (1941-2021)

7 сентябрь Казанда Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) белән хушлаштылар. Азатлык Гәрәй Рәхимне якыннан белгән, хезмәттәшлек иткән шәхесләрнең аның турында хәтирәләрен тәкъдим итә.

Мәрхүм белән хушлашу Камал театры каршындагы мәйданда оештырылды. Хушлашу мәрасимен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды.

Беренче сүзне Татарстан парламенты рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алды. "Гәрәй Рәхим эчкерсез, чиста күңелле, җор сүзле, саф кеше иде, аның татар теле турында йөрәктән чыккан сүзләре телевидениедән һәр көн ишетелеп тора.

Гәрәй Рәхим менә болай ди: Татар теле — дәүләт теле, дәүләте — татар иле. Татар теле көчле ул, халыкара билге алган, затлы телнең берсе ул. Бу шигъри сүзләр ихлас күңелдән, җаны-тәне белән милләткә, татар теленә карата әйткән сүзләре", диде ул.

Казанда Гәрәй Рәхим белән хушлаштылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:37 0:00

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, "Гәрәй Рәхим — татар әдәбиятына яшьтән үк яшен кебек атылып кергән кешеләрнең берсе", диде.

"Аның шигырь китапларын без студент чакта ук укый идек. Ул татар керәшеннәренең бер вәкиле булды һәм гомере буе үзенең карендәшләренә тугры булып, аларның гореф-гадәтләрен белеп яшәде. Аңа Гәрәй Рәхим дигән тәхәллүсне Хәсән Туфан үзе биргән. Ул чыннан да үзенең каләмдәшләренә, халкына, шигъриятенә рәхимле булды. Гәрәй дигән исем белән Казан ханлыгын искә төшереп, тәхетле дә булды", диде.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, "һәр кешенең бу дөньядан китүе үзе бер югалту. Кеше үзе белән үз дөньясын алып китә. Әгәр инде мәрхүм зур шәхес икән, аның китүе аеруча җанга авыр була.

Равил Фәйзуллин
Равил Фәйзуллин

Андый кешеләр кабатлап булмый торган шәхес була. Гәрәй Рәхим әнә шундый шәхес иде. Ул күпкырлы талантка ия шәхес иде. Һәм иң мөһиме ул —кешелекле кеше иде. Ул беркайчан да керәшеннәрне татардан аерып карамады. Бербөтен итеп таныды һәм шуңа көрәште. Шул ук вакытта керәшеннәрдә булган яхшы гадәтләрне, телдә булсын, сәнгатьтә булсын, шушы якларның үсүен һәм югалмавын да теләде. Ул үз халкының, гомумән, бөтен татар халкының патриоты була алды", диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үз чыгышында мәрхүм белән соңгы очрашуын һәм шунда Гәрәй Рәхимнең үзенә әйткән сүзләрен җиткерде.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Вафатына берничә көн кала өенә бардым. Янында утырдым. Шунда башын күтәреп, көчкә генә телен кыймылдатып: "Разил, без бит ханбикә Сөембикә турында китап әзерли башлаган идек. Менә шуны гына эшләп бетерергә Ходай Тәгалә миңа гомер бирсен иде", дип өзгәләнгән иде. Ул бакыйлыкка күчәр алдыннан да үзенең авыруы, дөнья мәшакәтьләре турында түгел, иҗат турында, эшлисе эшләре турында газапланып сөйләгән иде", диде Разил Вәлиев.

Азатлык Гәрәй Рәхимне якыннан белгән, хезмәттәшлек иткән каләм ияләренең аның турында хәтирәләрен тәкъдим итә.

Журналист Нәзифә Кәримова Азатлыкка "Гәрәй Рәхим мөселман булмаса да, һәрвакыт үзенең татарлыгына, татарның бердәмлегенә басым ясады. Башкаларны да татарлыкка өндәде, татарның горурлыгы булды", диде.

Нәзифә Кәримова
Нәзифә Кәримова

— Минем өчен Гәрәй Рәхим һәрвакытта булган кеше иде. Әйтерсең, мин аны гомер буе белгәнмен. Ул матур итеп сөйләшә, матур итеп җырлый да белә иде. Аның көлүе башка беркемдә юк иде, бәлкем Наҗар Нәҗми аның кебек көлгәндер. Гәрәй аннан соң үзеннән үзе көләргә дә ярата иде. Берсендә шулай балачак хәтирәләрен дә сөйләгән иде. Бәләкәй чакта әни безне уята иде дә, Гөргөри, тор, бар чукынып ал да казларны куып кайт, дип әйтә торган иде дип сөйләгән иде. Ул менә шулай итеп шаярып үз тормышын да аңлата торган иде. Ул динен дә, телен дә бик кадерләп тора иде.

Гәрәй Мәскәүдә эшләгән вакытта очраша торган идек. Казанда да күрешергә туры килде. Ул һәрвакытта минем күңелемә чын татар кешесе булып, җор, талантлы кеше булып кереп калды.

Һәрвакыт үзенең татарлыгына басым ясады

Мөселман булмаса да, ул һәрвакыт үзенең татарлыгына, татарның бердәмлегенә басым ясады. Башкаларны да татарлыкка өндәде. Ул динен дә саклады, телен дә саклады, милләтен дә бер итеп күрсәтте. Татарның горурлыгы булды.

Аның татар әдәбиятына керткән өлеше бик зур дип әйтер идем. "Татар кешесе" дигән җырын Рамил Миндияр, Хәйдәр Бигичев җырлый иде. Бу җырның сүзләре искиткеч иде. "Мәкәрҗәдә мәкерләп, Истанбулда ысланып, үзбәкләрдә үзгәреп, Кырымнарда кырылып беттең татар кешесе", дигән сүзләр бар анда. Кайт туган җиреңә, каңгырап йөрмә, ди.

Аның теләсә кайсы шигыре халык телендә, барысы да ятланган, җырга салынган. Татарның шигъриятенә, аның әдәбиятына Гәрәйнең йогынтысы бик зур булды. Бар иҗаты аның татар белән бәйле иде. Юкка гына аңа Тукай бүләген дә бирмәделәр. Ул үзен-үзе күтәргән шагыйрь булды.

Хәзер бит кайберәүләр, мин — керәшен, мин — мишәр дип әйтә. Милләтнең максатын аңламыйча йөргән кешеләр бар. Гәрәй Рәхим үзен һәрвакыт татар дип әйтте. Шул ук вакытта үзенең динен дә саклады. Аның үз динен алып баруы татарлыгына хилафлык китермәде. Аның язганнары риадан гына булмады, чын күңелдән, чын йөрәктән чыккан сүзләр булды. Татарлыкка кагылышлы сүзләрне болай гына уйлап табып булмый.

Аның китүе минем өчен бик кызганыч. Ул чынлап та үзенең тарихын аңлаган кеше иде. Урыны җәннәттә булсын.

Кариев театры җитәкчесе, шагыйрә Луиза Янсуар Гәрәй Рәхим белән 16 яшендә Казанга килгәч танышуын әйтте. Шигырьләрен, иҗатын балачактан үк белә идем диде.

Луиза Янсуар
Луиза Янсуар

— Гәрәй абый белән мине Казанга килгәч Рәдиф абый Гаташ таныштырды. Гәрәй абыйның керәшен икәнен, карендәшем икәнен дә белә идем. Аның шигырьләрен "Казан утлары"ннан укыганым хәтердә. Рәдиф абый аңа мин калдырган шигырь дәфтәремне укыткан. "Менә шушы була инде Гөргөри дәдәң!" дип күрештергәне әле дә күз алдымда тора.

Беренче китабымны остаханәдә тикшергәндә Гөргөри дәдәйнең әйткән сүзләрен һич тә онытасым юк. Вакытын кызганмыйча, тәфсилләп, фикерләрен язып, Татарстан Язучылар берлегенә юллама теркәп биргән иде. Аны архивымда кадерләп саклыйм.

Гөргөри дәдәй тере, якты, чын, бик рәхәт кеше иде

Гөргөри дәдәй бик рәхәт кеше иде. Җор телле, ачык күңелле, урыны-урыны белән беркатлы, җилбәзәк, урыны-урыны белән хәйләкәр-мут. Тере, якты, чын. Яши-яши шул үзенчәлеккә ешрак игътибар итәм: бездә, керәшеннәрдә, кешеләр, чыннан да, ачык, якты, җор һәм ихлас. Беркатлылык белән үрелеп китә ул ихласлык.

Әдәбиятка килгән алтмышынчы елгыларның һәрберсе – үзе бер йолдызлык. Аларның иҗаты да, язмышлары да төрле. Гәрәй Рәхим йолдызлыгы, миңа калса, "мин!" дип күкрәк кага торган артык зур дәгъвалы йолдызлык булмагандыр. Ул кадәресен белмим, монысы минем тоемлавым гына...

Бәлки ул үз алдына глобаль максатлар куймагандыр да, әмма берәмтекләп антологияләр туплавы, бастыру эшендә башлап йөрүе, документ, иҗтимагый эшләрдәге тәфсиллеге, колачлыгы белән Гәрәй Рәхим минем өчен соклангыч зат. Бу төр эшләр гадәттә "узып барышлый" гына тоела, күзгә артык бәрелми. Әмма аларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген вакыт күрсәтә.

Мин әдәби мохиткә әле тәпи очым белән генә орынган мәлдә Гөргөри дәдәйнең әйткән сүзләре хәтеремдә калды. Ул миңа, "Бер син генә күрә торган дөнья бар шигырьләреңдә, шул дөньядан китмә, бала!" дип әйткән иде. Гөргөри дәдәй, тыныч йокла! Сагындырырсың.

Язучы Марсель Галиев Гәрәй Рәхим турында хәтирәләрен барлап, аның бик ярдәмчел булуын, ярдәм итүдән тәм табуын әйтте. "Гәрәй Рәхим татар әдәбиятын тулыландырып тора иде, китүе бик зур югалту", дип сөйләде.

Марсель Галиев
Марсель Галиев

— Ул Мәскәүдә эшләгәндә мин анда укый идем. Гел аралашып тордык. Гәрәй Рәхимнең эш урынына килгәч мин аның эш телефоныннан Казанга шалтырата идем. Соңрак ул миңа, син бер елга бер Жигули машинасы бәясе кадәр сөйләшкәнсең дип көлеп куйган иде. Бу Мәскәү акчасының чуты юк, борчылма, сиңа беркем дә сүз әйтмәс дип юмартлыгын күрсәткән иде.

Татарстан Югары шурасында референт булып эшләгәндә дә гел ярдәм итәргә дип тора иде. Берәр йомыш төшсә, документ кирәк булса, аның янына килә торган идек. Ул шулкадәр ярдәм итергә ярата иде. Шаккаткыч. Гәрәйгә болай гына хәл белергә генә кердем дип чыгып китсәң, ул үпкәләргә мөмкин иде. Аңа кешегә нинди дә булса яхшылык эшләргә кирәк иде. Ул синең гозерне үтәр өчен үзен каядыр йөгереп йөрергә тиеш итеп тоя иде.

Мин аны читтән күзәткәч, аның еламас өчен көлгәнен аңладым

Гәрәй Рәхимдә һәрвакыт юмор, шаян сүз булды. Мин аны читтән күзәткәч, аның еламас өчен көлгәнен аңладым. Аның кайсыбер вакыт елыйсы килә, ә ул көлә. Чөнки үз проблемы белән синең кәефеңне төшерергә теләми. Менә шундый сыйфаты бар иде аның. Гәрәйнең аулак бер урынга авылыма кайтып җылыйм дигән бер шигыре дә бар бит әле. Ул үзенең үпкәләвен дә, кәефе китүен дә кешегә чыгармый иде. Безнең халык бит кайчак уйлап тормый тупас та әйтергә мөмкин. Ә ул бер кайчан да кешегә төртмәле, начар сүз әйтмәде. Ул бик нечкә күңелле кеше иде.

Зур һәм кызыклы шагыйрь, прозаик иде. Аның барлыгы безнең өчен бер бәхет иде, татар әдәбиятын тулыландырып тора иде, ә китүе безнең әдәбият өчен зур югалту булды.

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, "Гәрәй Рәхим һәрвакыт татар халкының бердәмлеге яклы булды, ул татар әдәбиятының фанаты иде", дип әйтте.

Рүзәл Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин

— Гәрәй абыйның авыр хәлдә булуын ишеткәч бик авыр хисләр кичергән идем, вафат булуын ишеткәч аңлый алмыйча тордым. Гәрәй абыйлар буыны безнең өчен китаплардагы классиклар гына булмады. Сибгат Хәкимнәрне, Туфан, Тукайларны укып кына белсәк, Гәрәй абыйларны башта мәктәптә укып өйрәнеп үстек, ә аннары алар белән аралашу бәхете, фикерләшү, кайчак бәхәсләшергә мөмкин булды.

Ул шул кадәр кече күңелле, җор телле, шаян иде. Үзеннән шул кадәр яратып көлүне мин бүтән шагыйрьләрдә беркайчан да күргәнем юк. Без бит инде чебен тисә дә үпкәләргә генә торабыз. Ә ул үзеннән үзе көлә белеп яши иде.

Гәрәй абый һәрвакыт татар халкының бердәмлеге яклы булды

Гәрәй абый һәрвакыт татар халкының бердәмлеге яклы булды. Аның яшәвенең, иманының асылы булып без бердәм, бергә булырга тиешбез дигән фикер торды. Ул һәрвакыт бөек татар әдәбияты, бөек татар шигърияте дип яшәде. Аның шигырьләренә иң борынгы әдәбият традицияләрендә булганча гаҗәеп халыкчанлык, чичәнлек хас иде. Ул шигырьләрен халыкның үз авызыннан өзеп ялып әйтә сыман иде. Алар бер караганда бик гади кебек, шул ук вакытта гаять хикмәтле дә.

Гәрәй абыйның шигърияте дигәндә, минем аның фанатиклыгын ассызыклыйсым килә. Китаплардан укып белүебезчә, шигъри фанатиклык Хәсән Туфанда булган. "Әнкәбез шигърият, әткәбез әдәбият", дип әйткән Хәсән Туфан. Һәм менә шуны мин Гәрәй Рәхимдә дә күрәм. Хәзер бит гаҗәеп прагматиклар заманы. Бүген бөтен әйбер сумнарда исәпләнә. Ә ул шулкадәр әдәбият диеп, яшьләр диеп, әдәбиятны үстерергә кирәк диеп, әдәбият ул җәмгыятьнең нигезе дип яшәде. Татар теленең киләчәге һичшиксез әдәбият белән, шигърият белән бәйле, дип әйтә торган иде. Аның кебек әдәбиятны шулкадәр иман дәрәҗәсенә күтәргән шагыйрьне мин белмим. Ул әдәбият мәсьәләсендә абсолют фанат иде.

Кабере якты булсын иде мәрхүмнең. Без мөгаен тәкъдиргә дә, үзебезнең халкыбызга да шушындый шагыйрьне тудырганга, ул безнең белән булганга рәхмәтлебез.

Шагыйрь Рәдиф Гаташ, "Гәрәй Рәхим кайда гына булмасын, һәрвакыт кешеләрне берләштерә торган бер көчкә ия иде, гомеренең ахырына кадәр татар халкының мәдәнияте, әдәбиятының киләчәге өчен янып яшәде", диде.

Рәдиф Гаташ
Рәдиф Гаташ

— Гәрәй университетта укыганда "Әллүки" түгәрәгенең җитәкчесе булды. Татарстан Язучылар берлегендә эшләде, 80нче елларда Мәскәүдә РСФСР Язучылар берлеге рәисе Сергей Михалковның милли әдәбиятлар буенча урынбасары булды. Гәрәй Татарстанда эшләгән вакытта ЮНЕСКОга Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" китабының юбилей чараларын кертте.

Ул ахыргы сулышына кадәр милләт гаме, татар халкы уе белән яшәде

Ул гомеренең ахырына кадәр үзебезнең милләт өчен, милли мәдәниятебез, әдәбиятыбызның киләчәге өчен, туган телебез өчен көрәшнең иң алгы сафларында булды. Гәрәйнең иң ахыргы зур эшләре дип ике томлык шигърият антологиясен һәм балалар поэзиясе антологиясен төзеп чыгаруын әйтер идем. Болар аның иҗатыннан башка эшләгән эшләре.

Моннан берничә атна элек кенә телефоннан сөйләшкәндә "Рәдиф, мин Борһан Шаһидине чыгардым, бик катлаулы булды, бер дә үкенмим, бик рәхәтләнеп эшләдем", диде. Соңгы эшем дип татар һәм дөнья әдәбиятында Сөембикә образы ничек чагылганлыгын эшләвен әйтте. Шул турыда китап язу белән шөгыльләнәм диде. Ул ахыргы сулышына кадәр милләт гаме белән, татар халкы уе белән яшәде.

Ул йөрәге белән янып иҗат итте. Гәрәйдән аерылу безнең халкыбыз өчен, җәмәгатьчелек өчен, шәхсән үзем өчен дә йөрәкнең бер кисәге өзелеп төшкән шикелле хис тудыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG