Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finiko эше нигезендә эшкуар Илгиз Шакиров тоткарланган


Оешмада ул "вице-президент" вазифасын үтәгән.

Полиция Finiko эше нигезендә Казан эшкуары Илгиз Шакировны тоткарлаган, дип яза "Реальное время" үз чыганакларына сылтанып. Басма мәгълүматларына күрә, ул мошенниклыкта һәм акчалар урлауда шикләнелә.

Шакиров "Керемне автомат рәвештә генерацияләү" проектына 100 мең кешене җәлеп итүе аркасында "вице-президент" дәрәҗәсе алган дип белдерелә хәбәрдә. Хәзерге вакытта эшкуарга җәза төре билгеләнә.

Ширкәтне оештырган дүрт кеше арасында берсе - Кирилл Доронин гына сак астында, калганнар читтән торып кулга алынган һәм полиция мәгълүматларына күрә, хәзерге вакытта чит илдә яшиләр. Ширкәт эшчәнлегенең китергән зыяны якынча чирек миллиард сум.

Finiko проектын 2018 елда дүрт кеше – Кирилл Доронин, Эдвард һәм Марат Сабировлар һәм Зыгмунт Зыгмунтович оештырган.

Ширкәт акча кертергә һәм ай саен 25-30 процент керем алырга тәкъдим иткән. Теләге булганнар "Тулы бәясенең 35 процентын гына түләп, машина яки күчемсез милек сатып ал" проектына акча кертә алган (кеше машина бәясенең 35 процентын түләргә тиеш булган, калган сумманы ширкәт күчерәчәк дип вәгъдә иткәннәр). Ахырдан "инесторларга" керемнәрен арттыру өчен башка гражданнарны да җәлеп итәргә кушканнар.

Тикшерү фикеренчә, 2018 елның июненнән 2020 елның декабренә кадәр Finiko вәкилләре фонд базары, криптоакча базалары һәм төрле сәүдә мәйданчыкларында югары нәтиҗәле керемнәр сылтавы белән акчалар җәлеп иткән. Акча кертүчеләргә югары процентлы айлык керемнәр вәгъдә ителгән. Чынлыкта Finiko инвестицион эшчәнлек алып бармаган, дип саный тикшерү.

4 июнь Русия Үзәк банкы Finiko оешмасын финанс базарында канунсыз эшчәнлек билгеләре булган ширкәт дип тапты. Финанс белгечләре аны финанс пирамидасы дип атый. Оешманы финанс пирамидасы дип Казакъстан да таныды. Ширкәт Татарстан халкында аеруча популяр булган.

Finiko финанс пирамидасыннан Мәскәү, Татарстан һәм Краснодар краенда бер миллионга якын кеше зыян күргән, дип белдерде Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG