Стендап артисты Идрак Мирзализаде Мәскәү мәхкәмәсенә Русия эчке эшләр министрлыгының карарын кире кагуларын сорап мөрәҗәгать итте.
Русия эчке эшләр министрлыгы Беларус ватандашы, стендап артисты Идрак Мирзализадега Русиягә керүне гомерлеккә тыйган иде. Урыслар турында шаярганнан соң аның Русиядә торуы "теләнми" дип табылды.
Мирзализаде урыс милләтеннән булганнарга нәфрәт яисә дошманлык уятырлык сүз әйтүдә гаепләнде. Стендап артисты Русиядә булган вакытта илдәге иҗтимагый тәртипкә куркыныч яный дип табылган иде.
Мирзализаде – Азәрбайҗанда туган талыш, Беларус ватандашы. Аның күп кенә чыгышлары милли стереотипларга бәйле. Ул Русиядә яшәүгә рөхсәт алган иде.
Кәмитче үзе тоткарланганнан соң иреккә чыккач та бу шаяруы өчен гафу үтенде, үкенүен әйтте. Гаепләү белдерелгән сүзләр контексттан йолып алынган, шунлыктан "әзерлексез тамашачы өчен коточкыч яңгырый" дип белдерде.
Артитстны хезмәттәшләре яклап чыкты. Михаил Шац, Данил Поперечный, Илья Соболев һәм башка кәмитчеләр Мирзализаде үз чыгышында ксенофобияне хупламады, киресенчә аңа каршы төште, дип, видео яздырды. "Шаярган өчен утыртып кую – фәнни теорияләр өчен кешене яндыруга кадәр соңгы адым", диде алар мөрәҗәгатьләрендә. Кәмитчеләр Мирзализадены хуплап концертлар оештырды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!