Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кызны депутат итеп күрү өчен җәмгыятьнең өлгерүе кирәк


Русия думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Тамара Плетнева һәм вице-спикеры Ольга Тимофеева (у)
Русия думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Тамара Плетнева һәм вице-спикеры Ольга Тимофеева (у)

Бүген Русия думасы депутатларының нибары 15 проценты, төгәлрәк әйткәндә, 450 депутатның 70е генә – хатын-кыз. Көнбатыш илләр парламентында бу сан 30 проценттан артык, ә Скандинавия илләрендә хатын-кыз депутатлар саны 50 процентка җитә. Ни өчен Русиядә хатын-кыз сәясәтчеләр азрак? Бу хакта без кайчандыр депутат булган һәм киләсе сайлауларда катнашачак хатын-кызлар белән сөйләштек.

Нәсимә Столярова – Русия думасының икенче чакырылышында, Татарстан Дәүләт шурасының өченче чакырылышында депутат булган кеше. Илдәге сәясәт хакында "Безнең тормыш дәресләре" дип аталган китап авторы да.

Аның фикеренчә, Русиядә сәясәткә килүче хатын-кызларга авыррак туры килә, чөнки барлык җитәкче урыннарда диярлек ирләр утыра. Моны күргән хатын-кызлар үзләре үк сәясәткә килергә әллә ни атлыгып тормый, өстәвенә, фиркаләрдән сайлауларга тәкъдим ителүче намзәтләр президент администрациясе белән дә килешенергә тиеш.

Нәсимә Столярова
Нәсимә Столярова

— Беренчедән, хәзер сәясәт белән шөгыльләнүче, якты йолдыз кебек балкыган хатын-кызлар аз дип саныйм. Андый хатыннар, миңа калса, үзгәртеп кору елларында күбрәк иде. Хәзер фиркаләрнең дә башлыклары ирләр, аларның янәшәсендә дә хатын-кызлар юк диярлек. Әгәр бүгенге сәясәтче хатын-кызларны алып карасак, Русиядә кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова, бала хокуклары вәкиле Анна Кузнецова бар, әмма алар билгеле бер кысалар эчендә генә эш алып бара, ниндидер зур проектларга алынмый. Әйе, Русия президенты сайлавына Элла Памфилова, Ирина Хакамада, Ксения Собчак барып карадылар, әмма бик аз тавыш җыйдылар. Собчак инде сәясәт эшлеклесенә бер пародия гына иде. Юк, бездә сәясәтче булырдай хатын-кызлар юк.

Хатын-кызлар көч һәм энергия әрәм итеп йөрергә кирәк түгеллеген аңлый

Икенчедән, бездә нинди генә фирка булмасын, алар бит үз намзәтләрен президент администрациясе белән килешеп билгелиләр. Барлык фиркаләр дә шулай эшли дип әйтә алмыйм, әмма исемлекне алдан администрация белән килештерми торган фиркане белмим. Димәк, нәтиҗә ясап әйтергә мөмкин: сәяси сораулар алдан ук билгеле бер програм буенча эшләгәч, фиркаләрнең башында да ир кеше торгач, президент та, премьер да ир кеше булгач, хатын-кызлар интуитив дәрәҗәдә бу вазгыятьтә көч һәм энергия әрәм итеп йөрергә кирәк түгеллеген аңлыйдыр. Чөнки сиңа барыбер үзеңне күрсәтергә ирек бирмәячәкләр, - ди Столярова.

Быелгы сайлау алды кампаниясендә, "Новые люди" фиркасендәге йөзләрнең берсе итеп Якутскиның элекке мэры Сардана Авксентьеваны билгеләгәннәр. Моңа карата фикерен сорагач, Нәсимә ханым Русия думасында бер генә кешенең барыбер бернинди уңай үзгәрешләр ясый алмаячагы хакында әйтте.

— Башка фиркаләрдән берничә шәхес Русия думасына эләксә дә, барлык мәсьәләләр күпчелек тавыш белән хәл ителәчәк. Бердәм Русия фиркасе соңгы ике чакырылышта абсолют күпчелекне тәшкил итте. Алар үз сәясәтен үткәрә. Син чыгыш ясый аласың, нәрсәдер тәкъдим дә итәсең, әмма синең бар позитив тәкъдимнәрең карала башлаганчы, президиумда ук утырып калачак. Аны хәтта сессиядә дә карап тормаячаклар. Бер кеше генә анда берни үзгәртә алмый. Мин китабымда Лукашенка турында бер генә кешенең зур үзгәрешләр ясавы, Беларусның икътисади потенциалын саклап калуы турында язган идем. Анда бит башка статус. Ә Русия думасында бер депутат, хәтта 100 депутат та берни үзгәртә алмый, чөнки карарны 226 тавыш кабул итә, - ди Столярова.

Ул Думаның җенси составын түгел, ә сыйфатын кайгырту дөресрәк дип исәпли. Илне икътисади яктан күтәргәндә, хатын-кызлар өчен мөһим мәсьәләләр: гаилә, җинаятьчелек, балалар проблемнары да хәл ителәчәк, ди ул.

Думаның гендерлы бүленеше өчен түгел, ә сыйфаты өчен борчылырга кирәк

— Мин Думаның гендерлы бүленеше өчен түгел, ә сыйфаты өчен борчылырга кирәк дип саныйм. Анда Русия өчен җан атучы, киләчәге өчен борчылучы, үз позициясендә кала белгән, хәзерге хакимият фиркасенең мәҗбүри тагылучы эшләренә каршы тора алырдай кешеләр булса, нәрсәдер үзгәртеп булачак. Әгәр ил бай булса, халык лаеклы хезмәт хакы алып эшләсә, кешеләрнең үзе теләгән юнәлештә уку, профессия үзләштерү мөмкинлеге булса, параллель рәвештә гаиләдәге проблемнар да хәл ителер дип саныйм, - ди Столярова.

Башкортстаннан Русия думасына "Яблоко" фиркасе намзәте буларак Зөлфия Гайсина билгеләнде. Ул Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасында җаваплы сәркатип тә булып исәпләнә. Хакимияткә якын торучы кеше булуын сәбәп итеп, аның намзәтенә каршы фикерләр әйтүчеләр дә күп.

Зөлфия Гайсина сайлаучыларның хатын-кыз яки ир-ат булуына карап түгел, ә програмдагы идеяләренә карап тавыш бирүенә ышана. Думада хатын-кызларның аз санда булуы намзәт буларак үзен тәкъдим итүче ирләрнең күбрәк булуыннан килә дип исәпли, әмма киләчәктә Русия думасында хатын-кызлар артачак дигән фикердә тора. Нәсимә Столярованың фикеренә капма-каршы фикер буларак, ул хәзер хатын-кызларның сәяси яктан активлашуы турында да телгә алды.

Зөлфия Гайсина
Зөлфия Гайсина

— Русиядәге барлык сайлап куела торган канун чыгару органнарында хатын-кызлар ирләргә караганда азрак, бу тавыш бирү нәтиҗәләреннән түгел, ә намзәт ирләрнең күбрәк булуыннан килә дип саныйм. Минемчә, хәзер хатын-кызлар сәясәттә дә бик активлашты, Русия думасына элек булган сайлаулар белән чагыштырсак та, бусында хатын-кызлар күпкә күбрәк булачак. Бу сайлаудан соң хатын-кыз депутатлар саны да артыр дип исәплим. Думада җенси яктан гына түгел, ә сыйфат ягыннан да үзгәрешләр булачак, чөнки хәтта безнең төбәктән дә моңарчы беркайчан сайлауга үзен тәкъдим итмәгән, әмма җәмгыятькә зур йогынтысы булган, хакимият органнарында да сәяси йогынтысы көчле кешеләр сайлауга бара. Думадагы җенси бүленеш турында сөйләшү бөтенләй урынсыз дип исәплим, чөнки сайлаучылар бит җенес өчен түгел, ә намзәтләрнең идеяләре һәм програмнары өчен тавыш бирә. Мин халыкны сайлауга килгәч, "көчле беләк" яки "матур күзләр" өчен генә тавыш бирәдер дип уйламыйм, ә намзәтнең эшенә карап, илнең киләчәге өчен сайлыйдыр дип саныйм, - ди Гайсина.

Шулай да ул узган сайлауларда да катнашу тәҗрибәсеннән чыгып, хатын-кызга сәясәттә үз урынын табу ирләргә караганда авыррак дип исәпли ул. Халык әлегә төбәк яки ил белән хатын-кыз идарә итә ала дигән фикергә ияләнмәгән.

Сайлаучылар хатын-кыз аларның хокукын яклый алачак дигән фикерне авыррак кабул итә

— Мин сайлауда намзәт буларак инде өченче тапкыр катнашам. Беренче тапкыр Башкортстан Корылтаена үз намзәтемне тәкъдим иткән идем, икенче тапкыр Башкортстан җитәкчесен сайлауда катнаштым. Бу минем өченче тәҗрибәм. Сәяси эшчәнлектә җенси яктан ниндидер каршылыкка тарыганым булмады, әмма сайлаучылар хатын-кыз аларның хокукын яклый алачак яки төбәк белән яхшы идарә итә алачак дигән фикерне әле бераз авыррак кабул итә. Кызганыч, андый стереотип та бар һәм киләчәктә без барыбер җенси тигезлеккә ирешербез, ир-хатын арасындагы чикләүләр дә бетәр дип өметләнәм. Мин үзем җенси тигезлеккә уңай карыйм, бигрәк тә сәясәттә ир яки хатын булуына карап түгел, ә кешенең һөнәри осталыгына карап бәяләүләре яклы, - ди Гайсина.

Дәүләт шурасының икенче чакырылышында депутат булган Сүрия Усманова фикеренчә, бүген бик актив һәм зур идеяләр белән янып йөрүче хатын-кызлар күп, әмма аларның Русия думасына эләгү мөмкинлеге юк. Моның өчен, беренчедән, чын демократик дәүләттә яшәү, ә икенчедән, җәмгыятьнең өлгерүе кирәк.

Сүрия Усманова
Сүрия Усманова

— Әгәр демократик илдә яшәп, бездә чын сайлаулар булса, Думага үтәрдәй көчле хатын-кызлар Русиядә яшәүче барлык халыкларда да бар. Алар чын сайлауда рәхәтләнеп катнашып Думага үтә алыр иде. Әмма бездә бит чын сайлау юк. Кемнәр исемлеккә эләгә соң? Кемнеңдер таныш-белеше, туганы эләгә. Фамилияләрне карап чыксаң да күренә инде ул. Мәсәлән, Әлфия Когогина кем ул? Кемнең хатыны икәнен барыбыз да беләбез, фамилиясе үк әйтеп тора. Спортсмен хатыннар бар, ярар, алар, бәлки, үзләре чыккандыр, бездә спортсменнарны яраталар. Кыскасы, хәзерге вакытта эшлим дип торган кешеләрнең үсүе бик сирәк очрак, - ди Сүрия Усманова.

Дөньякүләм статистика әйтүенчә, сәясәттә хатын-кызлар күбрәк булган саен, социаль яклау, ана һәм бала хокуклары күбрәк кайгыртыла. Ә Русия думасында хатын-кызлар күбрәк булган очракта, андагы эшчәнлек ничек үзгәрер иде, дигән сорауга Сүрия Усманова берничек тә үзгәрмәс иде дигән фикердә тора. Аның әйтүенчә, хәзер депутат урыннары да башлыча акчага бәйле һәм анда чын-чынлап нидер үзгәртердәй кешеләр эләксен өчен җәмгыять бөтенләй башка булырга тиеш.

Хәзер барысын да акча хәл итә, акчасыз депутат булып булмый

— Уйлап карасаң, Думада бер кеше дә күп әйберне үзгәртә алыр иде, әмма ул бер кешенең анда ялгыш кына үтүе өчен дә бүген җәмгыятьнең өлгергән булуы кирәк. Тик җәмгыять өлгермәгән. Шуңа бүген Думага бер генә түгел, хәтта күбрәк хатын-кыз килеп эләксә дә, берни үзгәртә алмыйдыр. Үзгәртер өчен бәйсез сайлаулар, шул сайлау нигезендә формалашкан бәйсез парламент, бәйсез мәхкәмә, бәйсез матбугат кирәк. Ә хәзер боларның кайсы бәйсез? Мин Чаллыда да сайлаулар узып депутат булдым, Дәүләт шурасына да чын сайлаулар узган кеше. Инде соңрак, шул 2000нче еллардан анда байлар килде. Урынны сатып алып булганда, син нинди програм белән керсәң дә, җиңә алмыйсың. Хәзер барысын да акча хәл итә, акчасыз депутат булып булмый, - ди Усманова.

* * *

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруга караганда, 2016 елда Русия президенты урынында хатын-кызны күрергә 32 процент халык әзер булса, 2020 елда бу сан 21 процентка гына калган. Сәламәтлек саклау яки Мәгариф министры урынында да хатын-кызны күрергә теләүчеләр саны 89 проценттан 69 процентка төшкән. Шулай ук бик аз русияле ниндидер фирка башлыгы яки Русия думасында комитет рәисе итеп хатын-кызны күрергә тели, дип яза Ведомости.

Бүген дөньяда бары тик 10 дәүләтнең җитәкчесе һәм 13 дәүләтнең премьер-министры – хатын-кызлар. 119 илдә хатын-кыз беркайчан да җитәкче булмаган. Быелның мартында Берләшкән милләтләр оешмасының 65нче сессиясендә оешма җитәкчесе шулай дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG