Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мэриясе мәктәпләргә йөзләрне тану системы урнаштырырга тели


Бу системны кертү нияте Казанның 175нче гимназиясендәге атыш фаҗигасеннән соң барлыкка килгән диелә.

Мәскәү мэриясенең мәгълүмат технологияләре һәм мәгариф департаменты 2022 елга шәһәр мәктәпләренә йөзләрне тану системы кертергә тели дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Департамент башлыгы Эдуард Лысенко Русия хакимиятенең биометрик мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү эшен киңәйтү проектына шундый тәкъдим белән чыккан.

Йөзләрне тану системын "Мәскәүнең белем бирү оешмаларында укучыларның һәм укытучыларның шәхси иминлеген арттыру максаты белән" кертергә ниятлиләр.

Исеме күрсәтелмәгән чыганак "Коммерсантъ"ка белдерүенчә, бу ният Казанның 175нче гимназиясендәге атыш фаҗигасеннән соң барлыкка килгән.

Йөзләрне тану системы кертелсә, укучылар һәм укытучылар мәктәпкә бары тик биометрик тану системы аша гына үтеп керә алачак.

Департаментның рәсми хәбәренә күрә, Мәскәү хакимияте системны кертү мөмкинлеген өйрәнә, ләкин "ул кертеләчәк дип, вакытыннан алда әйтеп булмый". Системны бары тик мәктәп мөдире, укытучылар һәм ата-аналар карары белән генә кертәчәкләр.

Мәгариф хезмәткәрләренең "Укытучы" һөнәр берлеге рәистәше Всеволод Луховицкий укытучылар системга каршы килмәс, дип саный. Шул ук вакытта "Мәскәү ата-аналары" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Илона Менькова, балаларның шәхси мәгълүматлары читкә таралырга мөмкин дип, мәктәпләрдә биометрия куллануны тәнкыйтьләп чыкты.

2021 елның 11 маенда Илназ Галәвиевнең Казандагы 175нче гимназиядә ут ачуы нәтиҗәсендәдә тугыз кеше үлде, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күпләп үтерү турында җинаять эше ачылды. Гаепләнүче 12 майда кулга алынды. 5 июльдә Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Галәвиевны сак астында тоту вакытын 11 октябрьгә кадәр озайтты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG