Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ноябрьдән S7 Казаннан Мисыр курортларына оча башлый


Шарм-әш-Шәйх курорты
Шарм-әш-Шәйх курорты

һургадага очышлар 5 ноябрьдән, һәр атнаның җомгасында, Шарм-әш-Шәйхка 2 ноябрьдән һәр сишәмбедә оештырыла.

S7 һава ширкәте ноябрьдә Казаннан Мисыр курортларына даими туры рейсларын башлый. Бу хакта ширкәт сайтында хәбәр ителә.

Казаннан Һургадага очышлар 5 ноябрьдән башлап, атнага бер мәртәбә - җомга көннәрендә булачак. Кире очыш шулай ук җомга көнне булыр дип көтелә.

Казаннан Шарм-әш-Шәйхка рейслар атнага бер мәртәбә, сишәмбе көннәрендә булачак. Очышлар 2 ноябрьдән башлана. Казанга кире очышлар да һәр сишәмбе булыр дип ниятлиләр.

Алты еллык тыюдан соң, 9 августтан Русия мисыр курортларына даими очышларны кире торгызырга рөхсәт бирде. Русия белән Мисыр арасында һава юллары 2015 елда вакытлыча ябылган иде. Моңа Синай ярымутравы күгендә Русия очкычы һәлакәте сәбәп булды. 2015 елның 31 октябрендә "Когалымавиа" һава ширкәтенең А321 очкычы күккә күтәрелеп 23 минут узгач Синай ярымутравының Нәхл шәһәре янында җиргә килеп төште. 224 кеше үлде. Русия бу казаны террорлык гамәле дип белдерде, очкычның йөк тутырылган өлешендә кулдан ясалган бомба шартлаган булырга мөмкин диде. Террорлык гамәле өчен җаваплылыкны Русиядә тыелган Ислам дәүләте оешмасы үз өстенә алды.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, русияләргә Мисырга керү өчен COVID-19дан вакцина ясату сертификаты яки ПЦР-тест нәтиҗәләре кирәк. 2021 елның маеннан Шарм-әш-Шәйхтан кала Мисырның башка курортларына баручылар Мисыр визасы өчен 25 доллар күләмендә акча түләргә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG