Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Мисыр курортларына, Доминикана, Бәһрәйн, Молдовага һава юлларын ачты


Шәрм-әш-Шәех
Шәрм-әш-Шәех

9 августтан Һургада һәм Шәрм-әш-Шәехкә атнасына бишәр очыш каралган.

Русиядән Мисырның курорт шәһәрләренә очышлар башлана. Шулай ук 9 августтан Доминикана Республикасы, Бәһрәйн, Молдовага дә һава юллары ачылды. Бу турыда карарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы кабул иткән.

Һургада һәм Шәрм-әш-Шәехкә атнасына бишәр очыш ясалачак, аларны "Россия" һава ширкәте башкара. Алга таба рейслар санын арттырырга ниятләнә диелә. "Аэрофлот", "Победа", S7, "Смартавиа", "Нордстар", "Урал һава юллары", Azur Air, Nordwind һәм Royal Flight һава ширкәтләре дә Мисыр курортларына рейслар саны арттырылса, бу юнәлештә очышлар башкарырга рөхсәт алган.

Мисыр рәсмиләре илдә COVID-19 йоктыру очраклары сирәгәюен әйтә: майда һәм июнь башында көн саен бер мең кеше чамасы бу вирусны йоктырганы теркәлсә, хәзер көндәлек күрсәткеч 30-50 кешегә кадәр кимегән диелә.

Моннан тыш, Мәскәүдән Бәһрәйн башкаласы Манамага атнасына ике, Доминикан Республикасының өч шәһәренә атнасына берешәр, Кишиневка атнасына өч рейс ясалачак.

Русия белән Мисыр арасында һава юллары 2015 елда вакытлыча ябылган иде. Моңа Синай ярымутравы күгендә Русия очкычы һәлакәте сәбәп булды. Ул казада 224 кеше үлде. 2018 елда гына Русиядән Каһирәгә очышлар яңадан башланды.

Февральдә Мисырга чартерлар башланырга мөмкин дигән хәбәрләр булды. Апрельдә ике ил президентлары Русиядән Мисыр курортларына очышларны кайтару турында сүз куешты.

Яңа төр корнавирус пандемиясе сәбәпле Русия 2019 елның язында дөнья илләре белән һава юлларын япкан иде. Эпидемиология хәле тотрыклылана барган саен очышлар яңадан кайтарылды. Хәзерге вакытта Русия 50 ил белән һава аша элемтәсен торгызды.

2015 елның 31 октябрендә "Когалымавиа" һава ширкәтенең А321 очкычы күккә күтәрелеп 23 минут узгач Синай ярымутравының Нәхл шәһәре янында җиргә килеп төште. 224 кеше үлде. Русия бу казаны террорлык гамәле дип белдерде, очкычның йөк тутырылган өлешендә кулдан ясалган бомба шартлаган булырга мөмкин диде. Террорлык гамәле өчен җаваплылыкны Русиядә тыелган Ислам дәүләте оешмасы үз өстенә алды.

Тикшерү барышында шартлаткычны очкычка урнаштырырга һава аланы хезмәткәре ярдәм итүе ачыкланды.

Мисыр "Когалымавиа" очкычы казасы сәбәпләре турында рәсми хисап чыгармады. Каза корбаннары туганнары Русиядәге мәхкәмәләр аша "Когалымавиа" һәм "Ингосстрах"тан 32 млн сум ала алды. Мисыр мәхкәмәләре бөтен дәгъвәләрне кире какты. 2020 елның мартында "Когалымавиа" Синай күгендәге каза өчен Мисырдан $200 млн сорады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG