Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диана Галимҗанова: "Иҗатым аша борынгы бабаларым белән туганлык хисен тоям"


Диана Галимҗанова, "Мин татарча сөйләшмим" тамашасы

Август аенда Мәскәүдә "Чикләрне күрмим яисә аждаһалар яшәгән җирдә" күргәзмә проекты кысаларында "Мин татарча сөйләшмим" дип аталган тамаша күрсәтелде. Аның авторы режиссер Диана Галимҗанова әйтүенчә, әлеге тамаша – борынгы бабалардан калган, юкка чыга барган яки бөтенләй җуелган миллилеккә чуму.

Диана Галимзянова — режиссер, видеорәссам һәм перформер. Аның "Иң якты караңгылык" (The Lightest Darkness) фильмы бик күп илләрдә бәйсез кино фестивальләрендә күрсәтелде. Хәзерге вакытта Диана "Алиэкспресстан тугызынчы план" ("План 9 с алиэкспресса") трэш-фильмын эшли.

Диананың кинодагы иҗатын "кара жанр" дип атарга була: монда үлем, җәрәхәтләр, авырулар турында, тормышның караңгы ягы күп күрсәтелә. Моның сәбәбен аңлау кыен түгел – Диана социаль челтәрләрдәге язылучыларына үзенең көн саен яман чир – баш миендәге сары су авыруы белән көрәшүен яза. Интервьюларында унбиш яшендә яман шештән дәвалануын да сөйли.

Безнең әңгәмәдә Диана үзенең авырулары турында түгел, иҗаты турында сөйләде. Режиссерның татарлыгын искә алган беренче проекты – "Мин татарча сөйләшмим" перформансы турында сөйләштек.

— Диана, бу тамашаның идеясе кемнеке иде?

— Минем перформансларым – минем идеяләрем. Кайвакытта мин башка рәссамнарның эшендә дә перформер буларак катнашам, ә үз эшләремне үзем куям. Бу идея инде берникадәр вакыт уемда йөрде. Гадәттә башта минем уемда ниндидер образ туа, мин аны әкренләп "чишә" башлыйм. Бер ел элек татар телен өйрәнергә теләдем, кайда өйрәнергә булганы эзләдем, миңа бу кызык иде. Вакыт ягыннан килеп чыкмады. Шуннан соң шушы перформанс идеясе килде.

Диана Галимҗанова, "Мин татарча сөйләшмим" тамашасы
Диана Галимҗанова, "Мин татарча сөйләшмим" тамашасы

Баштагы этапта әле милли кием турында уйланмаган иде, мин субтитрлар фонында нидер сөйләргә тиеш идем. Соңрак бу идея трансформация узды. Песчаная урамындагы галереясында уздыру мөмкинлеге барлыкка килде, бу да яхшы булды, чөнки галереяның төп темасы – колонизация һәм деколонизация турында. Мин аларга гариза җибәрдем, алар "Бик шәп идея, әйдә, яса", диделәр.

Бу сезнең милли темага беренче проектыгызмы?

— Этник темага – әйе, беренчесе.

Ни хакында бу перформанс?

— Ата-бабалардан, тамырлардан аерылу турында. Миңа бу сәхнә өчен махсус татар күлмәге тектеләр. Костюм рәссамы бу мәсьәләне озаклап өйрәнде, документаль фильмнар карады, иске документлар эзләп тапты. Перформанс дәвамында мин бу костюмны өлешләп-өлешләп кия тордым.​

—​ Тамашачылар арасында татарлар бар идеме?

— Белмим, әйтә алмыйм. Сәхнәдә вакытта гадәттә минем игътибар нык тарала, мин танышларымны да күрмим. Берничә таныш татар кешесе проектның видеосын сорап язды, анысына әле кулым җитмәде.​

—​ Ә үзегезнең тамырларыгыз кайдан?

— Үзем Мәскәүдән, Уфада туганнарым бар. Анда минем әби белән бабай яши иде, хәзер әтинең туган апасы. Менә ул татарча белә. Гаиләдә татарча сөйләшмиләр, минем әнием – урыс, әтием – 100% татар, әмма ул татарча белми. Бу аның балачагындагы аяныч хәлләр белән бәйле. Ул бик кечкенә вакытта, биш яшендә бик җитди авырый башлый, Мәскәүдәге хастаханәгә эләгә. Биш яшенә кадәр ул татарча гына белгән, урыс телен белмәгән. Совет чорындагы кырыс шартлар аркасында аңа берүзенә генә хастаханәдә ятарга туры килгән, урыс телендә сөйләшә алмаган өчен аны бик нык җәберләгәннәр, мыскыл иткәннәр – бу аның өчен шулкадәр зур травма булган, ул татар телен онытып, шуннан соң урыс телендә генә сөйләшә башлаган. Күңелсез хатирә. ​

Диана Галимҗанова, "Мин татарча сөйләшмим" тамашасы
Диана Галимҗанова, "Мин татарча сөйләшмим" тамашасы

—​ Ә сезнең татар телен өйрәнү теләге каян килә?

Нәнәй белән зурәти камил дәрәҗәдә ике телне белә иде

— Хәзерге вакытта минем тагын бер фильм әзерләнә, анда татарча эпизод бар. Бервакыт миңа аяныч булып китте – минем нәнәй белән зурәти камил дәрәҗәдә ике телне белә иде. Алардан да алдагы буын әле гарәп телендә дә укый-яза белгән. Телнең зур бер пласты төшеп калган, мәдәниятнең бик кызыклы бер катламы. Һәм мин бер мизгелдә "Кая, өйрәним әле" дип карар иттем, гугл аша эзләп табып, ниндидер курсларга язылдым, әмма вакыты уңайсыз иде, ташларга туры килде. Һаман барып җитә алган юк, барып җитәрмен дип ышанам.​

—​ Сезнең өчен татар телен белү нигә кирәк?

— Ике тел белүчеләрнең баш мие бөтенләй башкача эшли. Нәнәй белән зурәтидән инде сорап булмый, ләкин алар дөньяга башкача карый иде, миңа шуны өйрәнү кызык. Мин, әлбәттә, инглиз телен бик яхшы беләм, әмма бу бөтенләй башка әйбер, камил рәвештә ике телне, туган тел белән тагын бер телне белү түгел. Чөнки алар буыны да башта татар телендә генә сөйләшкән, аннары урыс мәктәбендә урысча сөйләшергә өйрәнеп, ике телне дә камил белгән.​

—​ Хәзер әзерләгән фильмыгызда татарча эпизод бар дигән идегез…

— Мин хәзер бюджетсыз эксперименталь фильм төшерәм. Бу минем икенче тулы метрлы фильм. Анда татар иблисе Шүрәле бар, ул төп каһарман кызны алдап, урманга алып кереп китәргә тели. Мин берничә ел элек Казан татарлары мифологиясе турында китап укыдым, анда төрле мифик затлар сурәтләнгән иде, вакыт узгач, моны режиссер буларак куллану теләге уянды. Шүрәле кытыклап үтерергә сәләтле икәнен беләм. Бу фильмдагы тулы бер сәхнә Шүрәле урманына багышлана, ул татарча сөйләшә, ә төп герой кыз – урысча, ул урман буйлап Шүрәледән качып йөри. Миңа бу сәхнәне фильмга кертеп җибәрү кызык һәм мөһим иде.

Бу миңа борынгы бабаларым белән туганлык хисен тоярга булыша

Мин Фабрика иҗади индустрияләр үзәгендә "Бомба" киноклубын оештырам, анда Русия һәм чит ил авторларының мейнстрим фестивальләргә кермәгән кино һәм видеосәнгате белән таныштырам. Максатларның берсе - фильм карау белән бергә төрле мәдәни төркемнәр арасында диалог булдыру.

Шул очрашуларның берсендә "Дуслар, миңа Русиянең урыс теленнән башка телләрендәге эшләрне җибәрегез әле" дип мөрәҗәгать иттем. Беркем берни җибәрмәде. Бу хәл мине шушы сәхнәне татарчалаштыруга этәрде, үзем телне белмәсәм дә, мин аны рәссам яки режиссер буларак шушы формада булса да яшәтә алам, миңа аның яшәве кирәк. Бу миңа борынгы бабаларым белән ниндидер дәрәҗәдә туганлык хисен тоярга булыша.​

Диана Галимҗанова – режиссер, видеорәссам, иҗаты 20 илдәге 70 фестиваль һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән. 2017 елның октябрендә Көньяк Африка республикасындагы фестивальдә The Lightest Darkness ("Иң якты караңгылык") фильмы премьерасы узды. Хәзерге вакытта Murder Girl трансмедиа проектын эшли, аның нәтиҗәсе – авторның икенче тулы метражлы фильмы "Алиэкспресстан 9 план" трэш-фильмы булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG