Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден миллионлаган дәүләт хезмәткәрен COVID-19дан вакцина ясатырга мәҗбүр итә


Джо Байден
Джо Байден

Бу таләп  илдәге мәшгуль халыкның өчтән икесенә — якынча 100 миллион американга кагылачак.

АКШ президенты Джо Байден пәнҗешәмбе көннне барлык федераль дәүләт хезмәткәрләре, медицина оешмалары һәм эре ширкәтләрнең эшчеләре коронавирустан вакцина ясатырга тиеш, дип белдерде.

Бу таләп илдәге мәшгуль халыкның өчтән икесенә — якынча 100 миллион американга кагылачак диде Байден үз белдерүендә.

Моңа кадәр АКШ дәүләт хезмәткәрләре вакцина ясатуны яки атна саен анализлар тапшыруны сайлый ала иде, хәзер исә вакцинасы булмаганнарга эшсез калу куркынычы яный.

Байден әйтүенчә, Head Start федераль програмындагы 300 мең педагог , шулай ук Medicare һәм Medicaidтан акча алучы оешмалардагы 17 миллион медицина хезмәткәре вакциналанырга тиеш.

АКШ президенты фәрманы нигезендә, йөздән артык хезмәткәре булган ширкәтләр эшчеләре өчен вакциналау яки атна саен коронавируска тест узуны мәҗбүри итәргә тиеш. Бу таләпне үтәмәүче ширкәтләргә зур штрафлар яный.

Хәзерге вакытта АКШта халыкның 53 проценттан артыгы вакциналанган.

Үз чыгышында Байден пандемия белән көрәшнең алты пункттан торган яңа планын тәкъдим итте: вакциналау дәрәҗәсен арттыру, вакцина ясатканнарны саклауны көчәйтү, тест ясау һәм битлек киюне җәелдерү, мәктәпләр эшчәнлегендә өзеклекләр килеп чыгуга юл куймау, икътисадны пандемия йогынтысыннан яклау һәм коронавирусның яңа төреннән дәвалау системын яхшырту.

Республиканнар Ак йортның COVID-19 белән көрәштәге бу яңа алымнарын тәнкыйтьләп чыкты.

Алар дәүләт хезмәткәрләрен мәҗбүри вакциналау – Байденның үз вәкаләтләрен арттырып җибәрүе дип саный.

Һөнәр берлекләре арасында да Байденның чыгышы төрле фикерләр уятты. Федераль хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре берлеге башлыгы Ларри Косме АКШ президентнының бу гамәлләрен "ялгышлык" дип белдерде. Вакциналауны "мәҗбүри юл белән түгел, ә агарту һәм кызыксындыру юлы белән алга сөрергә кирәк", дип саный ул.

Джонс Һопкинс университеты мәгълүматларына күрә, АКШта пандемия башыннан коронавирус йоктыруның 40 миллион ярым очрагы ачыкланган, 650 меңнән артык кеше үлгән.

Яңа авыру очракларының күбесе дельта штаммы белән бәйле. АКШта COVID-19дан үлүчеләр саны март дәрәҗәсенә кайтты, илдә көн саен мең ярымнан артык кеше үлә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG