Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янындагы чүп яндыру заводы 25 процентка төзелгән


Төзелешкә 26 миллиард сум кертәчәкләр.

Яшел Үзән районының Яңа Николаевка бистәсендәге чүп яндыру заводын төзү эшләре 25 процентка төгәлләнгән. Бу хакта "Бизнес Онлайн" хәбәр итә.

Хәзерге вакытта төп бина каркасының ростверкларын урнаштыру тәмамланган, калдыклар бункерының монолит нигезе плитәсе бетонланган, монолит конструкцияләр төзү өчен ике кран корылган. Шулай ук эшчеләр калдыклар бункерының диварларын бетонлый.

Завод төзелешен "РТ-Инвест" ширкәте алып бара. Төзелешкә 26 миллиард сум кертәчәкләр. Төзелеш материалларына бәяләр уртача 2-2,5 тапкырга артса да, әлеге сан үзгәрмәгән диелә.

Заводны 2022 елның 1 декабрендә эшләтеп җибәрергә тиешләр иде. Коронавирус чикләүләре аркасында аны кулланылышка 2023 елның декабрендә тапшырачаклар, дип көтелә.

2017 елдан алып Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасына каршы протестлар барды. Экология активистлары корылма әйләнә-тирә мохитка зарар китерәчәк дип белдерде. Корылма проектына берничә экспертиза уздырылды, активистлар үтенече белән эшләнгән экспертиза корылманы зарарлы дип тапты. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте заказы белән Германия белгечләре уздырган экспертиза корылманы мохит өчен куркынычсыз дигән нәтиҗә чыгарды.

Протестларга карамастан, корылманы төзергә рәсми рөхсәт бирелде.

Күптән түгел чүп яндыру заводы янында чүп эшкәртүче завод та төзеләчәге билгеле булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG