Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Суны эчәрлек түгел, сасы ис килә". Әстерханның сусыз интеккән татар авыллары Татарстаннан ярдәм сорый


Кәменни (Линейное) авылы
Кәменни (Линейное) авылы

Әстерхан өлкәсенең татар авыллары сусыз интегә, быелгы эсселек тормышны тагы да авырайткан. Бакчачылык һәм терлекчелек белән гомер иткән авылларда эчәр су да калмаган. Сусыз интеккән халык түрәләргә хатлар яза.

Әстерхан өлкәсендәге Нариман районында барлыгы алты татар авылы бар. Биредә якынча 12 мең татар яши. Татар авыллары бер-берсеннән ерак тормый. Нариман районының мәйданы зур, аның күп өлеше Әстерханның Калмыкстан чигендә урнашкан, бу – дала урыннары. Кырыс һава торышы булуга карамастан, татарлар бакчачылык, терлек асрау белән көн күрә. Элекке еллардан шулай дәвам итә. Русия төбәкләре буйлап сатылган Әстерхан карбызларының күп өлешен татарлар үз хуҗалыкларында үстерә. Шулай ук җиләк сатып та көн күрә. Татарларның бер өлеше җиләк-җимеш белән мал тапса, икенче өлеше сарыклар үрчетә. Әмма соңгы елларда авыл хуҗалыгы эшләрен алып бару авырлашканнан авырлаша бара. Бу җирләрдә су юк. Хәзер инде кешеләр суны терлеккә эчерү, басуларга сибү турында уйламый, алар беренче чиратта үзләрен кайгырта. Су юыныр өчен дә, эчәр өчен дә юк.

Сусызлык мәсьәләсе бүген Кәменни (Линейное), Яңа авыл (Туркменка), Яңа Гаскәр (Янги Аскер), Картузан (Курченко) авылларында көнүзәк проблемга әверелде. Бу авыл кешеләре еллар дәвамында Әстерхан губернаторына (алар алмашына тора, ә сусызлык дәвам итә), прокуратурага мөрәҗәгатьләр яза, быел исә алар су мәсьәләсен хәл итүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язды. Хатка 68 кеше кул куйган. Кешеләр моны соңгы чик, кемгә барып егылырга белмәү дип аңлата.

Ринат Бикчураев Кәменни авылыннан, тимер юл станциясендә эшли. Кәменни Әстерханнан 62 чакрым ераклыкта урнашкан. Аның сүзләренә караганда, сусызлык проблемы экосистемның үзгәрүенә бәйле, XXI гасырда төрле технологияләр бар, әмма хакимият татарлар өчен бармакка бармак сугарга теләми. "Безнең авылларга суны агызу чыгымлы һәм мәгънәсез" дип аңлаталар, ди ул.

Ринат Бикчураев
Ринат Бикчураев

— Бу – күптәннән сузылган проблем. Татарлар озак еллар дәвамында бу проблемны хәл итә алмаганга шушы хат язылды да. Чарасызлыктан. Сусыз калуның сәбәбе мондый: биредә зур елгалар юк, Идел безгә ерак. Яз, җәй температура 45-50 градуска җитә. Әмма безнең җирлек уникаль. Без илмәннәр өстендә утырабыз. Барханнар бар. Идел безгә ерак булса да, аның сулары чишмәләр, кечкенә елгалар аркылы шушы җирләрдә күлләрне барлыкка китерә. Без шушы күлләрдән туенабыз, бу сулар – авылларның яшәү чыганагы. Һәр барханда – күлләр. Андагы балыкның күплеге, искитәрлек! Күлләр тирән түгел, җәй кояш кыздыра, балыклар уылдык чәчә, алар үрчи һәм күлдән күлгә, илмәннән илмәнгә күчеп Иделгә кадәр барып җитә. Бу 10-15 ел элек шулай иде, — дип аңлата Ринат. — Идел буенда гидроэлектростанцияләр төзелмәгән вакытта Идел, башка елга сулары безнең якларга да килде, безне туендырды. Су безнең якка вакытында акты. Әмма кеше йогынтысы аркасында табигать үзгәрә башлады, гидроэлектростанцияләр аркасында экосистем бозылды. Күлләр кибә, ул кипсә төбе тозлана. Яңгыр явып су тулса да, анда тоз аркасында җан иясе яши алмый.

Кеше йогынтысы аркасында табигать үзгәрә башлады

Узган ел балык тоткан күлгә бардым, быел аның төбеннән җәяү йөреп була. Бездә бит җәй көнне һава торышы 50 градус эсселеккә кадәр җитә, су булмаса, яңгыр яумаса, хәлләр хөрти. Буразналар да казып каралды, әмма су килми, хәзер үзләрен камышлык басты. Гидроэлектростанциядән дә суны агызуны киметәләр. Безгә Иделнең башында, Татарстанда кар, яңгыр аз ява, шул сәбәпле Иделдәге су дәрәҗәсе кими, димәк без яшәгән Нариман районына кадәр җитә алмый дип аңлаталар. Иделдән коймагач, 50 градус эсселектә күлләр корый да куя. Күлләрне насос белән тутырырга тырыштылар, ләкин аны тутытыр өчен акча кирәк. Хакимият су тутыруның мәгънәсе юк, акча күп китә ди. Кайчак кычкыра торгач, хакимият кешеләре нидер эшли, су бераз күтәрелә, әмма аз ул.

Күл төбеннән җәяү йөреп була
Күл төбеннән җәяү йөреп була

Ринат Бикчураев сүзләренә караганда, дүрт авылны су белән тәэмин итүче бер насос бар. Су манарасы Картузан авылында урнашкан, ул Шушая дигән күлдән суны суырта, әмма су сыйфатсыз. Барханнар арасындагы күлләрне быелгы эссе җәйдә яшеллек баскан, су төсе үзгәргән, аннан сасы ис килә. Шушы су өйләрдәге краннардан ага. Халык аны эчәрлек тә, аның белән юынырлык та түгел дип зарлана. Су пычрак һәм кешеләр аннан сасыган йомырка исе килә дип әйтә. Аны терлеккә дә эчерү проблем. Бу хәлләр инде июль башыннан дәвам итә.

Кешеләр эчәрлек суны кибеттән сатып ала, 5 литрлы су шешәсенең бәясе 55-65 сум. Атна саен татар авылларында ике тапкыр машина белән су китертүне оештыралар, кешеләр эчәргә, ризык пешерер өчен чиләкләр белән су ташый. Моны муниципаль хакимият оештырган, әмма ул су бетә дә куя.

Рамзар Арсланов Яңа Авылда (Туркменка) яши. Һөнәре белән диңгезче. Аларның 2 яшьлек кызлары авырый. Баланы юындырганнан соң тәне кызара, тәне бетчәләр белән каплана. Рамзар моны күрү йөрәгемне кисеп алу белән тиң дип аңлата. Баланы юындырыр өчен суны сатып ала, әмма күпмегә дәвам итәргә мөмкин бу хәл дип сорау бирә. Бу сорауны ул Әстерханның прокурорына да, өлкәнең кеше хокуларын яклаучы омбудсменга да, Роспотребнадзорга да биргән. Әлегә барлык хатларны язу, аларны кирәкле инстанцияләргә илтү эше аның җилкәсендә.

Рамзар Арсланов
Рамзар Арсланов

— Минем фатирда 6 фильтр тора, әмма шулай булса да, краннан әкрен генә аккан су пычрак. Суны чиләк, ләгәнгә тутырсаң, юыну бүлмәсенә сасы ис тарала, ишекләрне ачсаң гына күзләрне ачып була,— дип сөйли үз хәлләре турында Рамзар. — Суны күптән сатып алабыз, чөнки краннан аккан суны эчеп агуланырга мөмкин. Су моңа кадәр дә әкренәя иде әмма быел гына суның пычрак һәм сасы булуы белән очраштык. Су манарасына узган ел яңа, кыйммәтле чистарту системы урнаштырылды, аны федераль акчага ясадылар, әмма су булмагач, алар барысы да эшсез тора булып чыга.

Рамзар һәр ай коммуналь хезмәтләр өчен зур сумма чыкканын әйтә, анда су өчен дә чыгымнар бар, һәр ай 1 кубометр суга 65 сум түли алар. Моңа артык тавыш куптармый алар, чөнки башка чарабыз юк дип бу хәлне аңлата. "Түлибез, чөнки бу суны да сүндереп куярга мөмкиннәр. Мәсәлән, Каспийски, Борынлы авылларында, алар да татар авыллары, суны техник дип таптылар һәм гомумән авылларны су белән тәэмин итүне туктаттылар. Кешеләр авыллардан күчәргә мәҗбүр, өйләре сатылмый, буш кала, кешеләр үлемгә дучар ителде. Без шуннан куркабыз, гомумән сусыз кала алабыз", ди Арсланов.

Рамзар муниципаль, өлкә хакимиятен гаепләми, муниципалитетның моны хәл итәр өчен финанслары юк, губернатор Игорь Бабушкинга бу мәсьәлә элекке губернатордан мирас булып калды дип аңлата. Аның сүзләренә караганда, халык бу мәсьәләне бүген өстәл сугып кына хәл итеп булмаганын аңлый. "Губернатор безнең хәлләрне белә, әмма шулай да әлегә рәсми җавап юк. 25 август Әстерхан өлкәсе прокуроры, кеше хокукларын яклаучы омбудсмен белән очраштым, 68 кеше имзасы белән хатны тапшырдым, җавап бирергә бер айлары бар, көтәбез. Аннары инде ничек хәрәкәт итәрбез - күз күрер", диде ул.

Бу – минем туган җир, туганнарым монда яши, авыллар таркалмаска тиеш

Рамзар аптырашта, ул гаиләсен ничек яшәтергә белмим дип борчылулары белән уртаклаша. "Мин күченеп тә китәрмен ул, әмма бу – минем туган җир, әти-әнием, туганнарым монда яши, авыллар таркалмаска тиеш. Борынлы белән Прикаспийски авыллары язмышларын кабатлыйсы килми", дип сөйли Рамзар.

Барысы да Әстерхандагы татар авылларындагы проблемны белә, әмма хәл итү генә юк, ди ул. Шулай да Татарстан президентына хат язганнан соң азмы-күпме кымшана башлаганнар, әмма кешеләр моны сайлау алдыннан күз буяу гына дип саный.

Шамил Зәйнетдинов – Кеменни (Линейное) авыл берәмлеге башлыгы. Аның карамагында алты авыл, күбесе – татар авыллары. Үзе гаиләсе белән Яңа авылда (Туркменка) яши. Ике кызы бар, сусызлык һәр гаиләдәге кебек аларда да күп төрле проблем тудыра. Алар да суны сатып ала, машина белән китергән баклардан чиләкләп ташыйлар. Ул дәүләт ягыннан бу мәсьәләнең ни өчен кискенләшүен аңлата.

Шамил Зәйнетдинов
Шамил Зәйнетдинов

— Су юк, чөнки без ала торган күлдәге су 4 метрга саекты. Бик кискен хәл нәкъ быел күзәтелде. Бусы – бер. Икенчедән, быел яз көне "подкачка" булмады. Иделдән суны суыртып безнең илмәннәргә китертү өчен акча табылмады, — ди ул. — Суны авылларга китертү федераль акчага башкарыла иде. "Су сибеп үстерү системының мелиорация" федераль програмы аша Әстерхан өлкәсе берничә авылны су белән тәэмин итә. Аны өлкәнең авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра. Әмма хатта язылган бу дүрт авыл ул акчага өмет итә алмый. Ул федераль програмга кермиләр, чөнки бу дүрт авылда да теркәлгән крестьян фермер хуҗалыклар юк, бары тик хосусый хуҗалыклар гына. Шуңа да без берничек тә ул програмга да, акчага да өмет итә алмыйбыз. Менә Лиман авылы бар, ул да далада утыра, анда да су юк, әмма аларга электр насос белән китертәләр суны, чөнки биредә хосусый хуҗалыклар күп. Дәүләтнең аларны сусыз калдырырга хокукы юк. Безнең авылларда алар нибары 5-6 гына. Теркәлеп эшләгән очракта, бәлки, бу хәлләр уңай якка үзгәрер иде.

Иделдән суны суыртып безгә китертү өчен акча юк

Моннан тыш "Авылларны су белән тәэмин итү" федераль програмы бар. Әмма ни хикмәт анда безгә мөһим булган маддә – "подкачка воды" юк. Торбалар сузулар, суны чистартулар да бар, әмма суыртып суны куып китерү дигән төшенчә юк.

Шамиль Зәйнетдинов Татарстан президенты Әстерхан губернаторы белән егетләрчә сөйләшә алуына ышана, әмма бер төбәк икенче төбәккә аерым авыллар өчен акча күчерә алмавын да аңлый.

Иделдән суны куып китерер өчен көчле электр насослар кирәк, аларны эшләтер өчен, авылларны сулы итәр өчен якынча 8-9 млн сум акча кирәк. Бу ел саен чыга торган чыгым. Авыл кешеләре моны үзләре күтәрә алмый, спонсорларга өметләре дә бар. Мәсьәләне тамырыннан бары тик кануннарга, федераль програмнарга үзгәрешләр кертеп үзгәртеп булачак. Әмма моңа озак вакыт китәчәк, ә кешеләргә яшәү өчен су бүген кирәк.

Кәменни (Линейное) авылы
Кәменни (Линейное) авылы

Ринат Бикчураев кешеләр иганәчеләргә өмет итәргә тиеш түгел дип саный, алар Русиядә яши, салымнарны да, бөтен хезмәтләр өчен дә түли, аларның яшәешен тәэмин итү – дәүләтнең бурычы.

Сез бернинди дә програмга туры килмисез дип аңлаталар

"Без берсенә дә кирәкмибез булып чыга, безнең өчен суны китертү, агызу чыгымлы дип әйтәләр, сез бернинди дә програмга туры килмисез дип аңлаталар икән, бу кешеләргә чын мөнәсәбәтне күрәсәтә. Безнең авыллар көчле ул, вакытында мәктәпләрне ябабыз дигәч, җыелышлар да булды, сүзебезне әйттек, мәктәпләр филиал булып калды. Түрәләр күнде, әмма бездән үч алалар дигән фикер дә килә. Барыбер чарасын табып була бит, 10 млн сум акча табып булмыймы? Без дә бит бу дәүләтне яшәтер өчен өлеш кертәбез, эшлибез", ди ул.

2023 елда Әстерханда Федераль Сабантуе узарга тиеш, татарлар Әстерхан хакимияте оятка калмас өчен ул мәсьәләне хәл итәр дип уйлый. Әмма тагын ике ел ничек яшәргә, өстәвенә әллә була ул Сабантуй, әллә юк дип борчуга кала. Гомумән берсендә дә Сабантуй кайгысы юк, ул инде су мәсьәләсен хәл итү сәбәбе генә. Әлегә халык хатлар язуны туктатмый һәм Әстерхан губернаторы, Татарстан президентыннан җылы сүз көтеп сусыз яшәвен дәвам итә.

Азатлык Әстерхан өлкәсендәге хәлләрне алга таба да күзәтеп барачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG