19 май Әстерхан өлкәсендә көчле ком бураны чыкты. Соңгы елларда мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрны тәшкил иткән. Көчле ком бураны агачларны тамырыннан алып аткан, билбордларны, ут баганаларын аударган, йорт балконнары җимерелгән. Әстерхан сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күрүчеләр турында әйтте.
Ком бураны татар авылларына да зыян китерә. Әстерхан шәһәре янәшәсендә урнашкан Җәмәле авылында (Три протока) яшәүче татар теле укытучысы Гөлфия Вәлиева ул вакытта өендә була.
"Хәзер барысы да яхшы. Кичә коточкыч иде. Беренче тапкыр шундый хәл булды. 5 минут эчендә ком бураны килеп җитте. Ирем шалтыратып тиз генә тәрәзәләрне ябарга кушты. Күрше йортларга карасам, шул кадәр куркыныч күренеш иде. Ком бураны бер сәгатьләп дәвам итте. Шуннан соң гына күршедәге йортлар күренә башлады. Төнлә көчле җил булды. Агачлар ауды, телефон чыбыклары өзелде. Шәһәр эчендә яңа йортта балкон җимерелде. Анда минем таныш кыз яши. Йортны эвакуацияләделәр диделәр", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Әстерхан шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге 74нче татар мәктәбенең дүртенче катында дивар ярыла башлаган, дигән хәбәр таралган була. Ләкин анда белем бирүче Гөлфия Вәлиева бу мәгълүматны расламады.
"Бүген дәресләр бара. Дүртенче катта бар да яхшы. Без әле беренче катта дәресләр бирәбез. Бер хезмәткәр гараж ягыннан түбәне алып атты диде. Җил бик каты булды", диде Вәлиева.
Җәмәле авылында 5 меңнән артык кеше яши, шуларның күпчелеге татарлар. Җирле халык нигездә мал-туар тотмый, күбрәк яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Теплицаларда помидор, борыч, кыяр үстерәләр. Ком бураны нәкъ шушы яшелчәләргә зыян салган да инде. Эшмәкәр Юрис Кадырбердыев көчле җил теплицасын алып атуы, помидорларга зыян китерүе турында сөйләде Азатлыкка.
"Помидорлар да, теплица пленкасы да, барысы да зыян күрде. Якынча 2 мең помидор тамыры бетте. Бу теплица мәйданының 20 проценты тирәсе. Нинди суммага зыян килгәнен әйтә алмыйм. Ләкин зыянны беркем капламаячак", диде ул.
Җәмәле авыл җирлеге башлыгы Рамазан Мөхәримов сүзләренчә, зыян күрүчеләргә компенсация бирү каралмаган. Хәзер авылның яртысында ут юк, диде ул.
"Авылга бераз зыян килде. Теплицалар очып китте, баганалар ауды. Калганы вак-төяк. Йортларга, малларга берни булмады. Эвакуация оештырылмады. Күпме теплицага зыян салганын белмим. Ике-өч теплицаның пленкасын алып китте. Теплицаларга компенсация бирелми. Кешеләр үзләре сау-сәламәт. Алар буран вакытында өйләренә кереп утырды. Без урамда йөрдек. Хәзер авылның яртысында ут юк. Баганалар ауды, линияләр өзелде. Әкрен генә төзәтәләр", диде ул.
Әстерхан өлкәсенең Ассадулаево белән Кызан (Татарская Башмаковка) авылларына да ком бураны килгән.
"Бик куркыныч иде, әлбәттә. Ләкин әллә ни зур зыян булмады. Тәрәзәләрне, каминны, теплицаны яптык. Куркып өйдә утырдык. Электр энергиясе беткән иде. Хәзер утны куштылар. Башка авылларда машинага агачлар төшкән. Безнең теплицаларга зыян килмәде. Бик борчылган идек. Кызан авылында да әллә ни зур зыян килмәгән. Минем анда әни яши", дип сөйләде Рхия Габдеркадыйрова Азатлыкка.
* * *
Әстерхан өлкәсендә 16 татар авылы бар. Шуларның 11е өлкәнең Идел буе районына карый. Һәр авыл көнкүреше белән генә түгел, сөйләме белән дә аерыла. Авыллар Әстерханга бик якын урнашкан, кайберләре хәтта кушылган да. Ләкин аларда җирле үзенчәлекләр әлегә юкка чыкмаган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!