Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 15:23

Әстерханда бар да яхшы да кебек, шул ук вакытта юк та. Монда тарихи биналар күп сакланса да, алар төзекләндерүгә мохтаҗ. Татарлар яшәгән авыллар бар, әмма татар теле фән буларак дүртесендә генә укытыла. Әстерхан якларында халык ничек көн күрә, аларны ни борчый? Азатлык хәбәрчесе шуларны ачыклап кайтты.

Әстерхан өлкәсендә 16 татар авылы бар. Шуның 11е өлкәнең Идел буе районына карый. Һәрбер авыл көнкүреше белән генә түгел, сөйләме белән дә аерыла. Шунысы да бар, авыллар Әстерханга бик якын урнашкан, хәтта кайберләре кушылган да. Ләкин аларда җирле үзенчәлекләр әлегә юкка чыкмаган.

Иң көчле авыл җирлекләренең берсе – Җәмәле (Три протока) авыл җирлеге. Аңа Колахау, Яңа Кутум, Яңа Поляна авыллары карый. Җәмәле муниципаль берәмлек башлыгы Рамазан Мөхәримов биредә 5100 кеше яшәве, шуларның 3000е татарлар булуы турында сөйләде.

– Балаларга татар дигән милләт милләт вәкиле булулары турында кечкенәдән күңеленә салырга, милли горурлык уятырга кирәк. Без Татарстанда яшәмибез, шуңа юкка чыкмас өчен икеләтә, өчләтә тырышырга туры килә. Бу җәһәттән дин, йола, гореф-гадәт ярдәмгә килә.

Рамазан Мөхәримов
Рамазан Мөхәримов

Бездә балалар мәктәпкә барганчы русча белмиләр. Минем ике кызым да татарча чатнатып сөйләшә. Ул гаиләдән генә түгел, яшәгән җирлектәге мохиттән дә тора. Минем хисапчым Нина Николаевна, мәсәлән, рус кызы, Җәмәлегә килен булып төште дә татарча сөйләшергә өйрәнде.

Җәмәленең русча атамасы бу авылны бүлгәләгән ерыкларга (зур елга кушылдыклары) бәйле. Элек халык Әстерханга килүче җилкәнле вак корабларны талаган, шуңа күрә сәүдәгәрләр бу авылны урап узарга тырышканнар. Яманат бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Җәмәленең икенче атамасы – Шайтанавыл. Җәмәлене дә шушы хәлгә бәйләп, Җаманнан (яман) үзгәртелгән дип әйтәләр. Рамазан Мөхәримов әйтүенчә, Җәмәле зиратында 1602 елгы кабер ташы да бар. Димәк, безнең борынгы бабаларыбыз юрта татарлары (Алтын Урда нугайлары) булган, ди ул. Татар нугайлары тышкы кыяфәте белән дә, тел җәһәтеннән дә нугайлардан аерылганын да искәртте.

Авылда фольклор үрнәкләре сакланган. Әнә шул байлыкны яшьләргә тапшыру җәһәтеннән “Бәхетле” дигән ансамбль оештырганнар. Әбиләр йөридер инде дим, Татарстанны күз уңында тотып. Юк, ди башлык, әбиләр мәчеткә йөри, ансамбль – балаларныкы. Бу байлыкны балаларга тапшырырга кирәк ди ул. “Бәхетле” 2011 елда оешкан, алдан фольклор үрнәкләрне җыйганнар, аннан каладан хореограф чакырып бик күп йолаларны сәхнәләштергәннәр. Дөрес, авылда мәдәният йорты юк, алар җитәкчеләренең өендә шөгыльләнәләр икән.

Җәмәле авылы мәчете
Җәмәле авылы мәчете

Аның каравы зур гына мәчетләре бар, Колахауда тагын да зуррагын салып яталар икән. Җәмәледә мулла итеп Рөстәм хәзрәт Усмановны чакырганнар. Мисырда тугыз, Төркиядә ике ел белем алган, 3-4 телдә иркен сөйләшкән мулла яшьләр күңеленә ачкыч ярата алган. Мәчеткә күбрәк яшьләр тартыла, дөрес, халык күбрәк җомга намазларына йөри, башка вакытларда өйләрендә намаз укыйлар.

Көндез авылда чыра яндырып эзләсәң дә өйдә кеше таба алмыйсың, бар да эштә. Күпчелек бакчаларында 20шәр сутыйлы теплицалар корган, помидор, кыяр, баллы борыч, баклажан ише яшелчәләрдән табыш алып көн күрәләр. Хәзер редиска уңышын җыеп алганнар, иртә өлгерә торган помидорлар җитешеп килә. Теплица эчен фотога төшерү алай ансат булып чыкмады. Капкалар биктә, өйдә булганнар күз тиюдән куркып риза булмады. Гомумән, монда ырымнарга ышану көчле. Ахыр чиктә безне башлык үз теплицасына алып керде, без аның зурлыгына шаккаттык.

Җәмәле бакчалары
Җәмәле бакчалары

– Шәхси эшмәкәрләрнең документ эшләре, салымнары зур. Ә без халыкка үз җирләреннән табыш алып көнкүреш итәргә ярдәм итәбез. Кешенең 1 га җире булса, эшмәкәр булып теркәлә, ә без 20 сутый җирне иренә, 20 сутыйны хатынына, тагын егермене баласына теркәргә өйрәтәбез. Баштарак җыйган уңышны урнаштыру проблема иде. Хәзер күмәк тапшыру урыны ясап куйдык. Халык шунда илтеп тапшыра да, эше бетә. Бакча сезоны апрельдән октябрьгәчә дәвам итә. Иң соңыннан тәмләткеч үләннәр чәчелә, алардан да ярыйсы гына табыш алына.

Шул рәвешле Җәмәле авылы халкы бер сезонда, узган елны, мәсәлән, 42 мең 950 тонна помидор, 20 мең тонна кәбестә, бер мең 480 тонна баллы борыч, 744 тонна баклажан саткан. Яшелчәләр җыеп алынгач, шушы теплицаларда туй үткәрү гадәте сакланган. Анда 400ләп кеше сыя икән. Шуннан ким кунак чакыручылар юк ди, авыл халкы. Кунак күбрәк чакырган саен, чыгымнарны каплау форсаты арта гына.

Җәмәле мәктәбендә татар теле фән буларак укытыла. Идел буе районының тагын өч авылында татар теле фән буларак керә, ә менә Әстерханның Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәбендә татар теле факультатив буларак кына укытыла. Шушы мәктәпнең татар теле укытучысы Сорур Мифтяева авылларга татар теле дәреслекләренең җитмәвен дә билгеләп үтте.

Җәмәле помидор-кыяр авылы булса, Киләче авылында бәрәңгедән өч тапкыр уңыш алалар. Иртә өлгерә торган сортлары өлгергән, ә беренче уңышны июнь аенда җыеп алалар. Соңгы уңышны җыю сентябрь-октябрь айларына туры килә. Шәхси хуҗалыклар бәрәңгедән табыш алса, фермерлар кавын-карбыз, дөге игә. Әлеге җирлек башлыгы Люция Әхмәдова биредә 3820 кешенең 2000е татар булуы турында әйтте. Авылда казахлар күп, мулла Чыңгыз хәзрәт Әбуталипов әйтүенчә, казах-татар никахлары шактый. "Ләкин казахларның теле казахча түгел, алар да татар булып беттеләр", ди башлык.

Киләче авылы мәчете
Киләче авылы мәчете

Киләчене утрау авыл дип тә йөртәләр. Аның тагын бер үзенчәлеге – монда гаять зур мәчет булуы. Ул бик озак төзелгән, ләкин халык бик күп йөрми. Авыл зур, үз амбулаториясе, зур гына балалар бакчасы, урта мәктәбе бар. Киләчене “кил әче” (килегезче) дигән сүздән алынган дип аңлаттылар. Авыл каршында баллы баржа баткан булган, шуннан бәләкәй кушылдык Болда (балда) дип йөртелә башлаган икән. Бу авылга кыпчаклар нигез салган дип санала. Элек авылны яз көннәрендә су баса торган булган, хәзер елгалар ул хәтле үк мул сулы түгел. Яр буйларын ныгыту эшләре дә башкарылган.

Люция Әхмәдова
Люция Әхмәдова

Укытучы Наилә Есинбаева 10нчы сыйныфка кадәр татар теленең фән буларак кертелүен сөйләде. Балалар телне теләп өйрәнә, ләкин башка милләт вәкилләре балалары бу дәрескә бару-бармауны үзе хәл итә. "Татар телен укымыйбыз дигән бала, тел өйрәнүгә каршы чыккан ата-ана юк әле", ди Наилә ханым. Руслар да татарча сөйләшә, ди авыл җирлеге башлыгы Люция Әхмәдова. Утрау булгач, авылга кала йогынтысы кимрәк дип аңлаталар бу күренешне.

Монда алма, нектарин, Греция агачлары үсә торган, сиксән гектар мәйданлы зур бакча да бар. Авыл уртасында да миндаль кебек җылы як агачлары үсә.

Идел буе районы авылларына сәфәр уңай хисләр калдырыр иде. Әмма зур гына өлкәнең нибары дүрт мәктәбендә татар теленең фән буларак укытылуы күңелдә юшкын булып утырды. Эшмәкәр Мәүлид Дасаев исә берничә авылда татар теле укытыла дип мактану – булган проблемнарга күз йому ул дип белдерде:

– Иң зур проблем – телнең юкка чыга баруы. Бу Әстерханга гына кагылмый, без гомумән телсез милләткә әйләнеп барабыз. Әти-әниләргә тел кирәкми, алар балаларына чит телләр өйрәтүне максат итеп куя. Менә шушы күренешкә йөрәк әрни. Татар эшмәкәрләре үзәгендә милли мохит тудырырга тырыштык, туган телне өйрәнү курслары ачып җибәрдек. Беренче елларда бу курслар бушлай иде. Хәзер аена 300 сум түләү керттек. Нибары 15-20 кеше йөрде. Май аенда укырга теләүчеләр бөтенләй күренми, курсларны вакытлыча ябарга туры килде.

Киләче авылы
Киләче авылы

Миңа 62 яшь, телне саклау җәһәтеннән берни кыра алмавым өчен мәрхүм атам, анам алдында оят. Атам Икенче дөнья сугышы алдыннан монда 25ләп татар мәктәбе барлыгы, аның кайсыларында гарәпчә, кайберләрендә латинча язарга өйрәтүләре турында сөйләгән иде. Хәзер нибары дүрт мәктәп калды. Тукай исемен йөрткән мәктәпнең татар сыйныфына хурланмыйча кереп тә булмый. Ул 4 метрга 4 метрны тәшкил иткән чоланны хәтерләтә.

Болда ерыгы (елгасы)
Болда ерыгы (елгасы)

Мәүлид абый, Әстерханда Тукай, Җәлил һәйкәлләрен ачу яхшы, ләкин урамда очраган кешеләрдән сорагыз, бик сирәкләр генә бу шәхесләрнең кемлеген әйтеп бирә ала, ди.

13 май Әстерханда үткән федераль Сабан туе алдыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил һәйкәлен ачкан иде. Һәйкәлгә урысча гына язылган. Интернет сәхифәләрдә Җәлил һәйкәлен ачу тантанасы күренешләре астына “кто такой” дип язганнарын күреп хурланганын да сөйләде ул. Бу хәлдән ничек чыгарга соң дигән сорауга эшмәкәр: “Әйтә алмыйм. Җәмәгатьчелек күтәрелсә бер хәл, бездә битарафлык көчле. Депутатлар күп, ләкин тел мәсьәләсендә беркем дә эшләми. Алмаев әнә ничә мәртәбә сайланды, ә милли мәсьәләдә нинди файда күрсәтте?” дип сорауга каршы сорау бирде.

Авыллар буйлап үткәндә спорт комплекслары һәм мәчетләр күзгә ташлана. Мәдәният йортлары юк диярлек. Җәмәледә клуб салырга Татарстан ярдәм итмәсме, диләр. Үзләрендә Татарстандагы кебек "Авыл клублары" дигән програмнары юк. Клубларны әллә ни кирәксенмиләр дә кебек тоелды. Аларга иң беренче чиратта Татарстан белән Әстерхан арасында логистиканың җайга салынуы мөһим. Машина, автобус белән Казанга даими йөреп булмый, ара ерак, җайсыз. Очкыч белән турыдан-туры рейслар нишләптер бетерелгән. Тимер юл транспортын сайласаң да, монда да аралар җайланмаган. Бу мәсьәлә хәл ителми торып башкаларын кузгату – мәгънәсез.

Белешмә: Әстерхан өлкәсе 44,1 мең квадрат километр мәйдан били. Халкы 1 миллион 6,6 мең кеше, йөз кырыктан артык милләт вәкиле яши. Әстерханда халыкның 79,3%ын урыслар, 7,7% татарлар, 4,2% казакълар тәшкил итә. Өлкәнең башкаласы Әстерхан Каспий буе түбәнлегенең 11 утравында, Идел тамагының өске өлешендә урнашкан. Төп өлеш Иделнең сул ярында урнашкан, уң якта 20% халык яши. Биш югары уку йорты (Дәүләт техник университеты, Медицина академиясе, Дәүләт педагогия институты, Сарытау юридик институты филиалы, Балык промыселы институты), шулай ук ике театр (рус һәм татар) белән дәүләт консерваториясе, картиналар галереясы һәм биш дәүләт музее бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG