Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея яңа ракет сынавы уздыруы турында хәбәр итте


Сынауда ракетлар мең ярым километр ераклыкка очып, сулыкларга төшкән.

Төньяк Корея зур ераклыктагы яңа ракет сынаган. Бу хакта Корея Үзәк телеграф агентлыгына (ЦТАК) сылтама белән "Рёнхап" агентлыгы хәбәр итте.

ЦТАК белдерүенчә, сынаулар уңышлы узган, чарада илнең югары дәрәҗәле түрәләре дә катнашкан.

Төньяк Корея белдерүенчә, яңа төр ракетны ясау ике елга сузылган. 11 һәм 12 сентябрьдәге сынауда ракетлар мең ярым километр ераклыкка очып, тиешле бурычларын үтәп, республика сулыкларына төшкән.

ЦТАК язуынча, яңа ракеталар – "зур әһәмияткә ия булган стратегик корал". Reuters хәбәр иткәнчә, ракетаны "стратегик" дип атау, аның атом-төш ракет булуына ишарәләргә мөмкин.

Мартта Төньяк Корея яңа төрдәге ике тактик идарә итүче ракет сынау турында белдергән иде. Белгечләр ул вакытта ракетларны очыртуны Америка хакимиятләре алышынганнан соң АКШ белән сөйләшүләргә әзерләнү буларак кабул итте. Ике лидер сөйләшүе, Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ынның элеккеге Америка президентны Дональд Трамптан Пхеньян атом-төш програмын өлешчә туктатуга җавап итеп, үз иленә каршы чикләүләрне гамәлдән чыгаруны таләп икәннән соң тукталып калган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG