Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новороссийски активисты янаулардан соң Русиядән киткән


Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән АКШта һәм сәяси сыену сорап, тиешле кәгазьләр тапшырган.

Оппозиционер активист Антон Дейнега янаулар алганнан соң АКШка киткән. Ул гыйнварда узган оппозиционер Алексей Навальныйны хуплау чараларында катнашканы өчен хокук саклау оешмалары хезмәткәрләреннән басымнар башлануын белдергән.

Дейнеганы Новороссийскта хакимиятләр белән килештермәгән протест чарасында 23 гыйнварда тоткарладылар. Активист сүзләренчә, аны полиция кыйнаган. Җирле хастаханәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, яраларын теркәгән.

Митингта тоткарланганнан соң, Дейнега өенә полиция хезмәткәрләре килгән. Соңрак активистны Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә чакырганнар, анда экстремист эшчәнлеккә юл куймау турындагы кисәтү имзалатканнар. Шул ук көнне коймасына билгесез затлар "Олагыгыз, хайваннар" дип язганнар. Дейнега әйтүенчә, ул полициягә мөрәҗәгать иткән, әмма әлеге язуларны кем язганын эзләп тә тормаганнар.

"Июльдә опека оешмалары балалар бакчасына килеп, өлкән кызымның тәрбиячесеннән баланың әти-әнисе, гаиләсендәге шартлары һәм башкалар турында сораштырган. Бу хәлләрдән соң без балаларыбызны бакчадан алдык. 19 августта мине Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) чакырып, ачыктан-ачык материалларның җитәрлек дәрәҗәдә туплануын, бары тик миңа карата нинди җинаять эше ачачакларын сайлыйсылары гына калуын әйттеләр.

Үземне куркыныч астына куймаска карар бирдем һәм сентябрь башында Русиядән киттем", дип белдергән Дейнега.

Активист әйтүенчә, хәзерге вакытта ул гаиләсе белән АКШта. Ул сәяси сыену сорап, тиешле кәгазьләр тапшырган. Хәзерге вакытта Америка хакимиятләре Дейнеганың чынлап та ватанында эзәрлекләнү-эзәрлекләнмәвен тикшерә.

Русиягә кайтканан соң тоткарланган һәм колониягә озатылган Алексей Навальныйны хуплап уздырылган протест чаралары илнең күп кенә шәһәрләрендә 23 һәм 31 гыйнварда, 2 һәм 14 февральдә үтте. Алардан соң 10 меңнән артык кеше тоткарланды, күбесенә штрафлар салынды. Кимендә 90 җинаять эше ачылды, чарада катнашучы берничә кешене эшеннән җибәрделәр.

30 августта Алексей Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш Русиядән чыгып китүе билгеле булды. "Интерфакс" мәгълүматларына күрә, Ярмыш Һелсинкига киткән.

3 августта Мәскәүнең Преображенский мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальный көрәштәше Любовь Собольнең дә "санитар эш" нигезендә ел ярымга иреген чикләде. Ул да чит илгә чыгып китте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG