Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте төбәкләрдәге татар проектларына грант бирәчәк


Проектның 20 процентын оешмалар үзләре финансларга тиеш булачак.

Татарстан хөкүмәте Русия төбәкләрендәге татар проектларына грант бүлеп бирәчәк. Бу хакта премьер-министр Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.

Татарстандагы иҗтимагый оешмалар әлеге грантка дәгъва кыла алмаячак. Бәйгедә бары Русия төбәкләрендә этно-мәдәни проектлар тормышка ашыручы иҗтимагый оешмалар гына катнаша ала диелә. Аерым алганда, акчалар татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларга, чараларга, бу юнәлештә инновацион алым кулланучыларга һәм оешманың социаль әһәмиятле эшчәнлеге өчен биреләчәк.

Карарда грантның суммасы күрсәтелмәгән. Акча бәйге игълан итеп бүлеп биреләчәк. Грантка дәгъва кылучылар проект чыгымнарының ким дигәндә 20 процентын үзләре капларга тиеш булачак. Калганын Татарстан бюджеты үз карамагына алачак диелә.

Җиңүчеләрне Татарстан мәдәният министрлыгы оештырган шура билгеләячәк. Бәйгенең уздыру вакытын алар игълан итәчәк.

Моңа кадәр Татарстанда телләр үстерү програмы акчасы 2,2 тапкыр арттырылганы билгеле булды. Карарда 150 млн сум грантлар рәвешендә таратылачак диелә. Шул исәптән 200 грантны Татарстан халыклары телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү эшчәнлеге өчен мәктәпләр һәм балалар бакчаларына бирергә ниятләнүе әйтелде.

Ел башында Татарстан Русия төбәкләрендәге татар оешмаларына 10 млн сум грант бүлеп биргән иде.

27 июльдә Казан мэриясе игълан иткән "Үз телем" премиясе җиңүчеләренә 1 млн сумлык биш премия бирелде.

Узган ел ахырында Urban.tatar интернет радиосының iOS-кушымтасын эшләү өчен Татарстан яшьләр министрлыгы 200 мең сум грант биргән иде.

Бер ай элек Татарстанда телләрне саклауга 200әр мең сумлык биш грант биреләчәге билгеле булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG