Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роснедра: Русиядә нефтьнең рентабельле яткылыклары 20-21 елга җитәчәк 


Авыр чыгарылучы нефть запасларын чыгара алырдай технологияләр эшләнелсә, бу вакыт аралыгы артачак. Нефть һәм газ тупламнарын күзләү өчен Русиядәге иң өметле төбәк дип Төньяк Себерне атаганнар. 

Русиядә нефтьнең рентабельле тупламнары 20-21 елга җитәчәк дип белдергән ТАССка Җир асты табигый байлыкларыннан файдалану Федераль агентлыгы (Роснедра) башлыгы вазифаларын башкаручы Евгений Петров.

Петров фикеренчә, авыр чыгарылучы нефть тупламнарын чыгара алырдай технологияләр эшләнелсә, бу вакыт аралыгы артачак.

Роснедра башлыгы нефть һәм газ тупламнарын күзләү өчен Русиядәге иң өметле төбәк дип Төньяк Себерне атаган. "Монда әле күп-күп еллар эшләү потенциалы бар", дигән ул.

2021 елның апрелендә Роснедраның элеккеге җитәкчесе Евгений Киселев "Русиядә нефть байлыгы 58 елга җитәр, ләкин рентабельле нефть 19 елга гына җитәчәк", дип белдергән иде. Газ тупламнары 60 елдан да артыкка җитәр дип фаразланды.

2020 елда Русия нефть һәм газ конденсатын табуны 8,6 процентка киметкән, һәм барлыгы 512,68 млн тонна суырткан, бу соңгы 10 елда иң аз күләм булган. 2021 елда бу күрсәткеч кимүен дәвам иткән.

Татарстанда "Татнефть" ширкәтенең 2020 елда нефть чыгаруы 13 процентка кимеде. Былтыр республикада нефть-газ-химия оешмалары Татарстанның берләштерелгән бюджетына 54 млрд сум күчергән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 41 процентка азрак.

Гомумән, Татарстанда узган ел нефть-химия тармагында җитештерү 8,4 процентка азайган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG