Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ят агент" канунына каршы петицияне тәүлек эчендә дистәләрчә мең кеше имзалаган 


Петициядә канунны тулысынча бетерергә өндиләр. Шулай ук документта "ят агент" исемлегенә кертелгәннәрнең нинди проблемнар белән очрашуы турында язылган. 

Петицияләр урнаштырылучы Change.org сайтында "ят агент" кануннарын гамәләдән чыгаруны таләп итеп имза җыюлар 14 сентябрь Казан вакыты белән көндезге уникедә башланган. Тәүлек эчендә аны 74 мең кеше имзалаган.

Русия думасына, Федерация шурасына һәм кеше хокуклары вәкиленә адресланган документта, 2021 ел башыннан Русия юстиция министрлыгының ят агентлар реестрына алты мәгълүмат чарасын, 20 журналистны һәм җиде сәүдәгә корылмаган оешманы кертүе хакында әйтелгән. Алдагы елларда "ят агент" дип 200дән артык оешма һәм шәхси зат танылган. Петицияне имзалаучылар канун үзе дә, аны куллану практикасы да дәүләтнең мәгълүмат чараларына һәм сивил җәмгыятенә басымы өчен хезмәт итә дип саный.

Петициядә "ят агент" исемлегенә кертелгәннәрнең нинди проблемнар белән очрашуы турында язылган. "Күп оешмалар эшчәнлеген туктатып ябылырга мәҗбүр. Калганнары мәҗбүри ябылу һәм даими тикшерүләр куркынычы астында. Кагыйдәләр һәрдаим кырыслана һәм шундый итеп формалаштырылганнар ки, аларга тулысынча яраклашу бөтенләй мөмкин түгел", диелгән.

Авторлар "ят агентлар" исемлегенә мәгърифәтчеләр, хәйриячеләр, мәдәни институтлар кертелергә мөмкин, дип кисәтә. Документта "ят агентлар" турындагы канунны гамәлдән чыгарырга өндәгәннәр.

Элегрәк берничә мәгълүмат чарасы, шул исәптән "Новая газета" һәм "Эхо Москвы" мөхәррирләре канунга төзәтмәләр кертергә өндәгән иде. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков моны булырга мөмкин, диде. Хакимиятләр төзәтмәләр кертү мөмкинлеге турында алданрак та сөйләште, әмма канун кырысланды гына.

75 мең имза җыйгач, петиция Change.org-та иң күп имза алган петицияләрнең берсе булачак.

Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгы алып барган "ят агентлар" исемлегендә 47 кеше һәм оешма бар. Алар арасында Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды, башкалар икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.

2021 елның гыйнвар-июнь айларында Роскомнадзор Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы проектларының журналист материалларын тамгалау таләбен бозуы турында 650 беркетмә төзеп, мәхкәмәгә җибәрде. Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы үзенә чыгарылган барлык хөкем карарларын шикаять итсә дә, Мәскәүнең Тверь район мәхкәмәсе карарларны үзгәрешсез калдыра.

RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.

Русия хакимияте вәкилләре илнең "ят агент мәгълүмат чаралары" кануны – АКШ хакимиятенең "Америкадагы Русия журналистларына каршы" гамәлләренең көзгедәге чагылышы, дип саный.

"Без кунак ашы кара-каршы принципы белән эш итәргә мәҗбүр", дип белдергән иде Халыкара икътисад форумында тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм басма департаменты мөдире Мария Захарова. Аның фикеренчә, "ят агент" журналистларына Русиядә бернинди чикләүләр юк, һәм алар бу өлкәдә эшләгән башка хезмәткәрләр белән бер үк хокуклардан файдалана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG