Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татнефть" Татарстанда социаль проектларга 1,5 млрд сум грант бирәчәк


"Татнефть" офисы
"Татнефть" офисы

Анда мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге проектлар катнаша ала.

Татарстанның икътисади нигезен тәшкил итүче "Татнефть" ширкәте социаль проектларга 1,5 млрд сум акча бирәчәк. Бу хакта 15 сентябрьдә "Татнефть"нең иҗтимагый шурасында әйтелде.

Әлеге акчалар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына, ягъни ширкәт эшли торган җирлекләргә бирелә. Грант алуда физик затлар һәм район хакимиятләре катнаша ала диелә.

Грантлар мәгариф, сәламәтлек саклау, җирлекләр үсеше һәм мәдәният өлкәләренә биреләчәк. Гаризаларны 20 сентябрьдән кабул итә башлаячаклар.

Моңа кадәр "Татнефть" гарәп имлясендә язылган татар иске кулъязмалар һәм китапларын дигитальләштерәсе билгеле булды. Нефть ширкәте ярдәме белән Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Казан федераль университеты белән берлектә КФУның Лобачевский китапханәсендәге мирасны өйрәнәчәк. Әлеге архивта гарәп графикасында язылган 15 мең кулъязма һәм 15 мең китап бар дип санала. Аларны өч ел эчендә дигитальләштереп, махсус сайтка урнаштырачаклар.

2020 елда "Татнефть"нең "Рухият" програмы кысаларында 7 татар китабы һәм бер аудиокитап басылып чыккан. Алар арасында Рәшит Әхмәтҗанов, Лена Шагыйрҗан җыентыклары бар. Шулай ук узган ел ширкәт 102 млн сумлык грант бирелгән. Алар арасында Томски татарлары тәкъдим иткән "ALGA! Учим татарский", Татарстаннан "Әйдә ШаяРТ", "Болгар хәзинәләре", "БӘБКӘЛӘР" әсбабы, "Туган як көйләре", "Мин Арча баласы" проектлары бар. Былтыр Әлмәттә узган "Печән базары" фестивале дә "Татнефть" ярдәме белән узган. 2020 елның октябрь аенда чыккан "Juna" төркеменең "Amanat" ("Амәнәт") исемле яңа альбомы чыгымнарының яртысын ширкәт каплаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG