Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр өченче ай рәттән  рекордлы санда кредитлар ала


Август аенда гына да 1 миллион 800 мең кредит алынган. Бу соңгы 30 елдагы абсолют рекорд. Русиядә түләнмәгән бурычлары аркасында чит илгә чыгу рөхсәт ителмәгән 7,2 миллион кеше яши.

Быел август аенда русияләр акчалата 1 миллион 800 мең кредит алган. "Берләштерелгән кредит бюросы" мәгълүматына күрә, бу 1991 елдан башлап, ягъни Русия банк секторы тарихында абсолют рекорд.

Шул ук вакытта русияләрнең өченче ай рәттән рекордлы санда кредит алуы күзәтелә. Бнкларның иң еш бурычка акча бирү очраклары Мәскәүдә, Петербурда, Ленинград һәм Иркутски өлкәләрендә, шулай ук Краснодар краенда күзәтелгән.

Frank RG тикшеренү ширкәте мәгълүматына күрә исә, августта алынган кредитлар тагын да күбрәк – 2 миллион 100 мең мәртәбә алынган, ә бурычка бирелгән акчаның күләме 646 миллиард сумнан артып киткән. Бу да рекорд дәрәҗәсендәге күрсәткеч.

Августта Коллектор агентлыкларының дәүләт ассоциациясе түләнмәгән бурычлары аркасында чит илгә чыгу рөхсәт ителмәгән русияләрнең саны рекордлы күрсәткечкә - 7,2 миллион кешегә җитүен хәбәр иткән иде.

Шул ук вакытта Русия хөкүмәте думага чит илләргә чыгу чикләнгән Русия ватандашларыннан чит ил паспортын алырга мөмкинлек бирүче канун өлгесе кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG