Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җырчы Вафирә Гыйззәтуллинага истәлек тактасы куелды


Вафирә Гыйззәтуллинага истәлек тактасы
Вафирә Гыйззәтуллинага истәлек тактасы

16 сентябрь Казанда Татарстан һәм Каракалпакстанның халык, Русиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина яшәгән йортка истәлек тактасын кую тантанасы үтте.

Казанның Татарстан урамы 7нче йорт диварына куелган мемориал тактага татар һәм урыс телләрендә "Бу йортта 1981-2000 елларда танылган татар җырчысы, РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина яшәде", дип язылган. Мемориал тактаның авторы Фәнил Вәлиуллин.

Мемориал тактаны ачу тантанасында җырчының хезмәттәшләре, туганнары, кызы, оныгы, мәдәният министрлыгы вәкилләре, артистлар, журналистлар катнашты.

Казанда җырчы Вафирә Гыйззәтуллинага истәлек тактасы куелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

Җырчы Фердинант Сәләхов үз чыгышында, Вафирә Гыйззәтуллина үзенең батырлыгы, тавышы, катлаулы сәяси елларда мәйданнарга халык арасына чыкккан җырчы булуы белән аерылып торды диде.

Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина, Вафирә Гыйззәтуллина кебек кешеләр халык күңелендә, тарихта, балалар хәтерендә мәңге яши дип сөйләде.

"Хәтер бетмәсә милләт яши. Ул татар җыр сәнгатенең өлгесе иде. Аның милләткә иң кирәкле эшләгән эше — көрәшче булуы. Ул Ирек мәйданыннарын тоткан җырчы иде. Ул чорда Ирек мәйданында Вафирә чыкмаган бер генә митинг та булмады", диде Гөлзада Сафиуллина.

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова Вафирә Гыйззәтуллина чын мәгнәсендә миллли җанлы кеше иде дип чыгыш ясады.

"Сәнгатьтә эшләгән берничә кеше генә ул чорда мәйданга чыгып халыкның мәнфәгатьләрен яклады, алар өчен сүз әйтте. Вафирә шундый кешеләрнең берсе иде", диде.

Мәрхүмәнең кызы Камилә Гыйззәтуллина әни һәрвакыт татар халкы өчен дип яшәде, кайда гына булмасын үз халкын таныту өчен тулы көчен бирде дип әйтте.

Тантаналы чара "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Вафирә Гыйззәтуллина моннан нәкъ 20 ел элек фаҗигале төстә вафат булды. Мәрхүмә туган ягы Камай авылында җирләнгән.

Вафирә Гыйззәтуллина

Җырчы, ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты.

1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевски районы Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала.

1974 елда Совет берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар бәйгесендә җиңеп чыга. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.

АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли.

2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG