Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вафирә — азатлык өчен көрәшүче җырчы иде"


Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001)

Татарстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина тууга 75 ел тулды. Мөстәкыйльлек даулаган елларда мәйданнарда чыгышлары белән истә калган милләтпәрвәр җырчының арабыздан киткәненә быел 20 ел була. Азатлык аның фикердәше, Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина белән сөйләште.

— Гөлзада ханым, сез Вафирә Гыйззәтуллинаны җырчы буларак та, Татарстан мөстәкыйльлек даулаган елларда мәйданнарда җырлары, чыгышлары белән көрәшкән кеше буларак та яхшы беләсез. Аның турында нәрсә әйтер идегез?

— Чын җырчы ихлас була. Чын җырчы хакыйкатькә юл яручы, милләтне тәрбияләүче була. Вафирә менә шундый җырчы иде. Ул суверенитетны даулаганда, мөстәкыйльлек өчен көрәшкәндә берничек тә читтә кала алмас иде. Чөнки ул чын җырчы иде.

Гөлзада Сафиуллина: "Вафирә — азатлык өчен көрәшүче җырчы иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:18 0:00

1990нчы елларда Ирек мәйданында азатлык хәрәкәте башлангач, без аның белән бергә алгы сафларда булдык. Бу сафта без өч хатын-кыз идек. Вафирә Гыйззәтуллина, Фәүзия Бәйрәмова һәм мин. Башкалар да булды. Әмма без җырчылар һәм язучы-шагыйрә буларак өчәү идек. Мәйданда бер генә митинг та бездән башка үтмәде, дисәм, дөрес булыр.

Чын җырчы сәясәттән ерак тора алмый. Җырчыда милләтне тәрбияләү бурычы бар

Вафирә митингларда "Ком бураны"н җырлый иде. Һәм ахырдан сүзен дә әйтә иде. "Без азат булырга тиеш, без мөстәкыйль булырга тиеш", дигән шигарләрне кычкыра торган иде. Йөрәк яргыч халәт иде ул чакта. Аны аңлатып булмый. Аны бик күпләр аңлый да алмады. Сез бит җырчылар, нигә сәясәткә кысыласыз, дип әйтүчеләр бик күп булды. Әмма чын җырчы ул сәясәттән ерак тора алмый. Җырчыда милләтне тәрбияләү бурычы бар. Телне, динне, ватанны, моңны, нәсел агачын, генофондны саклау, балаларны дөрес итеп тәрбияләү дә безнең өстә.

Халык ничек каршы алды сезнең бу эшчәнлекне?

— Халык инде өлгергән иде. Бу мизгелне көтте. Ирек мәйданы тулы халык иде. Алар арасында иң күбесе хатын-кызлар иде. Күпләп ак яулыклы әбиләр чыкты.

Вафирә ханым белән мәйданга чыгар алдыннан шушы җырны җырларбыз, шушындыйрак чыгышлар ясарбыз дип үзара сөйләшә идегезме?

— Юк, алай алдан сөйләшми идек. Чөнки без бер фикердә булгач, бу кирәк тә түгел иде. Мәйданга ыргылып килеп керә идек. Фикерне җиткерер өчен башта сөйли, аннан соң җырлый идек. Фикерләр җыр белән бергә үтемле була торган иде.

Вафирә татар сәнгате күгендә бик якты йолдыз иде

Вафирә - уникаль җырчы иде. Аның кебек тавыш, тембр беркемдә дә юк иде. Миллионлаган кешеләр арасыннан Вафирәнең тавышын аерып алып була. Ул классик композиторларның әсәрләрен дә җырлады, халык җырларын да яратып, матур итеп башкара иде. Вафирә ул безнең татар сәнгате күгендә бик якты йолдыз иде. Һәм ул Чулпан йолдыз кебек булып калды. Матур иде ул. Киемнәре заманча һәм бер үк вакытта милли дә иде.

Сезнеңчә ул тиешенчә бәяләндеме?

— Бәяләнмәде дип әйтә алмыйм. Бәлки бәяләнеп тә җиткермәгәннәрдер. Ул үлгәндә аның кызы һәм оныгы бер бүлмәле фатирда калды.

Аның белән булган берәр вакыйганы исегезгә төшерә алмыйсызмы?

— Ул вакытта миңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелмәгән иде. Опера театрында концерт бригадасында эшли идем. Документларым исем алу өчен җибәрелгән иде. Шул вакытта бер җитәкчедән үземнең документларымның нихәлдә булуы белән кызыксындым. Нишләп бирмисез исемне, нинди каршылык бар дип сорадым. Вафирә янымда иде. Шул җитәкче, сез җырчылар бит, нигә митингларга катнашасыз диде. Шунда Вафирә ачыргаланып, сез катнашмаганга күрә, дип әйтеп салды. Сез катнашсагыз, без хатыннар өйдә утырыр идек, диде.

Вафирә кызса, аны туктату авыр иде. Мин аны шуңа тизрәк алып китергә теләдем. Без ул вакытта менә шундый адәмнәргә хезмәт иттек һәм бүген дә хезмәт итәбез әле. Алар безнең өстән бүген дә машина белән таптап чыгып китергә әзер. Чөнки андыйлар өчен беренче чиратта байлык һәм акча. Мондый моментлар байтак булды.

Митингларга килеп, провокацияләр ясарга теләү очраклары булмадымы?

— Булды. Буйлары икешәр метрлы зур-зур абзыйлар килгәләде. Әмма без Вафирә белән гел бергә булдык. Арада мититнгка чыгып кычкырып, корал күтәрергә өндәүчеләр дә булды. Ләкин без корал белән китмәдек.

Вафирә ханымның мәйданда ясаган чыгышларына, җырларына халык нинди реакция күрсәтә иде?

— Мәйданга җыелган халык шаулап тора иде аның чыгышларыннан соң. "Азатлык" дип кычкыралар иде. Көрәшчеләребез бик күп иде бит ул вакытта. Анда без өч хатын гына булмадык. Без анда бик күп идек.

Гөлзада Сафиуллина
Гөлзада Сафиуллина

Филармониядә эшләгәндә Вафирә ханым берара эшсез дә калдырыла…

— Мин моны Мәскәү эшләгәндер дип уйлыйм. Үзебезнең татарлар бу эшкә бармас иде. Бу процесс хәзер дә бара. Татар мәктәпләрен ябу, татар телен кыскарту. Хәзер дә бит әнә Татар иҗтимагый үзәген ябырга маташалар. Әлбәттә моны теләсәләр, өстәгеләр саклап та кала ала. Яклау өчен бер сүз җитә. "Мәйданга якларга чыгыгыз" дисәләр, ТИҮне саклап калып була.

— Ул вакытта мәйданда "Туган тел" җыры башкачарак җырланган дип әйтәләр.

— Әйе, "Туган тел" җыры мәйданда марш булып яңгырады. Без аны моңлы итеп, бормалап, мескен итеп түгел, ә марш кебек итеп җырладык. Татарстанның хәзерге гимны "Беттек инде, үлдек инде" дигән сыман. Үзегез дә беләсез, мин хурлап әйтергә теләмим. Әмма "Туган тел" җырына моңын да, көрәшен дә, ныклыгын да, ритмын да, бөтенесен дә салырга була. Без "Туган тел"не менә шулай итеп җырладык һәм җыелган халык култыклашып бу җырны безгә кушылып җырлый иде.

— ​Вафирә ханым "Ком бураны" җырын җырлаганда халыкның реакциясе нинди иде?

— Вафирә бу җырны башлый иде, ә халык аңа кушыла иде. Иң күбе шул "Ком бураны" һәм "Туган тел" җыры җырлана иде митингларда. Башка җырлар да яңгырый иде, кайберләренең сүзләрен бераз үзгәртеп тә җибәрә торган идек. Митингта җырлау өчен халык җыры кирәк. Җырның көе дә гади булырга тиеш иде. Митингта катлаулы җырларны җырлау кирәк түгел дип уйлыйм.

— ​Татар халкының хокуклары, гаделлек өчен көрәшү аңа кайдан килгән икән, ничек уйлысыз?

— Аңа бу Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иҗат уты иде. Бу ут һәркемгә дә бирелми. Җырчылар, шагыйрьләр бик күп. Әмма алар арасыннан Аллаһы Тәгаләдән иҗат уты бирелгәннәре бармак белән генә санарлык. Вафирә менә шундыйларның берсе иде. Ходай аңа бу утны җанына, йөрәгенә салган иде. Ул шунсыз яши алмый иде.

— ​Вафирә ханым сезгә үзенең хыяллары турында сөйләгәне булмадымы?

— Минем 55 яшьлек юбилей концертыннан соң очрашкач, ул миңа, мин әле 55 яшьлек юбилеемны үткәрмәдем, минем бу юбилейны үткәрәсем килә дип әйткән иде. Кызганыч, ул аны үткәрә алмады, вафат булды. Әмма ул минем күңелемдә юбилеен үткәрде. Минем юбилейдан соң кулга-кул тотынышып, бер сүз әйтмичә чыккан идек. Без үз телебезгә хәвеф янаганын сизә идек. Моңнарыбызга, мирасыбызга балта чабасыларын белә идек. Шуны сизеп безнең күңелебез зар елады.

Без Вафирә белән бер хыял белән яшәдек. Безнең хыялыбыз — динебезне, телебезне, ватаныбызны саклап, халкыбызга мөстәкыйльлек алу иде.

— ​Вафирә Гыйззәтуллина кебек үз җырлары, чыгышлары белән татар халкының хокуклары, иреге, гаделлек өчен көрәшүче бармы бүген?

— Бар алар. Көрәш дәвам итә. Без булдык та, хәзер алар бетте дип әйтеп булмый. Яшьләр бар. Әмма аларның көрәшүләре башка формага күчте. Хәзер урамга чыгып кычкырып булмый. Кычкырсаң, йә ябалар, йә штраф салалар.

— ​Вафирә ханымны азатлык җырчысы дип әйтә алабызмы?

— Мин Вафирәне азатлык җырчысы дип әйтмәс идем. Ул азатлык өчен көрәшүче җырчы булды. Әйтик, Дин Рид — азатлык җырчысы, дип әйтергә була. Аның бөтен җырлары да азатлык турында, көрәш турында иде. Вафирә алай түгел. Вафирәнең җырлары бик күп тематикалы, бик күп юнәлештә иде. Азатлык җырчысы ул җыры белән генә азатлык өчен көрәшүче. Вафирә исә үз җырлары белән халыкта үзаң, әдәп, милли аң тәрбияләде.

— ​Сезнеңчә, җыр белән халыкны азатлыкка өндәп буламы?

— Андый тәҗрибәләр тормышта бар. Ни өчен безнең халык хәзер түбән дәрәҗәгә төште? Концертларга карагыз әле, анда өч тиенлек анекдотлар яңгырый, өч тиенлек җырлар белән халыкны шул дәрәҗәдә тоталар. Кеше концертка барып, шырык-шырык көлеп, аны күңел ачу чарасы итеп карый. Җырлар бит алар күңел ачу чарасы гына түгел. Җырлар бит беренче чиратта тәрбия чарасы да әле.

— ​Сезнеңчә, бүген милләтпәрвәр җырларга, татарны иреккә, хөррияткә өнди торган җырларга ихтыяҗ бармы?

— Әлбәттә, ихтыяҗ бар. Халыкны ирекккә, мөстәкыйльлеккә өнди торган, үзаңын тәрбияли торган җырлар кирәк. Чөнки, без беттек инде, күрешә алмадык, яраттым, яратмадым дигән җырлар белән дөнья тулган. Ә кайда хөррияткә өндәү? Адәм баласына яшәү өчен көч-куәт, энергия кирәк. Кайдан алыйм мин бу энергияне? Урамнан кергән әтрәк-әләмнәрнең концертларын караганнан соң, бу бит без түгел дип уйлыйсың.

Вафирә Гыйззәтуллина халыкның үзаңын күтәрүдә башлап йөрүчеләрдән иде. Үз мисалы аша ул моны күрсәтә алды. Бүген без аның үрнәгендә дәвам итергә тиеш бу эшне.

— ​Сагынасызмы шул елларны бүген?

— Сагынмаган кая! Әмма бүген шундый митинглар булса, безне шундук җыештырып алып китәрләр һәм төрмәгә ябырлар иде. Ул вакытта да провокаторлар булды. Ләкин халыкның үзаңы бик көчле һәм өлгергән иде.

— ​Димәк, ул вакытта хәзергә караганда сүз иреге дә күбрәк булган?

Ул вакытта милләт сагында торган егетләр күп иде. Бүген андыйлар юк

— Әйе, беренчедән, ул вакытта сүз иреге күбрәк иде. Икенчедән хакимият тә халыктан курыкты. Мәйданга бит йөз кеше генә чыкмады. Меңәрләгән халык мәйданны тутырып торды. Татарлар гына түгел, башка милләтләр дә күтәрелде. Ә бүген нәрсә? Җыеп алып киткәннәрен күрдек бит. Аннан соң, ул вакытта милләт сагында торган егетләр бик күп иде. Бүген андыйлар юк. Алар сәхнәгә чыгып сүз әйтмәсәләр дә, митингларда безгә бик күп ярдәм иттеләр.

— ​Вафирә Гыйззәтуллинаның гомеренең соңгы елларын, айларын хәтерләмисезме?

— Ул бу дөньядан киткәндә халык бераз сүрелгән иде. Аның инде күңеле төшкән иде. Вафирәнең китүе дә очраклы түгел. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә кешене вакытында ала торгандыр. Ул исән калган булса, тагын түзә алыр иде микән бу басымга, монсын әйтә алмыйм. Чөнки басым алга таба тагын да арта төште. Бу басымда кемдер үзен саклап кала алды, кемдер юк. Моның өчен ихласлык, хакыйкатькә омтылу гына җитми иде, моның өчен дөнья сәясәтен дә белү кирәк иде. Җырчылар сәясәтне белмәскә тиеш дип әйтсәләр дә, мин моның белән килешмим. Җырчы сәясәтне белергә тиеш.

Казанда "Вафирә" фильмы тәкъдим ителде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:49 0:00

— ​Ул берара, мине телевидениегә дә чыгармыйлар, үзем оештырып йөргән оркестрга кушылып җырларга да рөхсәт итмиләр, мине репрессиягә дучар иттеләр, дип әйтә.

Дингә кереп киткән булса, аның йөрәге болай ук әрнемәс иде

— Беләсезме, мәйдандагы күтәрелешне дәвам итү өстәгеләргә кирәкми иде. Ә Вафирәне туктатып буламыни? Туктату өчен нишләделәр, аны радиодан сөйләтмәс, телевидениедән күрсәтмәс булдылар. Өстәгеләрнең табунына кушылучы җырчыларга берни булмады. Вафирәнең төп сәясәтне аңлый алмавы аркасында, беренчедән, үпкә туды. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә дә бар бит әле. Мине, мәсәлән, мондый нәрсәләрдән Аллаһы Тәгалә коткарды. Фәүзия Бәйрәмованы да дин коткарды, ул да биш вакыт намазда. Ә Вафирә дингә бик ябышып кереп китә алмады. Дингә кереп киткән булса, аның йөрәге болай ук әрнемәс иде, дип уйлыйм. Илдә барган вакыйгалар аның йөрәгенә бәрде.

— ​Ул республика газетларының берсенә биргән интервьюсында, ун еллап милли хәрәкәтнең алгы сафында булдым. Мөстәкыйллекнең 5 еллыгын билгеләп үттек тә нафталинлап сандыкка салып куйдык. Кайда ул безнең мөстәкыйльлек хәзер, күрсәтегез әле аны миңа, дип ачыргаланып әйтә.

— Әйе ул вакытта милли хәрәкәтнең күтәрелеш чоры ите. Ул чорда менә шулай кирәк иде. Мәйданга чыкмасак, безне бөтенләй белмәячәкләр иде. Элеккеге кебек мескен татар дип күрсәтәчәкләр иде. Ул этапта, без бар, безнең ватаныбыз бар, без яшәргә тиеш дип әйттек. Хәзер үзебезнең кем икәнебезне аңлар вакыт җитте. Халкыбызга да, байларыбызга да үзаңны күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Алга таба шушы байларыбыз милләткә хезмәт итәчәк. Вафирә ул теге вакытта, рәнҗеп китеп барды.

— ​Ничек уйлыйсыз, Вафирә ханым бүген исән булса, ниләр эшләр иде икән?

— Ул барыбер концертлар куюдан туктамас иде. Аның концертларына йөргән кешеләрдә үзаң күтәрелер иде. Барыбер көрәшер иде ул. Ул барыбер бер эталон булып балкыр иде.

Вафирә Гыйззәтуллина

Җырчы, ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты.

1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевски районы Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала.

1974 елда Совет берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар бәйгесендә җиңеп чыга. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.

АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли.

2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG