Accessibility links

Кайнар хәбәр

WHO "Спутник V" вакцинасын җитештерүдәге хилафлыклар өчен хупламый тора 


Июнь уртасында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре төркеме Уфадагы "Фармстандарт-УфаВИТА" оешмасында "Спутник – V"не җитештерүдә хилафлыклар тапкан. Алар әйләнә-тирәне саклау һәм калдыклар мониторингы белән бәйле. 

Русиянең "Спутник V" коронавируска каршы вакцинасын
Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO) хуплау мәсьәләсе җитештерүче заводына яңа инспекция булганчыга кадәр каралмый торачак. Бу хакта Панамерика сәламәтлек саклау оешмасы урынбасары табиб Жарбас Барбоса хәбәр итте.

"Вакцина чыгаручылар аны җитештерү урыннарының тиешле стандартларга туры килүен расларга тиеш. "Спутник V"не хуплауга килгәндә, бу эш әлегә туктатылды. Чөнки аның бер өлеше җитештерелгән урынга инспекция вакытында, бу фабриканың тиешле стандартларны кулланырга риза булуы ачыкланмады", дигән Барбоса.

Панамерика сәламәтлек саклау оешмасы — Төньяк һәм Көньяк Америкадагы халыкара агентлык, ул даруларны хуплау хокукына ия түгел, әмма WHOның төбәк бүлеге сыйфатында чыгыш ясый

Июнь уртасында WHO белгечләре төркеме Уфадагы "Фармстандарт-УфаВИТА" оешмасында "Спутник V"не җитештерүдә җитешсезлекләр тапкан иде. Алар әйләнә-тирәне саклау һәм калдыклар мониторингы белән бәйле. Башка оешмаларга белгечләрнең шелтәсе булмаган. "Спутник V" Русиядә җиде урында — "Медгамал", "Биннофарм", "Р-Фарм", "Биокад", "Генериум", "Лекко" һәм "Фармстандарт-УфаВИТА"да җитештерелә.

Инспекция җитештерүченең "Спутник V" не ашыгыч теркәү өчен биргән гаризасына бәйле уздырылган.


Апрель аенда WHO инспекцияне Eвропа дарулар агентлыгы (ЕМА) белән берлектә уздырачагын хәбәр иткән иде. 13 июньдә ЕМА вәкиле Марко Кавалери вакцина җитештерелгән мәйданнарны карауның төгәлләнүен хәбәр итте.

  • Июль аенда Reuters , "Спутник V" турында ЕМАга тиешле мәгълүматлар биргәндә кыенлык килеп чыккан дип хәбәр итте. Вакцинаны уйлап табучылар, вакцина күзәнәкләренең чир йогуны булдырмавы ягыннан, Европа берлеге нормаларына туры килүен раслый алмаган. Шулай ук вакцинаны сынау барышында килеп чыккан өстәмә нәтиҗәләр тасвирланган карталар җитмәгән. ЕМА плацебо алган пациентларның нәтиҗәләрен ничек күзәтүләренә дә шик белдергән.
  • Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлекләрдә Русиядә 19594 кеше коронавирус йоктырган. 29 августтан соң көнлек күрсәткеч беренче мәртәбә 19 меңнән артып китте. Илдә COVID-19 расланган очракларның гомуми саны 7 214 520гә җиткән. Шулай ук тәүлек эчендә Русиядә коронавирустан 794 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG