Русия тикшерү комитеты 11 кешегә, шул исәптән "Нишләргә" ("Что делать") Telegram-каналы активисты һәм оештыручысы Дмитрий Чебановка җинаять эше кузгаткан. Алар "Telegram-каналлар челтәре" аша кешеләрне киңкүләм чуалышларга җәлеп итүдә шикләнелә. Тикшерү комитеты сайтында әйтелгәнчә, шикләнелүчеләр видероликлар ярдәмендә 17-19 сентябрьдә узачак тавыш бирүләрдә көч кулланырга өндәгән.
Җинаять эше нигезендә Русия думасы депутатына намзәт Анастасия Брюханова штабы хезмәткәре – Югары икътисад мәктәбенең (ВШЭ) дизайн мәктәбе шәкерте Мария Платонова кулга алынган дип хәбәр итә "Апология протеста".
Иртән Платонова фатирында тентү булган, кызның җиһазларын алганнар һәм Тикшерү комитетына сорау алырга алып киткәннәр. Аңа гапләү белдерелгән. Платонова гаебен танымый.
1 августта "Что делать" Telegram-каналында "Криминаль булмаган, әмма асылында кыю" Бөтенрусия чарасы анонсы чыкты. Нечкәлекләр каналдагыларга гына хәбәр ителде.
5 сентябрьдә Дмитрий Чебатов Лубянкадагы Үзәк балалар дөньясы бинасына хакимиятләргә каршы баннер элмәкче булды. Аны һәм тагын дүрт кешене полиция тоткарлады.
6 сентябрьдә Роскомнадзор Баш прокуратура карарына сылтанып, "Акыллы тавыш бирү" проектының сайтын томалады. l Покуратура фикеренчә, сайт "Коррупциягә каршы көрәш фонды" экстремист оешмасының эшчәнлеген дәвам итү өчен кулланыла.
"Акыллы тавыш бирү" проектын Алексей Навальный 2018 елгы сайлаулардан соң "Бердәм Русия монополиясен җимерү" максаты белән эшләтеп җибәрде. Ул кулланучыларга, проект оештыручылары фикеренчә, "Бердәм Русия" намзәтен җиңәргә иң күп мөмкинлеге булган билгеле бер намзәт өчен тавыш бирергә тәкъдим итә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!