Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тавыш бирү урыннарында гадәттән тыш озын чиратлар хасил булган


Мәскәүдә тавыш бирүгә чират
Мәскәүдә тавыш бирүгә чират

Чиратлар бюджет оешмасында эшләүчеләрдән һәм хәрбиләрдән 17 сентябрь көндезге 12гә кадәр тавыш бирүләрен таләп итүләре сәбәпле барлыкка килгән диелә.

Хокук яклаучылар һәм күзәтүчеләр тавыш бирү урыннарында бюджет оешмаларында эшләүчеләрдән һәм хәрбиләрдән торган гадәттән тыш озын чиратлар барлыкка килүгә игътибар иткән. Бу хакта хәбәрләр социаль челтәрләрдә барлыкка килгән, дип яза "Медуза" (Русия хакимиятләре аны "ят агент медиа" дип танылы).

Моннан тыш, басма Русия президенты хакимиятенә якын чыганагына сылтама белән "хакимияткә бәйле сайлаучылар"ның күмәкләшеп 17 сентябрьдә сәгать көндезге 1гә кадәр тавыш биреп бетерергә тиеш булуын хәбәр итә.

Мәскәү мэриясенә якын чыганак, шулай ук, Русия башкаласының бюджет һәм бюджет яны оешмаларында эшләүчеләреннән дә җомга көндезге 12гә кадәр тавыш биреп бетерүләрен "катгый рәвештә таләп итәләр", дип белдергән. Дөрес, алар электрон рәвештә тавыш бирергә тиеш.

"Бу мобильләштерүне тәэмин итү өчен кирәк. Хакимиятнең җомга иртәсендә беренче дулкынга килмәгән кешеләрне (бюджет оешмасы хезмәткәрләрен) мобильләштерүгә вакыты күбрәк булачак. Асылында, моның өчен шул ук өч көн калачак", дип белдергән чыганак.

Идел буе төбәкләрендә дә сайлаучыларны күпләп китереп куюлары, яки үзләренең төркемнәргә оешып килүләре турында хәбәрләр бар. Сайлау участокларында шуның аркасында чиратлар хасил булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG