Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы СССРның Польшага һөҗүмен "азатлык йөреше" дип атады


Министрлык 1939 ел вакыйгаларына караш белдерелгән видео йөкләгән. Видеороликта тарихи фактлар үзенчәлекле рәвештә аңлатылган.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Икенче Дөнья сугышында, 1939 елның 17 сентябрендә Кызыл Армиянең Польшага һөҗүме турында сөйләгәндә "азатлык йөреше" термины кулланды.

"1939 елның 17 сентябрендә Кызыл Армия Польша җирләрендә азат итү йөреше башлады. Совет гаскәрләре Керзон сызыгына чыгып, вермахтны Минскига якын китермәде. Көнбатыш Беларус һәм Көнбатыш Украина халыклары совет гаскәрләрен куанып каршы алды", диелгән министрлыкның Twitter-дагы рәсми сәхифәсендә чыккан постта.

Постка видео да беркетелгән. Видеода Мәскәүнең 1939 ел вакыйгаларына карашы белдерелгән.

Аерым алганда, президент Владимир Путинның сүзләре китерелгән. Ул бу вакыйгаларга җаваплылыкны Польшаның ул вакыттагы җитәкчелегенә йөкләгән. Шул ук вакытта видеороликта башка тарихи фактлар да үзенчәлекле рәвештә аңлатылган. 1921 елның мартында ул чактагы совет республикалары (СССР әле булмаган), Польша белән Рига солыхы төзеп, 1939 елга кадәр булган чикне рәсми рәвештә таныган булса да, Көнбатыш Беларус һәм Көнбатыш Украина территорияләре "1920-21 еллардан Польша тарафыннан оккупацияләнгән", диелә.

Совет гаскәрләре Польша җирләренә бу илгә наци Германиясе һөҗүменнән 17 көн узгач бәреп кергән. Бу һөҗүмгә кадәр берничә көн алдан Мәскәүдә "Молотов-Риббентроп" пакты имзаланган. Нәтиҗәдә дуслык һәм чикләр турында тагын бер килешү төзелгән. Бу килешү нигезендә Германия һәм СССР Польша җирләрен үзара бүлешкән.

"Азат итү йөреше" термины совет матбугатында һәм рәсми чыгышларда 1939 елда Польшага бәреп кергәч тә барлыкка килгән. Совет сугышчылары Көнбатыш Беларус һәм Көнбатыш Украинаны буржуаз-алпавыт Польшадан азат итә дип ышандырганнар. Нәтиҗәдә Кызыл Армия ул вакытта контрольдә тоткан барлык җирләр дә диярлек СССРга кушылган. Хәзер бу җирләр Украина, Беларус һәм Литвага керә.

Президент Владимир Путин белән беррәттән, Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм хакимиятләре соңгы вакытта "Молотов-Риббентропп" пактын аклап актив чыгыш ясый башлады. Шулай да, "азат итү йөреше" терминын министрлык элегрәк кулланмаган иде әле.

Җомга көнне Беларуста беренче мәртәбә яңа бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне үтә. Ул президент Александр Лукашенка карары белән 2021 елның июнендә барлыкка килде. Шушы көннәрдә, Минскида узган дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда, Лукашенка 1939 елның 17 сентябрен беларус милләтенең формалашуы тарихында мөһим көн, дип атады.

"Уйлап кына карагыз, әгәр 17 сентябрь булмаса, безнең илебез дә булмас иде. Ул вакытта харитада хәзерге Беларус үзәгеннән Мозырь шәһәренә кадәр кечкенә бер территория күрсәтелгән булган. Корама юрган – менә нәрсә булган безнең республика ул вакытта. 1939 елның сентябрендә исә бар да үзгәргән, без хәзерге вакыттагы чикләре булган республикабызны таптык", диде ул.

1939 елның 17 сентябрен дәүләт бәйрәме буларак үткәрү карары күрше илләрдә тискәре фикер уятты дип яза Азатлык радиосының Беларус хезмәте. Аерым алганда, Литва тышкы эшләр министрлыгы рәсми Мински "ХХ гасырның иң кырыс тоталитар режимнары тарафыннан кылынган җинаятьләргә күз йома", дип белдерде. Польша тышкы эшләр министрлыгы исә әлеге бәйрәмне уздыра башлауны "төбәкнең гадәттән тыш катлаулы тарихын яңача аңлатуга юнәлдерелгән Русия гамәлләренең бер өлеше" дип атады.

  • Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм башка рәсми затлар, шул исәптән президент Владимир Путин да соңгы елларда берничә мәртәбә СССРдагы Сталин чоры режимын Һитлер идарә иткән фашистик Германия белән чагыштыруга юл куймаска кирәген белдерде. Алар моны "Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләрен яңабаштан карау" дип атый.
  • 2021 елның 1 июлендә президент Путин халыкка Икенче дөнья сугышында СССРның һәм наци Германиянең ролен тиңдәш итеп күрсәтүне тыю турындагы карар имзалады. Бу төзәтүләр "Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүен мәңгеләштерү турында"гы Федераль канунга кертелде. Канун Путинның 2021 елның гыйнварында биргән күрсәтмәсеннән соң әзерләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG