Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аббас Галләмов: "Зюгановның сайлаулардан соң протест юравын – оппозиция җылы кабул итәчәк”


Геннадий Зюганов
Геннадий Зюганов

КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Тwitter-да сайлаулардан соң протест чаралары булачагын юрады. Сәясәтче Аббас Галләмов оппозициядәгеләр бу сүзләрне җылы кабул итәчәк, дип саный.

Сәясәтче Аббас Галләмов КПРФ лидеры Геннадий Зюгановның Русиядәге "криминал-җинаятьчел" сайлаулардан соң протест чаралары булачагын юрап язган сүзләренә үз фикерен белдерде.

Аббас Галләмов фикеренчә, аның бу белдерүен систем оппозициясендә булмаучылар җылы кабул итәчәк.

"Зюганов барыбер Явлинскийдан ("Яблоко" фиркасенә нигез салучы Григорий Явлинский - ред.) акыллырак. Систем оппозициясендә булмаучыларның җанына май кебек бу сүзләр", дип язды Галләмов 18 сентябрьдә үз телеграм-каналында.

КПРФ лидеры Геннадий Зюганов 18 сентябрьдә Тwitter-да "Хәзер һәр икенче кеше урам чараларында катнашырга әзер. Протест чараларының булачагына иманым камил, алар оештырылган төстә узачак һәм киңкүләм булачак", дип язган иде.

2021 елның җәендә Григорий Явлинский оппозиционер Алексей Навальный тарафдарларына мөрәҗәгать итеп, үз фиркасе өчен тавыш бирмәүләрен сорады. Ул "Яблоко" Навальный фикерләрен хупламый һәм аның тарафдарларын сайлауларга тәкъдим итмәячәк, дип аңлатты.

"Idel.Реалии" сайлаулар барышын җанлы блогта күзәтә. Идел буе төбәкләренең барысында диярлек күзәтүчеләр хәрәмләшүләр булуын хәбәр итә: күпләп бюллетеньнәр атудан алып, сайлау комиссияләрендә кәрәзле элемтәне өзүгә кадәр канун бозулар күзәтелгән.

Сайлауларда хокук бозуларны күзәтүче "Голос" проекты (Русия хакимиятләре аны "ят агент" дип таныды) Татарстан һәм Башкортстан сайлауда хәрәмләшү ихтималы зур булган төбәкләр исемлегенә кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG