Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылырга тиеш


Роман Удот
Роман Удот

"Голос" рәистәше быелгы тавыш бирү тәртибен "хурлык", ә сайлауларны Русия тарихындагы "иң пычракларыннан берсе" дип атады. Навальный такымында электрон тавыш бирү ярдәме белән хәрәмләшүләр булмаса, сайлауларда "Бердәм Русия" Мәскәүнең күп бүлгеләрендә җиңелер иде дип саныйлар.

Сайлауда хокук бозуларны күзәтүче "Голос" иҗтимагый хәрәкәте (Русия хакимияте тарафыннан ят агент дип тамгаланган) рәистәше Роман Удот Русия думасына сайлау нәтиҗәләренә багышланган стрим вакытында Мәскәү намзәтләре өчен электрон тавышлар, бюллетеньнәргә караганда, 78 меңгә күбрәк бирелгән булуын хәбәр итте.

Ул быелгы тавыш бирү тәртибен "хурлык", ә сайлауларны Русия тарихындагы "иң пычракларыннан берсе" дип атады.

Удот фикеренчә, иң аз дигәндә Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләре тулысынча гамәлдән чыгарылырга тиеш.

Дистанцион электрон тавыш бирү Русиянең җиде төбәгендә, шул исәптән Мәскәүдә үткәрелде. Мәскәүдә бу чарага ике миллионга якын кеше теркәлде, бу сайлауларның гомуми нәтиҗәсенә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин. Тавыш бирүләр тәмамланганнан соң, Үзәк сайлау комиссиясе Мәскәүдән кала барлык төбәкләрнең нәтиҗәләрен чыгарды. Моның сәбәбен комиссиядәгеләр аңлатмады. Оппозиция әлеге хәлне масштаблы хәрәмләшүләр булачагы һәм нәтиҗәләрне "Бердәм Русия" файдасына яңадан язачаклары турындагы билге дип фаразлады.

Төнлә, сайлау бүлгеләре ябылып алты сәгать узгач, "Twitter"-да "Эхо Москвы" радиостанциясе "электрон тавыш бирү нәтиҗәләре башкалада иртәнгә кадәр тоткарлана", дип язды. Радионың баш мөхәррире Алексей Венедиктов Мәскәүдәге сайлауларны күзәтү штабының җитәкчесе булып тора. Венедиктов тоткарлануның сәбәбен меңләгән мәскәүләр соңгы мизгелдә "яңадан тавыш бирергә" карар кылган һәм хәзер нәтиҗәләрне яңадан исәпләргә туры килә дип аңлаткан.

Соңрак билгесез сәбәпләр аркасында твит сөртелде. Үзәк сайлау комиссиясендә "Эха Москвы" мәгълүматын ялган хәбәр дип атадылар, әмма электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен барыбер чыгармадылар. Нәтиҗәләр 20 сентябрьнең иртәсенә дә чыкмады.

Шул ук вакытта оппозиционер Алексей Навальныйның якын көрәштәше Леонид Волков кайбер програмчыларның электрон тавыш бирү системын ватып, Үзәк сайлау комиссиясе игълан итәчәк нәтиҗәләрне карый алуын белдерде. Волков сүзләренчә, бу нәтиҗәләр традицион тавыш бирү урыннарыннан алынган нәтиҗәләрдән нык аерылып тора – кайбер бүлгеләрдәге традицион сайлау участокларында "Бердәм Русия" намзәтләре көндәшләреннән дистәләгән мең тавышка азрак тавыш җыйган.

Навальный такымында электрон тавыш бирү ярдәме белән хәрәмләшүләр булмаса, "Бердәм Русия" Мәскәүнең күп бүлгеләрендә сайлауларда җиңелер иде дип саныйлар.

Якшәмбе көнне Русиядә парламент һәм төбәк сайлауларында тавыш бирүнең соңгы көне үтте. Күзәтүчеләр сайлау бүлгеләрендә күпсанлы канун бозулар булуын хәбәр итте һәм хәрәмләшү ягыннан бу сайлауларны 2011 елдагысы белән чагыштырды. Ул вакытта сайлау нәтиҗәләре киңкүләм протест чараларына китерде. "Голос"хәрәкәтенең хәрәмләшүләр харитасында 4 меңнән артык закон бозу очрагы булырга мөмкинлеге әйтелгән.

Якшәмбе киченә Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне күпләп ташлау очраклары 12 тапкыр гына булды, дип белдерде. Эчке эшләр министрлыгында исә, тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясардай саллы канун бозу очраклары булмады, диделәр.

Русиядә 17 сентябрьдән башлап өч көн дәверендә Русия думасының VIII чакырылышы депутатларын сайладылар. Шулай ук җирлек һәм төбәк сайлаулары узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG