Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өч көнлек сайлау тәмам. Беренче нәтиҗәләр


Казанда тавыш бирү урыны
Казанда тавыш бирү урыны

Русиядә өч көнлек сайлау тәмам. Белгечләр Азатлыкка Татарстан белән Башкортстандагы хәрәмләшүләр, административ басым белән эш итү турында сөйләде, КПРФ алга таба оппозицион фиркагә әйләнеп, халык мәнфәгатен яклый алачакмы дигән сорауга җавап бирде.

Сайлау комиссияләре төне буе тавышлар санады. Әлегә ахыр рәсми саннар юк. Русия думасына сайлау бюллетеньнәрнең 98% эшкәртелгән. Федераль бүлге буенча "Бердәм Русия" 49,80% ала. Икенче урында КПРФ - 19,05%. Өченчедә ЛДПР - 7,48%. Биш процентлы киртәне шулай ук "Гадел Русия" (7,14%) һәм "Яңа кешеләр" (5,36%) уза.

Башкортстанда сайлауга халыкның 73,9% килгән. Республикада 5% киртәне өч фирка гына уза алган. "Берәм Русия" – 68%, КПРФ – 15%, ЛДПР – 6,3% тавыш җыйган.

Татарстанда "Бердәм Русия" 79,02% тавыш җыйган. Хакимият фиркасеннән тыш, КПРФ 9,64%, ЛДПР – 2,82%, "Гадел Русия" – 2,69, "Русия коммунистлары" 1,33 процент тавыш җыйган. Калган сәяси фиркаләр бер процент та тавыш җыя алмаган.

Быелгы сайлауларның үзенчәлекләре күп булды. Беренче тапкыр ул өч көн дәвам итте, моннан тыш хакимият оппозициядәге намзәтләрне теркәмәде, сайлау кырын хакимияткә лояль булган намзәтләр өчен генә калдырды. Сайлауга уздырган очракта да сайлаучыларны бутар өчен көчле бәйсез намзәтләргә көндәш итеп бер үк исем-фамилияле кешеләрне намзәт итеп теркәде. Видеотрансляцияләр күп очракта булмады, моннан тыш онлайн тавыш бирү ысулы да кулланылмады, ул ачык булмады. Болар барысы да күп хәрәмләшүгә, сайлау тартмаларына күпләп "дөрес" бюллетеньнәрне тутыруга да китерде.

Мондый очраклар Башкортстан, Татарстан, Идел буендагы башка республикаларда да күзәтелде. Бәйсез күзәтүчеләр сайлау бүлгеләреннән куып чыгарылган очраклар да теркәлде.

Башкортстан. "Иң пычрак сайлау"

Сәяси активист Таһир Вахитов бу сайлауларга үзе намзәт булып үтә алмады, әмма ул күзәтүчеләрне туплады. Башта алар 200 кеше иде, әмма күбесен теркәмәделәр, сайлау урыннарына уздырмадылар. Вахитов быелгы Русия думасына иң пычрак сайлау дип бәяләде Азатлыкка.

Таһир Вахитов
Таһир Вахитов

— Бу сайлау тарихта иң оятсыз хәрәмләшүләр белән истә калачак, иң пычрак алымнар белән эш иттеләр. Беренчедән, бәйсез фикерле намзәтләрне уздырмадылар. Икенчедән, "вброс"лар күп булуы күзәтелде, ул бюллетеньнәр, әлбәттә, "Бердәм Русия" өчен булачак. Шуңа алар күп тавыш җыячак, гәрчә минем күзәтүләремә караганда, күпчелек "Бердәм Русия"гә каршы иде, — дип сөйли Вахитов. — Хакимият бик киеренке хәлдә булды. Алар "Бердәм Русия"нең күп тавыш җыюы өчен бөтен көчен куйды. Алдашу, хәрәмләшү очракларын аңлатып та тормыйлар. Оятсызлык. Хакимият "явка" өчен дә көрәшмәде, никадәр азрак кеше килсә, шулкадәр аларга уңайлы иде. "Кара" эшләрен башкару җиңелрәк. Кемне сорама, алар "Бердәм Русия"гә каршы, әмма кәгазьдә алар күпчелек тавышны җыйган булачак.

Төрле телдә бюллетеньнәр ясау – хәрәмләшү юлы

Сүз уңаеннан, Башкортстанда башкорт телендәге бюллетеньнәр турында тавыш чыкты. Аларны төрле телдә ясау – шулай ук хәрәмләшүгә тагын бер мөмкинлек. Ни өчен бер бюллетеньне ике дәүләт телендә ясамаулары сорау тудыра.

Татарстан. Административ басым белән эш итү

Сәясәт белгече Руслан Айсин Русия думасына сайлау Татарстанда административ басым белән оештырылуы белән аерылып торды дип сөйләде. Кешеләрне китертмәскә тырышу, өндәү алып бармау - "Бердәм Русия" өчен лояль кешеләр генә тавыш бирүенә гарантия иде, дип сөйләде ул.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Сайлау кануннары кырысланды, алар "Бердәм Русия" хакына кабул ителде, кырны оппозициядән чистарттылар. Татарстанда административ ресурс тулаем кулланылды. Өч көн буе хакимият үзенә лояль булган электоратны җәлеп итү белән мәшгуль иде, — дип аңлата Айсин. — Мәсәлән, җомга көнне бюджетникларны сайлаттыру җиңелрәк. Эштән җайлы гына сайлау участокларына озаттылар, хисап тотылды. Кем сайлауга бармый, шуңа шелтә белдерелә.

Өч көн буе хакимият үзенә лояль булган электоратны җәлеп итү белән мәшгуль иде

Татарстан "явка" өчен көрәшмәде, элек сайлауга барыгыз дигән зур кампания уздырыла иде, өйгә киләләр, матбугат аша агрессив пропаганда булды. Быел булмады. Кеше күпләп килсә, аларга куркыныч. Болай да анда лояль кешеләр килә, алар "Бердәм Русия" өчен тавыш бирә. Ә башкача фикерли торган кеше башка фиркане сайлый, йә гомумән бармый ул.

Минемчә, "Бердәм Русия"нең реаль тавышы - 25 процент, бу бюджетниклар санына туры килә. Акча тарату рәхмәте була ала. КПРФ күп тавыш җыярга тиеш, әмма бу фирканең популярлыгын аңлатмый.

"Голос:" хәрәмләшүләр күп булды"

Сайлауда хокук бозуларны күзәтүче "Голос" оешмасы әгъзасы Виталий Аверин бу сайлау теркәлгән хәрәмләшүләр саны белән рекорд куячак дип уйлый.

Виталий Аверин
Виталий Аверин

— Әлегә сайлауда хәрәмләшүләр турында инде 4300ләп хәбәр килде. Бу – зур сан. Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова фаразы тормышка ашачак һәм без 2011 елгы рекордны да арттырачакбыз дип куркам. Ул вакытта "хәрәмләшүләр харитасы" барлыкка килде, сайлау бик үзенчәлекле иде, аны һаман хәтерлиләр. Менә ул очрак кабатлана ала дип куркам, — диде "Настоящее время"га Аверин. — Бу сайлауны үтә күренмәле дип атау авыр. Бездә президент сайлавында булган һәм соңгы федераль кампанияләрдә булган туры видеотрансляция юк. Күзәтүчеләрнең нинди җитди киртәләрне очратуын күрәбез. Хәзер күзәтүчеләрдә туган иң еш проблемнар: документларны карарга мөмкинлек бирмәү һәм күзәтүчене сайлау урыныннан көч белән алып китү. Бу канун белән каралмаган, сайлау урыныннан алып китү бары тик мәхкәмә карары белән генә мөмкин.

Фото һәм видеога төшерү – сайлауның аерылгысыз өлеше

Фото һәм видеога төшерүгә килгәндә, монда да зур авырлыклар туды. Сайлау комиссияләре моңа киртә тудырды. Намзәтләр фото һәм видеоны төшерергә хокуклы, алар сайлау процессында катнашучылар. Күзәтүчеләр дә төшерә ала, моны комиссия әгъзалары да, медиа чаралары вәкилләре дә эшли ала. Сайлау процессы ачык булырга тиеш, фото һәм видеога төшерү – бу аның бер аерылгысыз өлеше, бу гарантияне тормышка ашыру юлы. Кызганычка каршы, хокук саклау оешмалары да, мәхкәмәләр дә моңа игътибар итми, алар өчен фото һәм видео еш кына дәлил түгел.

"КПРФ өчен тавыш бирү - каршылык күрсәтүнең яңа төре"

Сәясәт белгече Екатерина Шульман да милли республикаларның хәрәмләшүдә актив булуына да игътибар итте. Сайлау нәтиҗәләре алдан фаразланганча булды, әмма протест тавышларның артуы сизелә, диде ул.

Екатерина Шульман
Екатерина Шульман

— Сайлауга 45%тан бераз күбрәк кеше килде диелде. Бу – алдан фаразланган күрсәткеч. Оештыручылар сайлауга килүчеләр санын киметергә тырыштылар. Югары "явка" сайлау оештыручыларына кирәкле электораль нәтиҗәгә ирешүне катлауландыра. Аларга түбән һәм контроль ителә алган "явка" кирәк иде. Күп кенә сәясәтчене сайлауга үткәрмәү дә күп сайлаучының сайлауга килмәячәгенә китерә, чөнки алар андый сайлауны кызык дип күрмиләр, сайлау кәгазендә аларны тәкъдим иткән намзәтләр юк, —дип сөйләде Шульман. — "Явка" буенча чемпионнар – милли республикалар, аеруча Төньяк Кавказ республикалары. Аз кеше килүче төбәкләр исә – урта Русия, урбанизацияләнгән төбәкләр һәм иң аз тавыш бирүче шәһәр – Петербур. Анда сайлаучыларның өчтән бер өлеше чамасы гына килгән. Мондый күренеш нәрсәгә китерә? Кагыйдә буларак, сайлауда югары "явка" булган төбәкләр – хәрәмләшү "гореф-гадәтләре" бай булган төбәкләр. "Голос" оешмасы бу төбәкләрдә хәрәмләшү сайлау вакытында да була ала, шул ук вакытта, финал беркетмәдә кирәкле саннарны язу "гадәте" дә бар дип әйтә. Думага хәрәмләшү активрак булган төбәкләрдән вәкилләр күбрәк үтеп керәчәк. Алар федераль үзәктән күбрәк дотацияләр дә сораячак. Әмма мондый ысулны Кемерово өлкәсе дә оста куллана. Шуңа күрә монда бернинди "милли" күрсәткеч юк, бу урында теләсә кем була ала.

КПРФ өчен тавыш бирү - протест тавыш бирүнең яңа төре

КПРФ нәтиҗәләре кызык. 2016 елдан соң иҗтимагый аң үзгәрешен күрсәтә, бу сәясәткә дә тәэсир итә башлады. КПРФ өчен тавыш бирү - протест тавыш бирүнең яңа төре. Дүшәмбе безгә нинди саннар игълан итсәләр дә, "Путинны хуплаучы күпчелек" дигән төшенчә белән без саубуллаша алабыз. Ул чыннан да бар иде, ләкин комы коела башлаган.

КПРФтан оппозицион фирка чыгачакмы?

Сәяси күзәтүче, политтехнолог Глеб Павловский астан килгән ихтыяр көче КПРФ фиркасенең күбрәк оппозиция фиркасе булырга мәҗбүр итәчәк, ләкин аңа тавыш бирүчеләргә күп нәрсәгә өмет итәсе түгел, дип аңлатты "Дождь" каналына биргән интервьюсында. Ул шулай ук кайсыдыр очракта "Акыллы тавыш бирү" уңышка ирешә ала ди.

Глеб Павловский
Глеб Павловский

— Монда сайлау сүзен куллану дөрес булмас, "тавыш бирү" дип атар идем. Монда чын сайлау һәм аның хакимияткә тәэсире турында сүз дә бармый. Бу үзенчә хакимиятнең "карнавал"ы, ул халык өчен оештырылган. "Бердәм Русия"нең тавышларын 47%ка тартачаклар дип саныйм. Чынбарлыкта шулкадәр тавыш җыймаган булса да, — ди Павловский. — КПРФның уңышына килгәндә, төбәкләрдә бу фирка фракцияләре чыннан да оппозицион көчкә әйләнә бара, бу астан килгән ихтыяр һәм бу күренешкә Зюганов теләге тәэсир итә алмый. КПРФны астан "оппозиционерлык" этә, фирка җитәкчелеге исә өстән аны тотып тора. Шуңа күрә Думада бу фирканең ике як көрәшүен күрербез дип уйлыйм. КПРФ оппозицион фиркагә әйләнәчәк. Кешеләр коммунистлар өчен тавыш биреп, аңа шул рәвешле тәэсир итә. Тик артык өметләнү дә кирәкми.

Сайлаудан соң да басымнар дәвам итәчәк

Сайлаудан соң да хакимиятнең "ят агентлар" белән көрәше, басымнар дәвам итәчәк. Монда куәт органнары да бәйрәм итә дип уйлыйм. Apple, Google һәм Telegram-ның соңгы көннәрдә бирелүе дә хакимияткә шатлык өсти.

Электрон тавыш бирү – безнең киләчәк, өлешчә хәзерге күренеш тә. Табигый рәвештә кешеләр онлайнга китәчәк, бу кешеләргә җайлы. Хакимияткә бу үтә күренмәле булмавы белән җайлы. Теләсә нинди системга һәрвакыт аны урап узу юлларын табып була, югыйсә хакерлар булмас иде. Электрон тавыш бирүдә "Бердәм Русия"гә артыгы белән зур саннарны күрсәтсәң, кешеләрдә ризасызлык зур булачак. Икенче яктан, чын нәтиҗәләрне дә күрсәтсәң, алар хакимият өчен яхшы булмастыр. Хәзер сайлау оештыручыларның максаты – "Бердәм Русия"не алдан экзит-поллар игълан иткән нәтиҗәләргә тартып чыгару.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG