Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экзит-пол: думага сайлауда "Бердәм Русия" 45,2% белән җиңә


Төрле төбәкләрдә күпләгән хәрәмләшү очраклары турында хәбәр ителә. Казан вакыты белән кичке 8гә Русия буйлап тавыш бирүдә 45%тан артык кеше катнашкан дип хәбәр ителде.

Русиядә 17-19 сентябрь узган Дәүләт думасына сайлау тәмамланды. Калининград өлкәсендә Казан вакыты белән кичке тугызда соңгы сайлау бүлгеләре ябылды.

Беренче бастырылган экзит-пол нәтиҗәләренә күрә "Бердәм Русия" фиркасе 45,2% җыя алды. Икенче урында 21% белән КПРФ бара. ЛДПР 8,7% тавыш, "Гадел Русия" 7,9% тавыш җыйган. Башка фиркаләр думага узу өчен кирәкле 5% уза алмаган. Экзит-пол нәтиҗәләрен ИНСОМАР китерә.

"Общественное мнение – Татарстан" фонды экзит-полы мәгълүматына күрә, Татарстанда сайлаучыларның 79,1% "Бердәм Русия"гә тавыш биргән. КПРФ – 10%, ЛДПР – 3,4%, "Гадел Русия" – 3,1% тавыш җыйган дип хәбәр ителә.

Казан вакыты белән кичке 8гә Русия буйлап тавыш бирүдә 45%тан артык кеше катнашкан дип хәбәр ителде.

Экзит-пол – иҗтимагый фикер сораштырулары гына, алар соңгы нәтиҗәдән аерылырга мөмкин. Тавышларны санау төне буе барачак, рәсми нәтиҗәләр берничә көннән соң гына игълан ителергә мөмкин.

Төрле төбәкләрдә күпләгән хәрәмләшү очраклары турында хәбәр ителә. Сайлауда хокук бозуларны күзәтүче "Голос" оешмасының (Русия хакимияте тарафыннан ул чит ил агенты дип тамгаланган) "хәрәмләшүләр харитасында" 4,4 меңнән артык ихтимал булган хәрәмләшү очраклары турында хәбәр ителә.

Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау турында тискәре хәбәрләрнең өчтән ике өлеше ничек тә булса оппозициягә бәйле дип белдерделәр.

Русиядә 17 сентябрьдән башлап өч көн дәверендә Русия думасының VIII чакырылышы депутатларын сайладылар. Шулай ук җирлек һәм төбәк сайлаулары узды. Сайлаучылар исемлегенә илдә яшәүче 108 миллион русияле (рәсми хакимият моңа аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрне дә кертә), шулай ук чит илдә яшәүче ике миллионнан артык Русия ватандашы кертелгән.

Хакимият фиркасе "Бердәм Русия"нең рейтингы рекордлы дәрәҗәдә түбән булса да, (30 проценттан азрак), Кремль аны җиңдерү өчен барысын да эшләгән, ди RFI-ның Мәскәүдәге даими хәбәрчесе Аниса Эль Джабри.

Сайлауларның беренче көнендә — 17 сентябрьдә дөнья гигантлары Google һәм Apple да Русия хакимиятләренең басымына биреште — "Навальный" әсбабын онлайн-кибетләреннән сөрттеләр. Шул сәбәпле Русия кулланучылары "Акыллы тавыш бирү" кысаларында оппозиционер көрәштәшләре тәкъдим иткән намзәтләр исемлеген карый алмый башлады.

Икенче көнне "Акыллы тавыш бирү" ботын Telegram да томалады. Youtube-та да намзәтләр исемлеге булган видео сөртелгән.

"Idel.Реалии" сайлаулар барышын җанлы блогта күзәтте. Идел буе төбәкләренең барысында диярлек күзәтүчеләр хәрәмләшүләр булуын хәбәр итә: күпләп бюллетеньнәр атудан алып, сайлау комиссияләрендә кәрәзле элемтәне өзүгә кадәр канун бозулар күзәтелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG