Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сайлавы: шик тудырган 7 мәсьәлә


17-19 сентябрь Русиядә сайлаулар уза. Хакимият тавыш бирү хәрәмләшүсез үтә дип белдереп килсә дә, аның процедурасына карата күп сораулар туа. Азатлык шик тудырган җиде мәсьәләне барлады.

Быелгы Дума сайлаулары хәрәмләшүнең яңа технологияләре белән тарихка керәчәк. "Карусельләр", хакимият намзәте өчен тавыш бирү кәгазләрен күпләп сайлау тартмасына салу, бюджет өлкәсендә "дөрес" тавыш бирергә өндәү – мондый хәрәмләшү юллары күптәннән яшәп килә. Быел исә 2020 елда туган яңа технологияләр ныклап кертелә башлады.

1. "Агач төбендә" тавыш бирү

Коронавирус пандемиясен уңайлы кулланып, Русия хакимияте Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирүне төрле урында оештырырга рөхсәт бирде. Бу күренеш "агач төбендә тавыш бирү" (голосование на пеньках) исеме белән танылды: тавышны өйнең ишегалдында да, махсус китертелгән автобуста да, башка "экзотик" урыннарда да биреп булды. Бу, әлбәттә, тавыш бирүнең чисталыгын контроль итүгә зур кыенлыклар тудыра, күзәтүчеләрнең эшен катлауландыра.

2021 ел сайлавына да Үзәк комиссиясе сайлау урыныннан читтә тавыш бирүне рөхсәт итте (юллар начар булса яки автобуслар сирәк йөрсә). Нәтиҗәдә, мисал өчен, Иванов өлкәсендә шундый 900 урын оештырылды. Мәскәү өлкәсендә дә андый сайлау урыннары шактый – 500гә якын. Начар юллар булган урыннар хәтта Мәскәү янында да "табылган".

"Курыкмагыз, хезмәттәшләр, күптән түгел Конституция үзгәрешләре өчен агач төпләрендә тавыш бирүегезне оештырганнан соң, мин сездән кемнеңдер сайлаучыларга нәрсәдер вәгъдә итәргә хокук булуын да белмим. Сезнең инде берни вәгъдә итәргә хокукыгыз юк".
Русия думасы депутаты Сергей Иванов (ЛДПР)

2. Сайлауга бәйсез намзәтләрне күпләп үткәрмәү

Быелгы сайлауга Русия думасы "экстремистлар фильтрын" куйды, мәхкәмә тарафыннан экстремист дип танылган һәм аларга бәйле барлык намзәтләргә тавыш бирүдә катнашу тыелды. Җәй көне мәхкәмәләр опозицион сәясәтче Навальный структураларын экстремист дип танылды, моңа өстәп аларны "ят агент" дип тә тамгаладылар. Нәтиҗәдә, бу структураларда катнашкан һәм хәтта теләктәшлек белдергән барлык сәясәтчеләр сайлауга үткәрелмәде. Алар арасында Илья Яшин, Лев Шлосберг кебек танылган сәясәтчеләр дә бар.

Депутатлыкка намзәт буларак имза җыеп теркәлү хакимият каршы булмаган очракта гына була. Сайлаудан кешене бер сәбәпсез алып ата алалар.

"Муниципаль фильтр" элеккечә теләнмәгән намзәтләрне сайлауга үткәрмәс өчен кулланыла. Төбәктә башлык сайлауда "Бердәм Русия"дән намзәт булмаса, фирка гамәлдәге башлыкны яклый һәм аңа көндәш куймый. Мондый хәл Хабаровски өлкәсендә күзәтелде, ЛДПРдан Михаил Дегтярев хакимият яклы намзәт булып санала.

Намзәтләрне сайлауга үткәрмәү ысулларына кешеләрне тыелган оешмалар эшчәнлегенә бәйле дип тану өстәлде. Канунга ярашлы, әлеге бәйлелекне мәхкәмә дәлилләргә тиеш, ләкин гамәлдә сайлау комиссияләренә полициядән килгән белешмәләр дә җитте. Сайлауга теләсә нинди сәбәп белән киртә куя алалар, мисал өчен протест чарасыннан трансляция алып бару өчен.
"Голос" белгечләре әзерләгән хисап

3. Сайлауны өч көнгә сузу

Дәүләт думасына сайлау тарихта беренче тапкыр гадәттәгечә бер көн түгел, өч көн дәвам итә. Русия хакимияте тарафыннан "ят агент" дип аталган "Голос" оешмасы фикеренчә, бу сайлауны бәйсез күзәтү мөмкинлеген нык киметә, процедураның кануни узуын контроль итү өч тапкыр авыррак.

Мәскәүдә тавыш бирүгә зур чиратлар, 17 сентябрь 2021
Мәскәүдә тавыш бирүгә зур чиратлар, 17 сентябрь 2021

Шунысы кызык, бюджет оешмаларында эшләүчеләрне тавыш бирүгә нәкъ беренче ике көндә өндиләр, бу сайлауның беренче көнендә зур чиратлар барлыкка килүенә дә китерде.

"Русиякүләм тавыш бирү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, берничә көндә тавыш бирү кешеләрдә сайлауда мәҗбүри катнаштыруга китерә, бу ихтыярилык принцибына каршы килә. Моннан тыш, берничә көн тавыш бирү хәзерге хокукый нормаларда иҗтимагый контрольгә алына алмый, бу сайлау комиссияләренең ачыклык принцибына каршы килә.

Берничә көн тавыш бирүне кертү бары тик иҗтимагый контроль, хәрәмләшүләрне юкка чыгару гарантиясе һәм мәҗбүри тавыш бирүгә каршы кырыс чаралар булу очрагында гына мөмкин. Канунда мондый чаралар һәм гарантияләр юк".
"Голос" оешмасы белдерүе

4. Тавыш бирү урыннарыннан видеотрансляция булмау

2011 елгы протестлардан соң Русия сайлауларында видеотрансляцияләр оештырылды, алар сайлауның ачык һәм хәрәмләшүсез узуын дәлилләргә тиеш булган. Нәтиҗәдә, мондый видеоларда күпсанлы хәрәмләшүләр күренде.

Быел сайлау берничә көннән торгач, экономия сылтавы белән Үзәк сайлау комиссиясе сайлаудан видеотрансляцияне япты. Видеоны махсус үзәкләрдә генә карап булачак, алар шулай ук фирка вәкилләре өчен ачык. "Яблоко" фиркасе бу карарны шикаять итсә дә, комиссия башлыгы Элла Памфилова бу шикаятьне "әшәке" дип атады.

[Үзәк сайлау комиссиясенең] куркуы бер – хәрәмләшүләрнең видеоязмалары барлыкка киләчәк, алар турында сөйләшәчәкләр, бу исә тискәре фон. Шуңа алар моны эшләүне тыярга кирәк дип карар иттеләр. Трансляциядән барш тарту – хакимият нәрсәдер яшерергә тели дигәннең тагын бер билгесе.
Григорий Мельконьянц, "Голос" оешмасы җитәкчеләренең берсе

5. Онлайн тавыш бирүнең ачык булмавы

Мәскәүдә һәм берничә төбәктә тарихта беренче тапкыр дистанцион электрон тавыш бирү оештырыла. Моның өчен ике систем кулланыла: берсен Мәскәү мэриясе заказы белән ясасалар, икенчесенә Үзәк сайлау комиссиясе заказ бирде. Опозицион сәясәтчеләр онлайн тавыш бирүнең ачык булмавын тәнкыйтьли.

Бер төркем програмистлар тикшергәнчә, узган ел оештырылган дистанцион сайлауда хәрәмләшү ихтималы булган, систем ачык һәм ышанычлы түгел, ди алар. 2019 елда Мәскәү шәһәр думасына сайлауда опозицион намзәт Роман Юнеман нәкъ дистанцион тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңелде.

6. Бәйсез медиа чараларына басым

Русиядә Кремль карашыннан үзгә фикерләр әйтә алган медиа чараларына басым күптәннән бара, тик соңгы елларда медиа кыры тулысынча диярлек чистартыла. 2017 ел азагында Азатлык радиосы, Idel.Реалии һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.

2021 елда чит "ят агент" дип төрле медиа проектлар аталды. Алар арасында "Медуза", "Дождь", "Insider", "Важные истории" кебек медиа чаралары да бар. Бу аларга кыенлык һәм сайлау яктыртуда да билгеле чикләүләр тудыра. "МБХ-медиа", "Открытые медиа", "Проект" кебек тәнкыйди медиаларга да басым ясалды, алар ябылырга мәҗбүр булды. "Теләнмәгән оешма" статусы медиа чараларына да кагыла башлады.

"Сайлауга якынрак булган саен хәлләр начаррак. [Журналистлар аккаунтларына] һөҗүм – вак нәрсәләр, ә менә интернетны сүндерү, шатдаун – була алган иң җитди нәрсә. Минемчә, сайлаудан соң интернетны сүндереп карый алалар һәм социаль челтәрләрне өлешчә блоклап карый алалар. Шулай ук фамилияләп конкрет абонентларны да күпләп интернеттан сүндерә алалар. Бу хәзер барлык авторитар режимнарда күзәтелә. Хәзер Суданда, Һиндстанның Кашмир штатында интернеты тулысынча сүндерделәр".
Михаил Климарев, IT-белгеч, "Интернетны яклау җәмгыяте" башлыгы

7. "Тынлык көне" булмау

Быелгы сайлау алдыннан тынлык көне дә булмады. Гадәттә, сайлау алдыннан соңгы көндә туры агитация алып бару тыелган була. Моны хакимият берничә көнлек сайлау һәм "оппозиция соравы" белән аңлатты. Кайбер белгечләр моның зур тәэсире булмас дип әйтсә дә, бу сайлау алдыннан ресурслары күбрәк булган хакимият яклы намзәтләрнең агитация мөмкинлекләрен арттыра.

Сайлауны нәрсә чын сайлау итә?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG