Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада активист Альберт Рәхмәтуллин шәһәр сайлау комиссиясеннән чыгарылган


Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рәхмәтуллин

Шәһәр сайлау комиссисенә Максим Бердин исемле башка бер кешене билгеләү турында юллама килгән. "Гадел Русия" фиркасе якын сәгатьләрдә комиссиянең Рәхмәтуллинны чыгарып, башка кешене билгеләү карарын һәм сайлау бүлгеләренә бөтен күзәтүчеләрне дә кертмәүләрен мәхкәмәгә шикаять итәчәк.

Уфа активисты Альберт Рәхмәтуллин шәһәр сайлау комиссиясе составыннан чыгарылган. Аны бирегә 13 сентябрьдә киңәш тавышы хокукы белән "Гадел Русия" тәкъдим иткән иде.

Алданрак Рәхмәтулин үзенең бу билгеләнүе турында хәбәр иткәндә күзәтүчеләрдән бөтен сайлау кануннарын бозу очраклары турында да үзенә мәгълүмат җибәрүләрен сорады.

Шәһәр сайлау комиссиясе карарындагы мәгълүматка күрә, комиссиягә киңәш тавышы хокукы белән әгъза буларак Максим Бердин исемле башка бер кешене билгеләү турында юллама килгән.

Әлеге юллама "Гадел Русия" фиркасенең төбәк бүлегенең элеккеге җитәкчесе Юрий Игнатьев тарафыннан имзаланган. Шуның нигезендә шәһәр сайлау комиссиясе Альберт Рәхмәтуллинны билгеләү турындагы карары үз көчен югалткан, дип тапкан.

— Кичә кич оештырылган комиссия утырышында миңа республиканың Үзәк сайлау комиссиясе һәм Юстиция министрлыгының Башкортстандагы идарәсе мәгълүматына күрә, Юрий Игнатьев әле дә фирканең төбәк бүлеге җитәкчесе булып саналуын, шуңа күрә сайлау комиссияләренә киңәш тавышы хокукы белән әгъзаларны үзе билгели алуын белдерделәр. Шуңа күрә алар комиссиягә үзләренә тәкъдим ителгән намзәтне билгелиләр, ә мине чыгаралар. Шул ук вакытта, Игнатьев җибәргән кәгазьләрне миңа күрсәтүдән баш тарттылар. Үземдә фирка рәисе Сергей Миронов биргән юллама булуын әйтсәм дә, комиссия моны "исәпкә алды", әмма мине әгъза буларак кире алмады", дип сөйләде Рәхмәтуллин "Idel.Реалии"га.


Шулай ук активист бүген иртән Руспубликаның Үзәк сайлау комиссиясенең киңәш тавышы хокукы булган әгъзасы – Рамил Рәхмәтов белән яңа әгъзаны билгеләүләре турындагы кәгазьләрне алырга тырышуын, ләкин аларны янә бирмәүләрен хәбәр иткән.

— Безне сак хезмәте ярдәме белән комиссия бинасыннан төрткәләп чыгара башладылар. Шәһәр сайлау комиссиясе рәисе Игорь Панкевич полиция чакыртты. Безнең янга фирка исемлеге лидеры, Русия думасы депутаты Гаджимурад Омаров килде. Кәгазьләрне таләп итүебезне ул да хуплады. Панкевич минем өстән полициягә шикаять язды, имеш аны мыскыл иткәнмен. Мин дә үземә карата физик йогынты булуын һәм Игнатьев җибәргән кәгазьләрдә хәрәмләшү эшләргә мөмкин булуларын ачыклап, шикаять яздым. Эш шунда – юлламада фирканең төбәк бүлеге мөһере торырга тиеш. Ә бу мөһер Игнатьев тарафыннан июль аенда ук, җитәкче вазыйфаларыннан читләштерелгәннән соң куелган, ди активист.

Рәхмәтуллин әйтүенчә, "Гадел Русия" фиркасе якын сәгатьләрдә шәһәр сайлау комиссиясе карарын һәм сайлау бүлгеләрендә бөтен күзәтүчеләрне дә кертмәүләрен мәхкәмәгә шикаять итәчәк.

Кичә, 17 сентябрьдә "Гадел Русия" фиркасе намзәтләре һәм активистлары фиркадән күп кенә күзәтүчеләрне һәм киңәш тавышы хокукына ия комиссия әгъзаларын сайлау урыннарына кертмәүләрен хәбәр иткән иде. Чын күзәтүчеләр урынына күп кенә бүлгеләргә төбәк бүлегенең элеккеге җитәкчесе Юрий Игнатьев биргән юлламасы булганнар җибәрелгән. Әлеге хәл уңаеннан фирка рәисе Сергей Миронов Русия үзәк сайлау комиссиясенә шикаять юллаган.

Сайлауларда хокук бозуларны күзәтүче "Голос" проекты (Русия хакимиятләре аны "ят агент" дип таныды) Татарстан һәм Башкортстан сайлауда хәрәмләшү ихтималы зур булган төбәкләр исемлегенә кертте.

17 сентябрьдә Уфаның 1нче тавыш бирү урынында сайлау барышын күзәтүче активист Ольга Комлева бүлге комиссиясендә үзенә ришвәт бирергә теләүләрен белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG