Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада күзәтүче Ольга Комлева бүлге комиссиясендә үзенә ришвәт бирергә теләүләрен хәбәр итте


Ольга Комлева
Ольга Комлева

Активист әйтүенчә, сайлаулар барышында бүлге комиссиясе рәисе аны камерасыз урынга алып киткән һәм 15 мең сум акча тәкъдим иткән.

Уфаның 1нче тавыш бирү урынында сайлау барышын күзәтүче активист Ольга Комлева бүлге комиссиясендә үзенә ришвәт бирергә теләүләрен белдерде. Бу хакта ул Facebook-та язган.

"Дуслар, минем белән бик сәер хәл булды. 1нче бүлге сайлау комиссиясендә утырам, сайлауларны күзәтәм. Сәгать ярым элек минем янга бүлге комиссиясе рәисе килеп, "Ольга, мөмкинме сезне?" ди. Камералар булмаган бер җиргә алып барып, планшетын күрсәтте, анда кечкенә кәгазь кисәге беркетелгән. Кәгазьдә: "Өч көн өчен 15 мең сум һәм сез китәсез" дип язылган. Телдән "Әйеме, яки юкмы?" дип сорады. Мин шаккаттым, башымны чайкап, "Юк!" дидем. Бу нәрсә булды соң? Провокацияме? Бу хәлнең булуын ничек исбат итә алачакмын? Сүзгә каршы сүз. Ул минем яныма килмәдем диячәк. Уйлап чыгарганмын диячәк. Мин сайлауларда дүртенче мәртәбә катнашам, әмма мондый хәлне беренче күрүем. Моны болай гына калдыра да алмыйм. Гадел сайлаулар яклы булуымны бөтен кеше белә һәм моны яшереп калырга хакым юк. Нигә болай эшләве мөһим түгел – провокация өченме, башка сәбәплеме. Факт – факт булып кала. Мин моны провокация буларак бәялим", дип язган Комлева. Ул киңәш тавышы хокукы белән "Яблоко" фиркасеннән бүлге комиссиясе әгъзасы булып тора.

1нче сайлау бүлгесе Уфаның Дим районында 162нче мәктәп бинасында урнашкан. Бүлге комиссиясе рәисе – "Гадел Русия" фиркасенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән Альбина Хәйретдинова. Рәис урынбасары һәм комиссия сәркатибе – Наил Әминев һәм Альбина Ибраева, алар эш урыннарындагы сайлаучылар җыелышы тарафыннан тәкъдим ителгән.

"Рәис кайдадыр киңәшләшергә йөгерде. Бу пост чыкканнан соң, берни булмаган кыяфәт ясаячак. Комиссиянең калган әгъзалары елмаеп йөри", дип сөйләгән Ольга Комлева "Idel.Реалии"га. "Idel.Реалии" сайлаулар барышын җанлы блогта күзәтә.

Активист шулай ук 14.00 сәгатькә бүлгегә сайларга килүчеләр саны Уфаның башка бүлгеләре белән чагыштырганда күпкә түбән булуын белдергән. "Бөтен җирдә 200-300 кеше тавыш бирде, бездә исә – 80нән дә артык түгел", дигән ул.

Бүлге комиссиясендә "Idel.Реалии"га рәиснең Дим районының территориаль сайлау комиссиясендә җыелышта булуын әйткәннәр. Теллефоннан сөйләшкән сәркатиб Альбина Ибраева Ольга Комлеваның постына бернинди дә шәрехләмә бирә алмавын белдергән.

Сайлауларда хокук бозуларны күзәтүче "Голос" проекты (Русия хакимиятләре аны "ят агент" дип таныды) Татарстан һәм Башкортстан сайлауда хәрәмләшү ихтималы зур булган төбәкләр исемлегенә кертте.

Демократик сайлауга өмет бармы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:35:33 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG