Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Бердәм Русия" фиркасе 79 процент тавыш җыйган


Рәсмиләр бер мандатлы бүлгеләрдә дә хакимият фиркасе намзәтләре җиңү яулаганын хәбәр итә.

Татарстанда "Бердәм Русия" фиркасе 79,02 процент тавыш җыйган. Бу хакта бүген, 20 сентябрьдә, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде. Ул барлык сайлау бюллетеньнәре дә 100 процентка эшкәртелеп бетерелүе турында хәбәр итте.

Хакимият фиркасеннән тыш, КПРФ 9,64 процент, ЛДПР – 2,82, "Гадел Русия" – 2,69, "Русия коммунистлары" 1,33 процент тавыш җыйган. Калган сәяси фиркаләр бер процент та тавыш җыя алмаган.

Бер мандатлы бүлгеләрдән Илья Вольфсон (69,25), Илдар Гыйлметдинов (70,93), Олег Морозов (72,45), Әлфия Когогина (67,28), Азат Ягафаров (69,77) иң күп тавыш җыйган. Аларның барысы да "Бердәм Русия" фиркасендә.

Сайлауларга катнашу хокукы булганнарның 78,92 проценты тавыш бирү урыннарына килгән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлауда зур хокук бозулар булмавын әйтте. Аның сүзләренчә, моны күзәтүчеләр дә, белгечләр дә раслый. Журналистлар белән очрашуда Андрей Кондратьевтан Татарстанның кайбер тавыш бирү урыннарында канун бозулар булуы турында сорадылар. Аерым алганда, Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге хәл искә алынды.

"Хокук саклау оешмалары карар кабул иткәч, мин Үзәк сайлау комиссиясе фикерен белдерәчәкмен. Ләкин шуны аңлый алмыйм. Ни өчен сәяси фирка шимбә кич үз вәкилен Үзәк сайлау комиссиясенә әгъза буларак теркәүне сорап гариза язды? Башка фиркаләр кебек бер-ике атна алдан эшләп булмый идеме? Шимбә сайлау комиссиясе вәкилләре төрле урыннарда йөргән вакытта гариза килде. Мин баш тарта алмый идем, канун нигезендә моны эшләргә тиешмен. Тавыш санау беркетмәсе комиссиянең барлык әгъзалары тарафынан имзаланган. Димәк, тавыш санауга сораулары юк дигән сүз", диде ул.

Осиновода тавыш бирү барышында "Яблоко" фиркасеннән комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләрнең берничәсен тавыш бирү урыннынан чыгардылар. Коммиссия аларны "эшкә комачаулый" дип белдерде. "Яблоко" вәкилләре шулай ук комиссия эшен һәм тавышларны санауны күзәтүгә мөмкинлек бирмәделәр дип белдерде.

  • Русия думасына сайлауларның бюллетеньнәрнең 98 проценты эшкәртелгән. Федераль бүлге буенча "Бердәм Русия" 49,80 процент ала. Икенче урында КПРФ - 19,05 процент. Өченчедә ЛДПР - 7,48 процент. Биш процентлы киртәне шулай ук "Гадел Русия" (7,14%) һәм "Яңа кешеләр" (5,36%).
  • Бердәм Русия шулай ук бер мандатлы бүлгеләрдә дә алда бара. Алар Думадагы 450 мандатның якынча 315ен алачак. Бу 2016 елгы сайлаудан азрак, ләкин конституцион күпчелекне тәшкил итү өчен (300 урын) җитәрлек.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG