Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сайлауда "Бердәм Русия", КПРФ һәм ЛДПР биш процентлы киртәне уза


Илона Макаренко
Илона Макаренко

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына күрә, Башкортстанда сайлауга халыкның 73,9 прценты килгән. Республикада биш процентлы киртәне өч фирка гына уза алган. “Берәм русия” – 68 процент, КПРФ – 14, 97 процент, ЛДПР – 6,31 процент тавыш җыйган.  

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко иртәнге брифингта Русия думасына сайлауның республикадагы беренчел нәтиҗәләрен әйтте. Республикада иртәнге 10:30 сәгатькә бүлге сайлау комиссияләрендәге нәтиҗәләр беркетмәләренең 88,42 проценты каралган.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына күрә, Башкортстанда сайлауга халыкның 73,9 прценты килгән. Иң зур күрсәткечләр Салават (96 процент), Благовар (93 процент), Тәтешле (93 процент) районнарында, шулай ук Салават (75 процент), Сибай (73 процент), Октябрьски (70 процент) шәһәрләрендә.

Макаренко белдерүенчә, республикада биш процентлы киртәне өч фирка гына уза алган. "Берәм русия" – 68 процент, КПРФ – 14, 97 процент, ЛДПР – 6,31 процент тавыш җыйган.

"Яңа кешеләр" ("Новые люди") фиркасенә сайлаучыларның – 3,09 проценты, "Гадел Русия"гә – 2,67 проценты тавыш биргән.


18 сентябрьдә Башкортстанда "эсерлар" лидеры Гаджимурад Омаров "республика хакимиятләре аның фиркасенә 2,8 процент" бирергә җыена дип белдерде. "Республикада сайлау компаниясе тулысынча хәрәмләшүләргә нигезләнә", диде ул.

Пенсионерлар фиркасе республикада 1,16 процент тавыш җыйган. Бюллетеньнәрдәге калган сигез фирка, Макаренко сүзләренчә, төбәктә бер процент та тавыш җыя алмаган.

2016 елда Русия думасына сайлауларда республика халкының 72,23 проценты катнашкан иде.

Фирка исемлекләреннән тавыш бирүләрдә 58,73 процент тавыш җыеп, "Бердәм Русия" җиңде. Ул вакытта КПРФ 18,45 процент, ЛДПР – 9,75 процент, "Гадел Русия" – 6,27 процент тавыш җыйды.

Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар узган көннәрдә 224 мөрәҗәгать алынуын хәбәр итте. "Гадел Русия" фиркасенең күп кенә күзәтүчеләрне һәм киңәш тавышы хокукына ия комиссия әгъзаларын сайлау урыннарына кертмәүләре турындагы шикаятенә кагылышлы Макаренко "тикшерү нәтиҗәләренә күрә, сайлау комиссияләренең канун бозу очраклары ачыкланмады" дип белдерде.

"Бу шикаятьләр һәм киңәш тавышы хокукына ия комиссия әгъзаларының аңлатмалары "Гадел Русия" һәм "КПРФ" фиркаләре вәкилләренең сайлаулар вакытында була торган сәламәт көндәшлеккә намуссыз мөнәсәбәтен күрсәтеп тора, дип белдерде Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Шулай ук ул тавыш бирүләр нәтиҗәсенә йогынты ясарлык канун бозу очраклары булмады, дип белдерде.

Макаренко шулай ук Башкортстан дәүләт Җыенына депутатларны өстәмә сайлауларда бер мандатлы өч бүлгенең беренчел нәтиҗәләрен игълан итте. 29нчы Толбазы бүлгесендә үз-үзен тәкъдим иткән Заһир Хәкимов, 43нче Краснохолмский бүлгесендә шашка дөнья чемпионы Тамара Тансыккужина ("Бердәм Русия"), 55 санлы Буй бүлгесендә - балалар хокуклары вәкиле Милана Скоробогатова ("Бердәм Русия") җиңгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG