Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Миронов Башкортстанда сайлауларда хәрәмләшүләр уңаеннан Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте


Сергей Миронов
Сергей Миронов

Башкортстанда "Гадел Русия - Хакыйкәт өчен" фиркасе дума сайлаулары барышында хәрәмләшүләр күп булды дип саный.

"Гадел Русия – Хакыйкәт өчен" фиркасе лидеры Сергей Миронов социаль челтәрләр аша Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Анда ул Стәрлетамактан сайлауларда намзәт булган Вадим Искәндәровка хакимият тарафыннан басым булуын хәбәр итә. Әлеге сайлау бүлегендә Вадим Искәндәровның көндәше "Бердәм Русия"дән тәкъдим ителгән Юл хәвефсезлеге хезмәтенең элекке җитәкчесе Динар Гыйльметдинов.

Вадим Искәндәровны сайлауга берничә көн кала тоткарлаган иделәр. Сайлау барышында Стәрлетамакның 739 сайлау бүлегендә урнадагы бюллетеньнәрне бушатканда идәнгә төшергән булып, өстәл астыннан алдан әзерләнгәннәрен дә кушу очрагы видеога теркәлгән.

"Әгәр тәртипсезлек дәвам итсә, без Башкортстандагы сайлаулар нәтиҗәләрен танымаячакбыз. Сезгә Беларус кирәкме? Шихан вакыйгалары аз булдымы? Әгәр туктамасагыз, тулы програм белән кирәгегезне алачаксыз. Бөтен хәрәмләшүчеләрне, вәкаләтләреннән явыз максатта файдаланучыларны җаваплылыкка тарттырачакбыз. Сайлаулар гадел узарга тиеш", ди Сергей Миронов.

Моңа кадәр әлеге фирка күзәтүчеләре Нефтекама шәһәрендәге 482нче сайлау бүлегендә бюллетеньнәр ташлау очрагы турында хәбәри иткән иде. Аларны сайлау бүлеге рәисе урынбасары Рүзил Әхмәтов ташлаган диелде. Бу хәлдән соң Әхмәтовны вазифасыннан бушаттылар. Ләкин Нефтекама шәһәре мәхкәмәсе видеокүзәтү камералары төшерган язмаларны караганнан, шаһитлардан сорау алганнан соң канун бозулар юк дип тапкан һәм Рүзил Әхмәтов вазифасына кайтарылган.

18 сентябрьдә Сергей Миронов брифингында Башкортстанда "эсерлар" лидеры Гаджимурад Омаров "республика хакимиятләре аның фиркасенә 2,8 процент" бирергә җыена дип белдерде. "Республикада сайлау компаниясе тулысынча хәрәмләшүләргә нигезләнә", диде ул.

Сайлауларда хокук бозуларны күзәтүче "Голос" проекты (Русия хакимиятләре аны "ят агент" дип таныды) Татарстан һәм Башкортстан сайлауда хәрәмләшү ихтималы зур булган төбәкләр исемлегенә кертте.

18 сентябрьдә Уфа активисты Альберт Рәхмәтуллин шәһәр сайлау комиссиясе составыннан чыгарылды. Аны бирегә 13 сентябрьдә киңәш тавышы хокукы белән "Гадел Русия" тәкъдим иткән иде.

17 сентябрьдә Уфаның 1нче тавыш бирү урынында сайлау барышын күзәтүче активист Ольга Комлева бүлге комиссиясендә үзенә ришвәт бирергә теләүләрен белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG