Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров: "Александр Сидякин Русия думасына китми, республикада кала" 


Радий Хәбиров сайлаулардан соң
Радий Хәбиров сайлаулардан соң

Сидякин Русия думасына сайлауларда "Бердәм Русия" фирка исемлегендә икенче тора иде. Кайбер күзәтүчеләр баштан ук аның үз рейтингы хисабына бөтен исемлекне тартып барырга тиешле булуын әйткән иде.  

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сайлаулардан соңгы төнге брифингта хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинның сайлаулардан узса да, Русия думасына китмәячәген белдерде. "Ул республикада эшләргә калачак" дип өстәде Хәбиров.

Сидякин Русия думасына сайлауларда "Бердәм Русия" фирка исемлегендә икенче сан астында катнашты. Кайбер күзәтүчеләр баштан ук аның исемлектәге ролен "паровоз" буларак билгеләде.

"Бердәм Русия"нең төбәк исемлегенә беренче мәртәбә ике "паровоз", үз рейтинглары хисабына бөтен исемлекне тартып барырга тиешле ике сәясәтче кертелде. Башта мондый "паровоз" булып Хәбиров хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин тора иде, әмма соңрак "Бердәм Русия"нең Мәскәү хакимиятенә әлеге роль өчен аның көче генә җитмәячәге аңлашылды. 1нче санлы "паровоз" Радий Хәбиров үзе булачак, дигән карарга килделәр", дип белдергән иде сәясәт технологы Андрей Потылицын.

Брифинг вакытында, Радий Хәбиров Сидякинның фирка исемегендәге әлеге ролен үзе дә раслады дияргә мөмкин. Ул "Александр Геннадьевич каядыр китәргә җыена дигән уйлар булмады да", дип белдерде.

"Ул анда булды инде, дип өстәде Хәбиров Русия думасының "ят агентлар" турындагы беренче канунны кабул итүдә Сидякинның ролен искә алып. "Әгәр әлеге канун турында сөйләшәсегез килсә, миннән сорагыз. Канун мин Русия президенты хакимиятенең эчке эшләр сәясәте идарәсендә булганда оешты. Безнең зур белгечләр төркеме бар иде. АКШның 1938 елгы "ят агентлар турындагы" канунын алдык. Русиянең кануны бик катлаулы, ызгышлы, аны Дума аша сөйрәп чыгарырга кирәк иде. Мин ул вакытта Сидякинга: "Саша, бу канун белән Думага баруны үз өстеңә алырга туры киләчәк" дип әйттем", диде Хәбиров.

Сайлаулар алдыннан "Навальный LIVE" каналында Любовь Собольнең Сидякинның һәм аның хатынының бизнесы һәм милеге турында репортажы чыкты.

Канал шулай ук Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның кызының, шулай ук хәзерге һәм элеккеге хатыннарының милке турында Руслан Шаведдиновның тикшеренүен дә чыгарган иде.

Радий Хәбиров, брифинта әлеге тикшеренүләр хакында ни уйлавын сорауларына җавап итеп "моны сәяси көрәш алымына кертәм" дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG