Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал": сәяси тоткыннар саны ягыннан Татарстан өченче урында 


Татарстанда 53 кеше сәяси маддәләр нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән. Исемлектә беренче урында – Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым һәм Акъяр, икенче урында – Мәскәү. Башкортстан исә дүртенче урынны алган.  

Сәяси тоткыннар саны ягыннан Татарстан өченче урында тора. Бу хакта "Мемориал" хокук яклау үзәге мәгълүматына сылтама белән "Агентство" хәбәр итә.

Тикшеренү нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда 2021 елның сентябренә 53 кеше сәяси маддәләр нигезендә ирекне чикләү урыннарына җибәрелгән.

Бу исемлектә беренче урында Русия аннексияләгән Кырым һәм Акъяр — 83 кеше. Икенче урында – Мәскәү. Анда 79 кешене сәяси тоткын буларак бәялиләр.
Татарстаннан соң Башкортстан килә: 41 кеше сәяси маддәләр нигезендә төрмәдә утыра. Беренче унлыкка шулай ук Петербург (23), Чиләбе өлкәсе (14), Краснодар крае (14), Ростов өлкәсе (13), Ингушетия (9)

"Теге яки бу эзәрлекләүләр хакимияткә лояль булмауда шикләнергә мөмкин булган һәркемгә карата кулланыла: кырымтатарларга, "Йәһвә шаһитләре"нә, журналистларга. Гади кешеләргә дә эләгә: аз гына башка төрле фикер йөрттеләрме – ФСБга һәм полициягә чакыртып алалар", дип яза "Агентство".

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимиятләре аны "ят агентлар" исемлегенә кертте) август аенда Русиядә сәяси тоткыннар санын яңарткан иде. Исемелктәге 410 кешенең 329ы дин тоту ирегенә хокукларын тормышка ашыру белән бәйле, 81е башка сәяси сәбәпләр белән дип хәбәр ителде.

"Мемориал"да белдерүләренчә, әлеге исемлек — бүгенге Русиядә сәяси тоткыннарның әз өлеше. Чынлыкта сәяси тоткыннар һәм сәяси сәбәпләр белән ирекләреннән мәүрүм ителүчеләр күбрәк дип саный хокук яклаучылар.

АКШ берничә мәртәбә Русияне кырымтатарларны эзәрлекләүдән туктарга чакырды. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзалары һәм Кырымда яшәүче Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләре булуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр уздырыла, алар тоткарлана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG