Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ янә Русияне кырымтатарларны эзәрлекләүдән туктарга чакыра


Карасубазар районында тентү
Карасубазар районында тентү

Кырымда 230 сәяси тоткын һәм эзәрлекләнүче исәпләнә, шуларның 162се – кырым татарлары.

Европаның иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасындагы (ОБСЕ) АКШ күзәтчелек миссиясе янә Русияне Кырымны аннекисяләүдән, шулай ук ярымутраудагы кырымтатарларны һәм Украина Правослау чиркәвенә йөрүчеләрне эзәрлекләүдән туктарга чакырган.

"Русия Кырымдагы махсус күзәтчелек миссиясен, халыкара һуманитар оешмаларның эшчәнлеген томаларга тырышса да, безгә Кырымдагы фаҗигаләр турында мәгълүмат килеп тора. Русияне Кырымны оккупацияләүдән, кырымтатарларны, этник украиннарны, Украина Правослау чикәвенә йөрүчеләрне һәм башка этник һәм дини азчылыкны эзәрлекләүдән туктарга, сак астындагы барлык сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга чакырабыз", дип белдерде ОБСЕдагы АКШ вәкиле Джордж Кент 31 августта Украина иминлеге мәсьәләсенә багышланган еллык конференциядә.

"Русия тарафыннан дәвам иткән агрессия, кеше хокукларын бозу һәм һуманитар кризис, территориаль бөтенлекне бозулар ОБСЕның бөтен төбәгендә чагыла", диде ул.

Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге Кырымдагы сәяси тоткыннар турында мәгълүматын яңарткан иде. Яңа мәгълүматка күрә, Кырымда сәяси тоткыннарның һәм эзәрлекләнүчеләрнең саны 230га җиткән, шуларның 162се – кырымтатарлар.

КрымSOS оешмасы мәгълүматларына күрә, 2014 елдан башлап Кырымда 44 кеше югалган, 19 кеше исән килеш табылган, өч кешене төрмәләрдә тапканнар. Бер кеше экстрадацияләнгән. Алты кеше үле килеш табылган. 15 кешенең язмышы исә әлегә кадәр билгеле түгел.

БМО күзәтчелек миссиясесенең Украинада кеше хокуклары рәисе Матильда Богнер Кырымда кеше хокукларына кагылышлы БМО биргән тәкъдимнәрне Русиянең үтәмәвен әйткән иде.

2021 елның 16 февралендә Украина Югары радасы халыкара институтлардан Кырымны аннексияләүне һәм ярымутрауда кеше хокукларын бозуны тәнкыйтьләп чыгуын сорады.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Кырымда кеше хокукларының бозылуы – уйдырма, дип белдерде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзалары һәм Кырымда яшәүче Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләре булуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр уздырыла, алар тоткарлана.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG