Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Русияне Александр Литвиненко үлеме өчен җаваплы дип тапты 


Александр Литвиненко
Александр Литвиненко

Мәхкәмә карарына күрә, Литвиненконың тол хатынына 100 мең евро күләмендә компенсация түләнергә тиеш. Моннан тыш, Русия 22,5 мең евро күләмендәге мәхкәмә чыгымнарын капларга бурычлы дип табылган.  

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Федераль иминлек хезмәтенең(ФСБ) элеккеге хезмәткәре Александр Литвиненконы 2006 елда Лондонда үтерүләренә Русия җаваплы дип тапкан.

Бу хакта Литвиненконың тол хатыны Маринаның Русиягә каршы башлаткан мәхкәмә эше карарында әйтелгән.

Европа мәхкәмәсе Русия аңа 100 мең евро күләмендә компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Моннан тыш, Русия 22,5 мең евро күләмендәге мәхкәмә чыгымнарын капларга тиеш.

Русия Европа конвенциясенең кеше хокуклары турындагы 2нче маддәсен (яшәү хокукы) бозган дип табылган.


2006 елның 23 ноябрендә Лондонның Университет көллияте хастаханәсендә 43 яшендә Александр Литвиненко үлде. Британия хакимияте 2006 елның 1 ноябрендә Федераль сак хезмәтенең ул вакыттагы хезмәткәре Андрей Луговой белән очрашуда Литвиненко полоний-210 белән агуланган дип белдерде. Луговой да, Русия дә Литвиненко үлеменә катнашы булуын инкарь итә.

Литвиненко 1988-1999 елларда совет КГБсында һәм Русия ФСБсында эшли. Ул җитәкчелекне тәнкыйть итә башлый һәм эзәрлекләүләрдән качып 2000 елда Британиягә күчеп китә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG