Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия полициясе Скрипальләрне агулауда шикләнелүче өченче русиялегә гаепләү белдерде 


Денис Сергеев (Сергей Федотов)
Денис Сергеев (Сергей Федотов)

Ул Русия хәрби күзләве генерал-майоры Денис Сергеев дип фаразлана. Сергеевны үтерү максаты белән сүз куешуда, үтермәкче булуда, авыр тән җәрәхәтләре ясауда, химик корал саклау һәм куллануда гаеплиләр. 

Британия полициясе Русия Дәүләт күзләү идарәсенең (ГРУ) элеккеге офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелгән өченче кешенең исемен атады. Полиция фаразына күрә, ул - Русия хәрби күзләве белән бәйлелеге булган Денис Сергеев дип хәбәр итә Лондон полициясе.

Полиция хәбәрендә әйтелгәнчә, Сергеев "Сергей Федотов" тәхәллүсе астында яшеренә. "Федотов"ның агулауга катнашы барлыгы турында мәгълүмат чаралары да язган иде. Bellingcat тикшеренү төркеме исә, бу исем артына Русия хәрби күзләве генерал-майоры Денис Сергеев яшеренүе турында язды.

Денис Сергеевны үтерү максаты белән сүз куешуда, үтермәкче булуда, авыр тән җәрәхәтләре ясауда, химик корал саклау һәм куллануда гаеплиләр.

Патшалык прокурор хезмәте Сергеевка гаепләүләр белдерергә әзер, әмма BBC News язуынча, шикләнелүчегә тоткарланмый торып рәсми гаепләүләр белдерергә ярамый.


Алданрак Британия Скрипальләрне агулауда илгә "Александр Петров" һәм "Руслан Бәширов" исемнәре белән кергән русияләрне шикләнүе турында хәбәр иткән иде. Bellingcat һәм The Insider мәгълүматына күрә, аларның чын исемнәре – Александр Мишкин һәм Анатолий Чепига һәм алар Русия хәрби күзләвенең штат хезмәткәрләре.

Мәскәү Скрипальләргә һөҗүм итүдә катышын кире кага.

  • 2020 елның 20 августында Алексей Навальныйны да агуладылар. Берлин клиникасында Навальный организмында "Новичок" агуына охшаш агулау матдәсе табылды. "Новичок" Британиядә Русия күзләвенең элекке хезмәткәре Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауда кулланылган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG