Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның берничә тарафдарының ВКонтакте сәхифәләре томаланган 


Алар арасында Навальныйның Казандагы штабының  элеккеге җитәкчесе мәрхүмә Эльвира Дмитриеваның  сәхифәсе дә бар. “Вконтакте” бу томалауларны 23 июльдә чыккан Баш прокуратура карарына бәйләп аңлата. 

"Вконтакте" социаль челтәре оппозиционер Алексей Навальныйның ким дигәндә биш тарафдарының сәхифәсен томалаган. Бу хакта "Сетевые Свободы" проекты хәбәр итә.

Навальный штабларының төрле төбәкләрдәге элеккеге координаторларының сәхифәләре Русия кулланучылары өчен ябык. Аларга кергәч, "материал Баш прокуратура таләбе белән томаланды" дигән язу чыга. Алданрак Русиядә Навальный штаблары экстремист оешмалар дип табылган һәм тыелган иде.

Вконтактеда Навальный штабының элеккегеге башлыклары: Тверьдән Андрей Прокудин, Тамбовтан Диана Рудакова, Хабаровскидан Алексей Ворсин, Ростовтан Ксения Серёдкина һәм Казаннан мәрхүмә Эльвира Дмитриеваның сәхифәләре томалануы хәбәр ителә. Дмитриева 2019 елда авырудан соң вафат булды.

"Вконтакте" бу томалауларны 23 июльдә чыккан Баш прокуратура карарына бәйләп аңлата дип яза "Медиазона".

Әлеге карар нигезендә алданрак Роскомнадзор тыелган сайтлар реестрына Любовь Собольнең YouТube-дагы каналын да керткән иде.

Соңгы вакытта Русия хакимиятләре Навальный такымының берничә челтәр ресурсларын томалады. Шулай ук Көнбатыш IT-ширкәтләренең "Акыллы тавыш бирү" не томаллаттыруга иреште.

Apple Русия кануннары таләпләрен үтәү өчен Русиядәге App Store-дан "Навальный" әсбабын алып куйды. Әсбаб шулай ук Google Play-дан да юкка чыкты. "Акыллы тавыш бирү"нең намзәтләр исемлеге тәкъдим ителгән видеосын YouTube да сөртте. Google Docs сервисы исә "Акыллы тавыш бирү" исемлеге булган документларны томалады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG