Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татар җәмәгать эшлеклесе Гаяз Ямбаев вафат


Гаяз Ямбаев

Ул коронавирус белән авырган.

21 сентябрьдә Мәскәүдә татар җәмәгать эшлеклесе, Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесендәге милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Гаяз Ямбаев вафат булган. Бу хакта Азатлыкка аның ярдәмчесе Ринат Борханов хәбәр итте. Ямбаевка 81 яшь иде. Ул коронавирус белән авырган.

Гаяз Ямбаев Мәскәүдә 1940 елның 10 сентябрендә туа. Аның бабасы Печатники районында мулла була.

Ямбаев татар иҗтимагый эшендә актив булды. Ул Мәскәү мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында татар теле кертүдә катнашты. Мәчетләр өчен җир бүлеп бирү өчен көрәште. 1998 елда Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесендәге милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп сайланды һәм соңгы көннәренә кадәр аны җитәкләде.

2020 елда Азатлыкта Гаяз Ямбаев белән интервью чыкты. "Миңа тугызынчы дистә китте, хәзер гомеремнең мәгънәсе — мәчет булдыру" дип сөйләгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG