Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тормышымның мәгънәсе — Мәскәүдә мәчет булдыру"


Гаяз Ямбаев
Гаяз Ямбаев

Мәскәү шәһәренең көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарлары мохтарияте Мәскәү башлыгы Сергей Собянин исеменә хат юллаган. Мохтарият мэрдан башкалада яңа мәчетләр төзү вазгыятенә ачыклык кертүне сорый.

"Ни өчен Сез Мәскәүдә җитәкчелек иткән ун ел эчендә йөздән артык православ чиркәүләре төзелгән һәм бер генә яңа мөселман гыйбадәтханәсе дә төзелмәгән? Ни өчен Мәскәү хакимияте православ храмнарына каршы протест белдергән очракта, аларны төзүдән баш тартмый, альтернатив урыннар сайлый, ә мөселман гыйбадәтханәләренә каршы протест белдерелгән очракта, хакимият аларны төзүдән баш тарта, альтернатив урыннар сайлап тормый? Ни өчен православ динен тотучылар арасында мигрантлар булу Мәскәүдә православ храмнарын төзүгә каршы аргумент булып тормый, ә мөселман динендәгеләр арасында мигрантлар булу мөселман гыйбадәтханәләрен төзүдән баш тарту аргументы булып тора?" диелә хатта.

Хатның авторы — мохтарият рәисе Гаяз Ямбаев. Башкала татарларының мэрия һәм префектура белән мөнәсәбәтләре турында Ямбаев Азатлыкка да сөйләде.

Гаяз әфәндегә 80 яшь. Егерме елдан артык Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесендәге милли-мәдәни мохтариятне җитәкли. "Сабантуйлар уздыра идек, Аллаһ Тәгалә ярдәме белән мәктәп булдырдык, балалар бакчасы булдырдык, өч мәхәллә булдырдык, мәчет кенә һаман юк, — дип уфтанды ул күрешкәч. — Миңа тугызынчы дистә китте, хәзер гомеремнең мәгънәсе — мәчет булдыру". Гаяз әфәнде бераз начар ишетә, мохтарият рәисе ярдәмчесе Ринат Борхановка безнең сорауларны кабатларга туры килә.

Гаяз Ямбаев (у) һәм Ринат Борханов
Гаяз Ямбаев (у) һәм Ринат Борханов

— Хат уңаеннан яңалыклар бармы?

— Ринат Борханов: Бер ай көтегез, диделәр.

Ринат әфәнде мэрия белән телефоннан сөйләшкән арада, Гаяз әфәнде бүлге белән таныштыра:​

Гаяз Ямбаев: Минем монда үземнең офисым бар, анда әби-бабайларны җыеп, Коръән укырга өйрәтәм. 27 кеше йөри. Хәзер коронавирус дип, туктап тордык. Татар мәктәбе алты йөз кешелек, анда ике йөз кеше генә йөри. Муса Җәлил исемендәге кадетлар корпусы ясарга иде, бу инициативаны яшь, энергияле кеше алса, яхшы булыр иде. Миңа сиксән яшь, көчем җитмәс инде. Миңа эшләгәнем өчен бик күп бүләкләр бирделәр, Татарстаннан да, Мәскәү хакимиятеннән дә. Без префектура белән бик дус идек, бик ярдәм итәләр иде, аеруча Зотов әфәнде (Владимир Зотов —​ элекке префектура башлыгы, хәзер мэр киңәшчесе). Марьино районындагы 33нче китапханәдә татарча чаралар уздыра идек. Префектура ярдәмендә "Урам балалары" проекты да ясадык, анда татар балалары юк иде, урыслар гына, аларга Казанга экскурсия уздырдык. Ике тапкыр мәчет өчен урын бирделәр, ләкин бу һәрвакыт бәхәсле мәсьәлә. Һаман килеп чыкмый. Аның каравы, өч төштә мәхәллә ясадым, бездә өч мәхәллә эшли. ​

— Өч мәхәллә — бу нинди мәхәлләләр?

Гаяз Ямбаев: Икесе Люблинода, берсе Авиамоторнаяда урнашкан.​

Ринат Борханов: "Җиденче буын", "Әлиф", "Ихлас" турында сүз.

Гаяз Ямбаев: Бу — намаз ызбалары. Анда икешәр йөз кеше йөри.

Ринат Борханов: Әле генә сорадым, хат Горбенкога тапшырылган (Александр Горбенко — Мәскәү мэры урынбасары)

Гаяз Ямбаев: Аңарда минем йөз хат ятадыр инде. Бик күп яздык.

— Гаяз әфәнде, 2010 елда сез Мәскәүнең Текстильщики бистәсендә мәчет төзелешенә каршы булучылар белән сөйләшкән идегез. Ун елдан соң хәлләр, халык фикере үзгәрдеме? Гади халык чыннан да мәчеткә каршымы, әллә котыртучылар бармы?

— Мәрхүм Лужков мәчет өчен җир бирде. Безнең күңелләр күтәрелде, миндә әле һаман Лужков хатлары саклана. Ләкин рус фашизмы килде, алар халыкны боза башлады, татарлар монда җыелып укып ятырлар, әйдәгез, протест оештырабыз, дип котырттылар, автобус тутырып тарафдарларын алып килделәр. Префект урынбасары миңа "Гаяз, үзеңнекеләрне чакырма, тавыш-җәнҗал булыр", дигәч, мин чакырмадым, фашистларга каршы үзебезнекеләр бер биш кеше генә иде. Алар протест акциясе оештырды, без җиңелдек. Болар җирле халык түгел, котыртучылар иде, ләкин яшь, инициативалы кешеләр, урыслар. Җирле халык чыкмады да диярлек, анда күпчелек телсез-чукраклар дияргә була. Ике-өч кеше бар иде, аларның ник килүе дә билгесез, "сезнең күзләрегез коңгырт, безгә зәңгәр күзләр кирәк" кебек буш сүз сөйләп тордылар. Бу җыелышка префектурадан да, мэриядән дә килгәннәр иде. Игътибар итмәсәләр дә булыр иде, ләкин алар каршы якны тыңлады.

Аннан да элегрәк, 2000нче еллар башында "Мой двор" дигән оешма барлыкка килде һәм мәчеткә каршылык чаралары оештыра башлады. Төрле листовкалар таратылды, имзалар җыелды, социаль челтәрләрдә "Текстильщикида мәчет булмаячак" дигән бит ачылды. Хәтта машина йөрешләре уздырылды һәм моңа мэрия рөхсәт бирде. Алар "Нет мечети на Волжском бульваре" дигән язулар белән бөтен Мәскәү буйлап хәрәкәт итте. Бу исламга каршы бик зур кампания иде. Бу мәчет урынында хәзер ни төзеделәр?

Ул тиклем зур хәрәкәт түгел иде инде ул, ничектер безне читләп узды. Ул мәчет саласы урынга чиркәү һәм башка корылмалар төзеделәр.

— Мәскәү мэры Сергей Собянин мөселманнарга дүрт мәчет бик җиткән, дип даими тәкрарлап килә. Әгәр Мәскәү мэрыннан мондый караш булмаса, хәлләр үзгәрер иде дип саныйсызмы?

— Алар читтән килгән мөселманнарны санамыйлар. Ә ул мөселманнар Мәскәүдә яши, Мәскәүгә яраклаша. Украин, беларус, молдаваннарны православ санына кертәләр, аларга чиркәү төзү өчен альтернатив урыннар эзлиләр, ә мөселман халыклары безнең санга керми, безгә альтернатива эзләмиләр. Мэрның карашы үзгәрсә, хәлләр дә үзгәрер иде, ләкин хәтта гафу үтенүче дә юк. Без үзебезнең район өчен бик күп эшләдек, мөселманнар өчен дә, урыслар өчен дә, аралашып торабыз, сабантуйлар уздырабыз. Префектура үзе дә безгә бик күп ярдәм итә, ләкин бу мәсьәләдә (мәчет мәсьәләсе - ред.) алга китеш юк.

2018 елда "Яңа Мәскәү" микрорайонында мәчет салыначак, дигән иде шәһәр мэры Сергей Собянин. Аның сүзләренчә, бу урында мөселманнар өчен генә түгел, православ, яһүд һәм будда дине тарафдарларына да гыйбәдәтханә төзүгә җир бүлеп биреләчәк. План нигезендә "Яңа Мәскәү"дә динара комплекс пәйда булачак. Бу җир Әлбир Крганов мөфтиятенә биреләчәк диелде. Мөфтиятләрнең бүленеше мәчет төзелешенә аяк чаламы?

— Мэр әйтсә дә, һаман берни юк. Мин үз округым өчен генә борчылам, мөфтиятләр бүленешенә кысылмыйбыз. Мәчетләр өчен җир бирсәләр, мөфтиятләр бер-берсенә комачауламас иде инде. Барысы белән дә эшлибез, бергә эшлибез. Мин үзем Әлбир хәзрәт белән дә эшлим, сиксән яшьлегем белән дә барысы да котладылар.

Мәскәү мәчетләре харитасы
Мәскәү мәчетләре харитасы
XS
SM
MD
LG