Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда протестта Синҗан лагерьларыннан тоткыннарны җибәрүне таләп иттеләр


Нур-Солтанда Кытай илчелеге янында каршылык чарасында
Нур-Солтанда Кытай илчелеге янында каршылык чарасында

Туганнарының язмышы турында дистәләгән казакъстаннар берни белми. Бу уңайдан Алматы шәһәрендәге Кытай консуллыгы бинасы янында 200 көн буе пикетлар уздырылды. Бу юлы протест чарасын оештыручылар Нур-Солтан дипломатлары белән күрешергә теләгән. 

Казаъстанда Кытай консуллыгы каршында пикетлар дәвам итә. Бу юлы протест белдерүчеләр төркеме Кытай илчелегенең Нур-Солтандагы бинасы каршына җыелган. Чарада катнашучылар Синҗандагы "тәрбия лагерьларында" тотылган туганнарын азат итүләрен таләп итә. Бу хакта "Настоящее время" хәбәр итә.

Туганнарының язмышы турында дистәләгән казакъстаннар берни белми. Бу уңайдан Алматы шәһәрендәге Кытай консуллыгы бинасы янында 200 көн буе пикетлар уздырылды. Бу юлы протест чарасын оештыручылар Нур-Солтан дипломатлары белән күрешергә теләгән. Әмма протестчылар янына Кытай консуллыгыннан беркем чыкмаган.

Протест чарасындагылар белән Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Болат Сырлыбаев күрешкән.

"Казаъстан Кытайга дәгъва хаты җибәрде, анда әлеге мәсьәләләр күтәрелә һәм акрынлап чишелә дә: кайбер тоткыннарны кире кайтардылар", дигән әлеге уңайдан вәкил.

Дәгъваларга карата Кытай түрәләре нәрсә дип җавап бирә, монысы хакында Болат Сырлыбаев берни дә әйтмәгән. Синҗанның "тәрбия лагерьләрендә"ге туганнарын еллар буе күрмәгән казакъстаннар бу билгесезлектән төшенкелеккә бирелә башлавын сөйли.

2018 елда Казакъстан ватандашы Әскар Азатбәковны Кытай хакимиятләре шымчылыкта гаепләп, 20 елга төрмәгә утыртты. Ирне әйберләр сатып алырга барган җирдән "Хоргос" халыкара чик буе хезмәттәшлеге үзәге территориясендә тоткарлаганнар.

Азатбәковның апасы Гәүһәр Курманалиева әйтүенчә, аны көч кулланып машинага утыртканнар һәм Кытайга алып чыгып киткәннәр.

"Әскар – Казакъстан ватандашы. Паспортында да күренә. 7 декабрьдә бу хәл булганга дүрт ел тулачак. Исәнме, үлгәнме, беркем белми", ди ул әлеге уңайдан.

Гөлнур Костаулетнең исә ире Кытайда тоткынлыкта. Протест чарасына ул да чыккан. "Без Кытайдан акча яки җир бирүен таләп итмибез. Минем иремне җибәрсеннәр, һәм тынычланырбыз, җәнҗал чыгармабыз. Әмма алар аны җибәрми. Ни өчен? Кешене өендә гаиләсе, ике баласы көткәндә, нишләп җибәрмичә тотарга соң?" ди ул.

Акикат Калиоллаулының Кытай лагеренда әтисе тоткынлыкта. Ул Казакъстан тышкы эшләр министрлыгының Кытайга язган дәгъва хатын хуплавын, ләкин бу дәгъваларга бернинди җавап булмавын сөйли. "Әгәр алга таба да эндәшмәүләрен дәвам итсәләр, безгә нишләргә? Безнең ни гаебебез бар соң? Бу бит канунсыз!" ди ул.

Нур-Солтандагы протест чарасын полиция дә күзәтеп торган. Анда катнашучыларна куып таратмаганнар.

Күптән түгел Синҗанның "тәрбия лагерьләрендә"ге мыскыллаулар һәм җәзалаулар турында Лондонда Уйгур трибуналы әгъзалары тыңлады. Этник казакълар һәм лагерьның элеккеге тоткыннары үзләрен коточкыч шартларда тотулары турында сөйләде. Кытай исә Уйгур трибуналын "сәяси манипуляция" дип атады.

Узган ел Азатлык Кытайның тәрбия лагеренда утырган казакъ хатыны фаҗигасе турында язган иде. Гөлзирә Әүелхан Кытайның тәрбия лагерена эләккән һәм 15 ай дәвамында шунда михнәт чиккән. Казакъстанда калган ире матбугатта шау-шу күтәреп кенә аның төрмәдән чыгарылуына ирешә алды. Ул төрмәгә ничек эләгүе, кытайлар мөселман төркиләрне ничек җәзалавы турында сөйләде һәм моның өчен янаулар алуын хәбәр итте.

  • Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр дөньяга 2018 елда тарала башлады. Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.
  • Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Казан һәм Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Азатлык мәгълүматларына караганда, татарлар башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Татарларның шулай ук чит илләргә йөрүе, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылуы, Мәккәгә хаҗга баруы Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG