Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе Гөлназ Равилованың экстремист оешмага катнашы бар дип тапты


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Ул өч ел буе хакимият оешмаларына сайлана алмаячак.

22 сентябрьдә хөкемдар Дмитрий Бусыгин рәислегендә Казанның Совет районы мәхкәмәсе активист Гөлназ Равилованың экстремист оешма эшчәнлегенә катнашы булуын тану турындагы дәгъваны канәгатьләндерде.

Карар үз көченә кергән көннән алып өч ел буе Равилова пассив сайлау хокукыннан мәхрүм ителә, ягъни хакимият оешмаларына сайлана алмаячак.

"Мәхкәмәдә адвокатым һәм "Яблоко" фиркасенең төбәк бүлекчәсе рәисе Руслан Зиннәтуллин булды. Русия Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләренә дә рәсми рәвештә хәбәр ителсә дә, алар килмәде. Мәхкәмә процессы барлыгы биш сәгать тирәсе барды. Адвокатым минем сүзләремә лингвист экспертизасы уздыруларын сорады, шуннан соң мәхкәмәне кичектереп тордылар. Нәтиҗәдә бу үтенечне кабул итмәделәр.

Без һәр скриншот һәм эш материалларыннан алынган документ турында сораштык. Болар минем Навальный штабы (Русиядә экстремист оешма дип табылды һәм тыелды) эшчәнлегенә бәйлелегемне ничек раслый һәм, гомумән, боларның Навальный штабларына ни катнашы бар, дип сорадык. "Конкрет болар әлеге оешмаларга берничек тә карамый, әмма барлык җыелган эш материаллары катнашың барлыгын раслый", дип җавап бирделәр, дигән Гөлназ Равилова "Idel.Реалии"га.

Активист мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.

Алданрак прокуратура Гөлназ Равилованың "Навальный штаблары" иҗтимагый хәрәкәтенә катнашы барлыгын тануларына ирешергә тырыша, дип хәбәр ителгән иде.

Моңа кадәр Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Яблоко" исемлегенең Русия думасына узган сайлауларда лидеры Руслан Зиннәтуллинны һәм икенче булып килүче намзәт – Елена Изотованы экстремист оешма эшчәнлегенә катнашы бар, дип тапкан иде. "Яблоко" намзәтләренең төбәк исемлегендә Гөлназ Равилова өченче урында тора иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG